Көмеш кыңгырау

Талсылу

Әби ашарга әзерләгән арада, Курай-малай тәрәзә төбенә менеп басты да тоткага асылынып тирбәлергә кереште. Шул чак тәрәзә ачылып китте.

Өй түрендә үскән тал ботаклары бүлмәгә үрелделәр. Курай-малайга шул гына кирәк иде дә. Тиз генә ботак очына менеп басты. Кулларын канат итеп җилпи-җилпи, тал кәүсәсенә барып җитте. Әле бер ботакка, әле икенчесенә си-керә-сикерә тал өстендә озак йөрде. Үзе һаман бер үк җырны  кабатлады.
Җил исә, мин үсәм, Мин үсәм, җил исә.
Йөри торгач, талның очына ук менеп җиткәнен сизми дә калды. Иң соңгы ботак бик нечкә, нәфис иде. Яфраклары да башка яфраклар кебек куе яшел түгел, ә аксыл яшел. Ботак Курай-малай авырлыгыннан сыгылып төште, сыкрап куйды.
—  Ай-ай-ай-ай!
Курай-малай ботакның очыннан эләктереп үзенә таба тартты. Кинәт көчле җил исеп куйды, тал ботагы сынып   чыкты.
—  Ай-ай-ай,— дип тагын сыкранды тал чыбыгы. Кайрысы сыдырылган ботак эченнән нәни генә бер кызчык килеп чыкты. Кызчыкның күлмәге ап-ак, ә чәчләре ямь-яшел. Алдына сары алъяпкыч япкан, тәпиләрендә тал кайрысыннан үргән түфлиләр. Кызчык ботакка утырды да як-ягына карап алды. Аннары чәчләрен сыпырды, торып басты, күлмәк итәкләрен төзәткәләде. Курай-малай кыздан күзен дә алмады.
Кызчык нәни түфлиләре белән вак-вак атлап ботак буйлап китте.  Курай-малай аны егылыр дип курыкты.
—  Әй, кем син? Егыласың бит!
Кызчык туктап калды. Кулын каш өстенә куеп аска карады,   Курай-малайны   күргәч елмайды.
—  Талсылу мин, ә син кем?
—  Мин — Курай-малай, курайда үстем.
—  Ә мин — Талсылу, талда үстем. Курай-малай бер атлады, бер сикерде, тиз генә Талсылу янына менеп җитте.
—  Минем Тәгъзимә әбием бар. Аның кызы юк. Син аның   кызы   буласыңмы?
Талсылу, шатланып, кулларын чәбәкләде.
—  Булам, булам, Тәгъзимә әбинең кызы булам. Ул талларны бик ярата, әниемне дә Тәгъзимә әби елга буеннан алып кайтып утырткан,— диде. Аның тавышы чишмә  чылтырагандай   ягымлы иде.
Җил исә, мин үсәм, Мин үсәм, җил исә...
Курай-малай, шатлыгыннан сикергәли-сикергәли җырлап җибәргән иде, талдан әз генә егылып төшмәде.
—  Улым, нәни улым, кайда син, ашарга кайт!—дип эндәште   Тәгъзимә   әби.
Курай-малай, Талсылуны җитәкләде дә, талдан төшә башлады. Инде төшеп җиттек кенә дигәндә, тал ботаклары бөгелә-сыгыла чайкала башлады. Тирә-юньдә зилзәбәр купты. Курай-малай белән Талсылу баскан турыда гына өермә бөтерелде.
—  Әбекәй,— дип кычкырды Талсылу. Ләкин аның тавышын өермә йотып алды.
Өермә уртасында йөнтәс Кәҗә тәкәсе күренде. Тәкәнең мөгезләре боланныкы кебек як-якка тармакланып киткән. Маңгаеннан ак сызык төшкән. Мөгез очлары, тояклары алтынга манып алган кебек ялтырап тора. Керфекләре озын, күзләре уттай яна. Муенында — җиз кыңгырау.
Кәҗә тәкәсе башын селкегән иде, өермә шундук юкка чыкты. Тәкә ал аяклары белән Талсылу баскан ботакка үрелде, муенындагы кыңгыравы шалтырап куйды. Курай-малай белән Талсылуның күз аллары караңгыланып китте, алар ботактан егылып төштеләр.

Курай-малай маҗаралары 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: