Төрек халык әкияте
Борын заманда бер шәһәрдә кечкенә генә Тычкан яшәгән. Бервакыт ул авылда торган дустының фоторәсемен эзләп тапкан да, көтмәгәндә-уйламаганда кунакка кайтып, аны сөендерергә уйлаган.
Шәһәр тычканы кайта-кайта бик арыган.
– Менә хәзер дустым яшәгән өйне табармын, – дип сөйләнә икән.
Шәһәр тычканы дустының өенә килеп җиткән дә:
– Исәнме, яраткан дускаем! – дип сәлам биргән.
– Сау гынамы? – дип җавап кайтарган Авыл тычканы.
– Минем хәлләр әйбәт. Менә, әйтми-нитми кайтып, сиңа көтелмәгән бүләк ясамакчы булдым әле, – дигән Шәһәр тычканы.
– Бик яхшы бүләк булган бу. Хуш килдең, яраткан дускаем. Минем хәлне белергә дип шәһәрдән авылга кадәр кайтуыңа бик сөендем, – дигән Авыл тычканы.
Дуслар шулай итеп сөйләшүләрен дәвам иткәннәр.
– Бик озын юл үткәнсең. Арыгансыңдыр. Бераз юынып алмыйсыңмы? Ул арада мин дә сине сыйларга берәр әйбер алып килермен, – дигән дә Авыл тычканы туп-туры басу ягына юнәлгән.
Шәһәр тычканы кулларын юа башлаган, ди. Ул, юына торгач, булган барлык суны бетергән. “Сулары шул кадәр генәме? Минем шәһәремдә бик күпкә әйбәтрәк!” – дип уйлый-уйлый, Шәһәр тычканы тышка чыккан. Аның бераз кәефе кырылган.
Ул арада дусты да кайтып җиткән.
– Кил, әйдә, тышта гына ашап алырбыз. Сиңа дип бик тәмле ризык әзерләдем, – дигән ул.
Авыл тычканы яшь бәрәңге, әле өлгереп кенә килгән кызыл чөгендер, кетер-кетер итеп торган ачы торма алып кайткан. Яңа сауган сөт тә тапкан әле.
Ул табын әзерләгән һәм дустына:
– Әйдә, нигә утырмыйсың инде? – дигән.
– Сез авылда шушыларны ашыйсызмы? Тәмле күренми бу ризыклар... берсенең дә ләззәте юк, – дигән Шәһәр тычканы.
Авыл тычканы дустының күңелен күрергә дип күпме тырышкан, әмма барып чыкмаган.
Ашап бетергәч, Авыл тычканы дустына басуны күрсәтергә булган.
– Һава бигрәк саф! – дигән Шәһәр тычканы. – Чәчәкләрнең хуш исе монда кадәр килә. Әнә теге яшеле нәрсә?
– Анысы яшь борчак.
Шуннан соң алар юеш тирес өеме янына килеп җиткәннәр.
Шәһәр тычканы:
– Фу! Моннан бигрәк әшәке исләр килә! Минем шәһәремдә бик чиста иде. Чыннан да, дустым, синең яшәү рәвешеңне, мондый ризыклар ашавыңны бер дә ошатмыйм. Тирә-яктагы бер көтү бөҗәк һәм пычрак эчендә ничек яшәмәк кирәк? Минем шәһәремә кил. Мондагыларның барысын да бик тиз онытачаксын, – дигән.
Авыл тычканы:
– Ризыкларымның сиңа ошамавына бик борчылдым, тик аларның берсе дә начар түгел. Мондагы барлык әйбер дә яңа өлгергән, – ди икән.
Шәһәр тычканы:
– Берничә көнгә минем янга шәһәргә чакырам. Үземнең ничек яшәгәнемне күрсәтермен. Сиңа анда сыр, токмач, чикләвек һәм тагын башкатәм-томны махсус китертермен, – дигән.
Авыл тычканы:
– Сүзләрең колакка бик ятышлы, – ди икән.
– Сиңа бик ошар, бер дә шигем юк, – дигән дусты.
Шәһәр тычканы юл биштәрен әзерли башлаган.
– Китәр вакытым җитте. Бик зур рәхмәт. Синең белән бик күңелле булды, – дигән ул дустына. – Тиз арада шәһәрдә күрешербез.
Тычканнар кочаклашканнар, бер-берсенә кул болгаганнар.
Берничә көн үтүгә, Авыл тычканы, Шәһәр тычканының хәлен белергә барам дип, юл биштәрен тутыра башлаган.
Шәһәргә килә-килешкә үк:
– Бигрәк биек йортлар, ялт-йолт иткән машиналар... Мин дустымда бик тәмле ризыклар белән сыйланырмын. Шәһәргә гашыйк булдым! – дип, хисләнә-хисләнә үзалдына сөйләнә икән Авыл тычканы.
– Бу нинди гөрелте соң әле бу! – дип шәһәр шау-шуына аптырап бара торгач, ниһаять, ул Шәһәр тычканы яшәгән өйгә килеп җиткән. Дусты аны өй эченә алып кергән.
Бераз сөйләшеп утырганнар. Йорттагы хезмәтче табын әзерләгәнне Шәһәр тычканы иснәнеп белгән дә:
– Сөекле дустым, табын әзер. Әйдә, киттек, – дип, ашарга чакырган. Авыл тычканы ашау вакытын бик зур кызыксыну белән көтә икән.
– Теләгән кадәр сыйлан, дустым. Менә сыр, сөт, токмач, җир чикләвеге мае, торт һәм җиләк-җимешләр бар.
– Бик зур рәхмәт! Яшәү шартларың чыннан да күңелемә хуш килде. Мөгаен, мин синең яныңда калырмын, – дигән Авыл тычканы.
Болар ашарга тотынганда гына хезмәтче кире әйләнеп кергән. Тычканнарны куарга дип кулына таяк та тоткан.
Хезмәтче:
– Аһ сез, кечкенә пычрак тыңлаусызлар! Барыгыз-бар, китегез моннан! – дип, тычканнарны куарга тотынган.
– Тиз бул, – дигән Шәһәр тычканы, – качарга кирәк моннан!
Үзе бу хәлдән бик оялган.
– Аптырама, дустым, ул китүгә, сыйланырбыз, – ди икән.
Өстәл бушаганчы, урамда йөреп керергә булганнар.
– Әйдә, җаның теләгән ашамлыкны табып була торган башка бер урынны күрсәтәм, – дигән Шәһәр тычканы.
– Нәрсә, анысы нинди җир тагын? – дигән Авыл тычканы.
Шәһәр тычканы:
– Танылган сату-алу үзәге ул, – дип җавап биргән.
Шулай сөйләшә-сөйләшә барганда, бар көченә каршыларына йөгереп килгән бер мәчене күреп алганнар.
Шәһәр тычканы:
– Йөгер! Тизрәк бул! Кач! – дип кычкырган.
– Бу нәрсә булды инде тагын? Йөрәгем атылып чыгарга җитте! – ди икән Авыл тычканы.
Шәһәр тычканы:
– Бу зур симез мәче бер минут та тормас, китәр. Шыпырт кына көтик, – ди икән.
Песи киткәч, алар кибет эченә кергәннәр. Авыл тычканы бер сәер әйбер күреп алган.
– Бу нинди нәрсә? – дип сораган ул дустыннан.
Шәһәр тычканы:
– Сак бул! Ул тәбе, – дип аңлаткан.
– Тәбе дисеңме? Нәрсә соң ул? – дип сораган Авыл тычканы.
– Һмм... Моны ничек итеп аңлатырга да белмим. Тик эчендәге сыр кисәген алам дип керсәң, аннан чыга алмассың. Шунда бөтенләйгә калырсың, – дигән дусты.
– Йөрәк өянәгем килә бугай инде. Монысы миңа бүгенгә күбрәк булыр, – ди икән Авыл тычканы.
– Зинһар, бу кадәр күпертмә инде, яме. Игътибарлы бул, бары шул гына, – ди икән Шәһәр тычканы.
– Ярар, җитте, дускаем. Бу кадәр ыгы-зыгы, курку хисе, кот чыгулар тәмам туйдырды мине. Шәһәргә моның өчен килмәдем. Мин үз өемә кире кайтырга булдым. Анда мондагыдан күпкә рәхәтрәк, – дигән Авыл тычканы.
– Барысы өчен дә бик нык кәефем төште, – дип борчылган Шәһәр тычканы.
Авыл тычканы исә:
– Мин үз бакчамнан алган табигый ризыклар белән туклануны кулайрак күрәм. Тәмле ашыйм дип, куркып яшәргә теләмим. Затлы бер тормышта уңга-сулга чабуга караганда, рәхәтләнеп тыныч кына яшәү ошыйрак төшә миңа.
Шулай итеп Авыл тычканы өенә кайтып киткән һәм гомеренең соңына кадәр шунда яшәгән, ди.
Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәсе.
Нет комментариев