Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Сихерле сарык бәрәне

Чегән әкияте.

Күптән булган хәл бу. Яңгырлы,   пычрак  кара   көз   икән.   Менә   шундый   көндә  бер   чегән   юлга   чыгып   киткән.   Юкса, борын  төбендә генә кыш тора, атларның кайсысын алыш-биреш итеп, кайсысын сатып, дигәндәй, бераз мая тупларга, аннары кышлыкка берәр йортка барып сыенырга кирәк икән аңа.
Чегән, арбасына әйбер-караларын төяп, алар өстенә бала-чагаларын да утыртып, үзе кузлага менеп кунаклаган — ат тота икән. Хатыны да шунда янәшәсендә утыра. Баралар болар шулай. Бара торгач, төн җитеп килә. Берәр авылга туктап, кунып чыгарга кирәк. Ерак түгел бер инеш агып ята, инеш аркылы күпер салынган икән. Чегән атын шунда таба борып җибәрә, әмма атының абынып куйганын сизеп ала, әйтерсең лә ат аягы арасында нәрсәдер бутала, ат һаман сөрлегеп-сөрлегеп куя. Ә күпер төбенә килеп җиткәч, ат бөтенләй туктап кала. Чегәннең ачуы чыга, ул дилбегәне хатынына тоттырып, арбадан сикереп төшә.
—  Тотып тор әле атны,— ди ул хатынына.— Тыңламаска   итә  бугай  ул   мине,  хәзер   мин   аны  чыбыркы  белән...
—  Аттан үч алырга ашыкма әле син. Нигә аны юкка кыйнарга? — ди хатыны.— Рәтләбрәк күзеңне ачып кара: бәлки, малкай бүре-фәлән барын сизенәдер, ә бәлки, башка бер-бер хикмәте бардыр? Тикмәгә булмас бер дә...
Чегән атына якынрак килеп карагач, ат аягы арасында бәләкәй генә сарык бәрәне чуалганын күреп ала. Чегәннең исе китә:
—  Төш әле, хатын, күр әле: нәрсә таптым мин монда! Тере сарык бәрәне! Үзе шундый матур җитмәсә! — ди.
—  Чынлап  та,  сарык  бәрәне!   Адашкандыр,   күрәсең...

— Беләсеңме, хатын, якында берәр авыл бардыр. Әйдә без бу бәрәнне тотыйк әле. Иртәгә суярбыз — ите дә булыр, эчәк бавырларыннан камыр ашы пешерсәң дә ярап торыр. Әле авылга бүген әллә барып җитәбез, әллә юк — ә болай тамагыбыз тук булыр, ичмасам.
Чегән бәрәнне тотып алыйм дигәндә генә, тегесе бер читкә сикереп киткән. Сикергәләп бераз чабып бара икән дә туктап, чегәнгә карап тора икән. Чегән аның артыннан йөгерә, бәрән тоттырмый, чегәннән кача.

Шуннан, аптырагач, чегән арбасына менеп утырып, атын камчылый-камчылый, бәрәнне куарга тотынган. Бик тә тотып аласы килгән аның шул бәрәнне! Бәрән исә башта урман ешлыгына чабып барып кергән, аннан чыгып, сазлык өсләп элдерә башлаган. Сазлыкка килеп керүгә, чегәннең аты корсагыннан тиң сазга чумган. Чегән аны чыбыркы белән каезлый гына, әмма файдасыз — ат чыга алмый гына. Чегән сүгенеп тә карый, белгән догаларын укып та карый — берсе дә ярдәм итми. Ә сарык бәрәне, бер читкәрәк китеп туктаган да, әкрен генә мәэлдәп тик тора, әйтерсең лә чегәнне үчекли. Иртәнгә чаклы изалана чегән, иртәнге якта, таң әтәчләре кычкыруга, сарык бәрәне юкка чыга. Ул гүя бөтенләй булмаган да!
Кояш күтәрелә. Чегән мең бәла белән сазлыктан атын чыгара. Караса — ат юлы янәшәдә генә икән, ниемә дип сазлыкка барып керергә кирәк булган? Авыл да әнә генә, бер кул сузымы җирдә, имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев