Көмеш кыңгырау

Суалчан язмышы

Әле күптән түгел генә җир йөзендә бер Суалчан яшәгән, ди. Дөресрәге, җир астында, һәркемгә мәгълүм: суал­чаннар балчык, туфрак эчендә яшиләр.

Бу Суалчан да әнә шул караңгы дөньяда, балчык өнендә, кипкән үлән кыягын ятак итеп гомер кичергән. Өстәрәк Кояшлы дөнья барлыгын ул, әлбәттә, ишетеп белгән. Аның да җир өстенә чыгасы, шул якты дөньяны күрәсе, Кояш нурлары белән хозурланасы килә икән.

Ниһаять, ныклы карарга килеп, Суалчан өскә юл казыр га керешкән. Казый икән бу, казый икән, үзе уйлый икән: «Күпме суалчан Кояш күрергә менеп китте, берсе дә кабат әйләнеп кайтмады, анда тормыш шулкадәр яхшы микәнни?» Менә торгач, аның юлында җәрәхәтләнеп, өзгәләнеп беткән бер Суалчан очраган. Үлеп баручы бу җан иясе әлеге Суал­чанга әйткән:

—  Күрдем мин ул Кояшны — зур бер ут шары, бертуктау­сыз җылылык һәм яктылык чәчеп торучы шар...

Суалчан сораган:

—  Нәрсә булды соң сиңа? Кем сине болай харап итте?

—  Минем гомер мизгелләрем бетеп килә... Тән җәрәхәтләре хакында сөйләп торырга вакытым юк минем... Ә менә Кояш хакында сөйли алам!.. Мин бит Кояшның үзен күрдем! Ул шундый... шундый... серле!

Моны ишеткәч, Суалчан тагын да кызурак казырга керешкән. Тизрәк Кояшны күрәсе килгән аның!..

Ниһаять, кара туфрак арасына беренче Кояш нурлары үтеп керә башлаган. Сөенеченнән Суалчан тагын да тырышыбрак эшләргә тотынган. Бер-ике омтылуда өскә килеп тә чыккан... Менә хикмәт: аның күз алдында гөлт итеп ут йомгагы шартла­гандай булган. Бераздан Суалчан яктылыкка күнегә төшкән. Кояшның сипкелле йөзенә туп-туры карап тора башлаган. Ул шундый ләззәт һәм рәхәтлек тойган, аны әкиятләрдә генә әйтеп, язып бетерергә мөмкин түгелдер. Суалчан, күзләрен йомып, бөтен җаны-тәне белән җылы Кояш нурларында коена-коена хыяллана икән: «Их, шушы Кояш нурлары буйлап күккә, Ко­яшка күтәреләсе иде! Кояшның үзендә яшисе иде! Җир сал­кынлыгы ничек ялкыткан... Җылы ничек рәхәт...»

Шулай дип уйлавы булган, якында гына кыткылдап йөрүче бер чуар Тавык аны чукып та алган. Суалчан шунда гына аңына килгән. Әмма ул, ничек кенә тыпырчынса да, чуар Тавык томшыгыннан ычкына алмаган. Шунда ул соңгы мәртәбә Кояшка караган да:

— Караңгы, салкын җир астында озак гомерләр яшәгән җан ияләренең барысына караганда да мин бәхетлерәк...  Чөнки мин Кояшның үзен күрдем! Аның җылысын тойдым... Хыялыма ирештем... — дигән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: