Шапшак песи баласы
Песи баласы юынырга яратмаган.
Песи баласы юынырга яратмаган. Әнисе аңа:
— Юынып йөр, чиста булмасаң, сине яратмаслар, уйнау түгел, кулларына да алмаслар, — дигән.
Песи баласы:
— Мине син яраткач, шул җитә, — дип һич кенә дә юынырга теләми, — ди.
Башта песи баласын әнисе үзе юындырган, тик аның түземе беткән һәм:
— Гомер буе әни белән яшәмиләр. Минем яныма юынмаган килеш киләсе булма. Болай шапшак булсаң, хуҗабикә табылмас үзеңә, — дигән.
Песи баласы әнисенә үпкәләп ишегалдына чыккан. Аның тавык-чебешләр белән уйныйсы килгән. Тик тавык чебешләре аның белән уйнамаганнар.
— Фу, шапшак! Әллә чүпрәк итеп идән юдылармы синең белән? Син безне пычратасың. Читтәрәк йөр, якын килмә! — дигәннәр.
Каз бәбкәләре дә аны якын китермәгәннәр.
— Синең белән уйнамыйбыз, сасы ис килә үзеңнән!
— Абау! Миңа кагылып кына китте, канатым кап-кара булды!
— Әйдәгез, су буена төшеп канатыбызны юабыз! — диешкәннәр.
Ана каз песи баласын әллә кая ук куып алып киткән.
— Йөрмә монда! Әнә, юынмагач, йоның коелып, пеләшләнеп беткәнсең. Шапшаклыгың бәбкәләремә йогып, алар пеләш кала күрмәсен!
Чынлап та, песи баласының ярты йоны коелып бетә язган икән. Моны күргәч. песи баласы акырып еларга тотынган.
— Әни! Минем йомшак мамыгым коелып беткән! — дигән.
— Тиккә юынырга кушмадым бит мин сиңа, — дигән әнисе.
Песи баласы кытыршы теле белән тәнендәге пычракны ялап ала
да төкерә , ялап ала да төкерә, үзе :
— Тьфү! Бигрәк тәмсез икәнмен мин. Бу хәтле ямьсез генә түгел, тәмсез дә булырмын, — дип һич уйламаган идем! — ди икән.
Шулай атна буе үзен чистарткан. Пычрак йоны коелып, аның урынына яңасы үскән. Шундый матур, шундый йомшак песи баласына әверелгән бу. Шуннан соң гел юынып кына тора башлаган. Юыну үзенә дә ошап киткән һәм аны бик матур, бик акыллы бер кыз үзенә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев