Салпыкикрик һәм велосипед
Кечкенә генә бер авылда, ишегалдының уң ягында, агач келәттә, туеп сыйга-нигъмәткә яшәгән, ди, бер Тавыкбикә белән Кылычкикрик әтәч.
Булган, ди, аларның сигез кызлары һәм игез малайлары. Кызлары, әдәпле һәм бик күркәм гадәтле икән. Иртән торуга, әткәләре «кикрикүк» дип кычкыруга куначадан сикереп төшеп җим эзләргә йөгерәләр, ди. Ә малайларын уятыр өчен әтәч абзыйның кычкыра-кычкыра тамаклары бетә, ярты көне үтә, ди. Торгачтын да киерелеп-сузылып, тирес өстендә кызынып тик яталар икән малайлар.
Хәер, алар тик кенә дә ятмаганнар: талашканнар, сугышканнар, кикрикләрен йолкышканнар. Бигрәк тә Салпыкикрик усал булган. Ул үз туганы Шомакикрикне гел җәберләгән, аңа гел усаллык кылган. Башка кешеләрнең ишегалларына керсә дә сугышып кайткан, кайчан карама авыз-борынын канаткан. Сугыша-сугыша каурыйлары коелып беткән, кикрикләре салынып төшкән.
Андый чакта: «Бүтән алай булмам»,— дип, ул чын-чынлап тәүбә иткән, ләкин иртән тәүбә итсә, оныта торган булган кичтән. Әткәсе белән әнкәсе бик кайгырышкан бу хәлгә, безнең Салпыкикриктән чыкмас дигән рәтле бәндә. Салам белән суктырып та, өч көн рәттән ач калдырып та рәтләнмәгәч, кул селтәгән моңа бар да. Өйгә кайт та димәгәннәр, йокларга ят та димәгәннәр. Канга батып керсә дә күрмәгәннәр. Алай ит тә, болай ит дип торучы булмагач, Салпыкикрик башта бик шатланган. Әле кыланып чүплек башына менгән, әле койма башына атланган. Ләкин ялгыз уйнау тиз туйдырган. Ә туганнарынан гафу үтенү аңа түбәнлек тоелган. «Их,— дигән ул,— чыгып китсәң иде ерак-ерак, калсыннар иде бөтенесе елап-елап. Әмма кая китәргә дә, ничек кызык итәргә соң?»
Шулай уйлап йөри торгач, ишегалды уртасында күреп алган бер велосипед. Шуңарга тиз генә менеп атланган. Чыгып кына китим дисә, койрыгы чылбырга эләгеп капланган. Тик сер бирмәгән Салпыкикрик, тагын атланган сикереп һәм олы юлга чыккан да очкан гына. Иң усал этләр дә күрми калган. Күз ачып йомган арада ул әллә ни кадәр юл алган. Юллар да бик такыр, әйбәт икән. Бара-бара Салпыкикрик урманга килеп җиткән. Карурманда бөтен төрле кошлар җырлый, һәр яфрак көй чыгара, барлык агач матур итеп шаулый икән. Җырлап торган карурманны күргәч, Салпыкикрикнең үзенең дә җырлыйсы килеп киткән, һәм ул, күңеле күтәрелеп, болай дип җырлап җибәргән:
Выж-выж итеп барамын,
Юллар бетсә, саламын.
Усал җилләр каршы килсә,
Башын бәреп ярамын.
Кемнәр тели — утыртам,
Утыртам да сыпыртам.
Курыкмыймын текә үрдән,
Курыкмыймын чокырдан.
Салпыкикрикнең җырлап килгәнен ишеткәч, елый-елый бер аю баласы урман арасыннан килеп чыккан.
— Нигә елыйсың? — дип сораган аннан Салпыкикрик.
— Адаштым! — дип үксегән аю баласы.— Без монда җәйге лагерьда ята идек.
— Ә-ә,— дигән әтәч малае Салпыкикрик,— димәк син аюлар яслесеннән. Ишеткәнем бар иде шул, аю балаларына карурманда ясле ачканнар дип. Ә син бердә кайгырма, Караборын, мин барында югалмассың. Менеп утыр да артыма, гел карап бар алдыңа. Сөртеп бетер яшьләреңне, табарбыз ишләреңне.
Выж-выж итеп киткәннәр, бер саплам юл үткәннәр. Тиз арада яслегә килеп тә җиткәннәр. Иптәшләрен табып китергән өчен андагы аю балалары Салпыкикриккә хор белән:
— Рәхмәт сиңа, Салпыкикрик. Мең-мең рәхмәт,— дигәннәр.
Салпыкикрик бик куанган. Үзенә дә бик рәхәт булып киткән. Чөнки әле үз гомерендә аның беренче рәхмәт ишетүе икән. Карыны ачуын да онытып, ул тагын юлга чыккан һәм җырын дәвам иткән:
Кемнәр тели — утыртам,
Утыртам да сыпыртам...
Салпыкикрикнең җырын ишетеп карт керпе кул күтәргән: «Һе-һе-һей,— дигән ул.— Утырт әле мине».
— Керпе бабай, кая барасың? — дигән Салпыкикрик.
— Менә оныгымның оныгы туган. Шуларга бәби ашы илтә идем, юлга чыккач кына сыңар тәпием атламас булды.
— Кайгырма, Керпе бабай, артыма утыр давай. Выж-выж иттерермен, хәзер илтеп җиткерермен.
Велосипедның артына менеп утырган да карт Керпе, киткәннәр тагын алга карап. Алар белән исәнләшеп калган бөтен юкә, нарат. Карт Керпенең авырткан аягы язылырга өлгергәнче килеп тә җиткәннәр оныгының оныгына. Туры килгәннәр болар мәҗлеснең иң кызган чагына. Карт Керпене утыртканнар түр башына, ә Салпыкикрикне аның каршына. Бик зур хөрмәт күрсәткәннәр, ашатканнар-эчерткәннәр һәм мең рәхмәтләр әйтеп үз юлына озатканнар. Рәхмәтне ишетеп Салпыкикрик бик сөенгән, ничек чыгып киткәнен дә сизми калган Керпе өеннән. Юлга чыккач тагын җырын башлаган ул:
Кемнәр тели — утыртам,
Утыртам да сыпыртам...
Шуны гына көткәндәй, бер Ана Бүре юлга йөгереп чыккан.
— Кызамык белән ята ике балам, докторга барам. Утыртасыңмы, Салпыкикрик?
— Кайгырма син, Ана Бүре, докторны алып килермен бире.
Шулай дигән дә очкан гына. Тәгәрмәче тигән җиргә тигән, тимәгән җиргә юк. Эһ дигәнче докторның иң шәбен бүре өенә китереп тә куйган. Ана Бүренең хәтере артык чуалган вакыт булганга рәхмәт әйтергә дә оныткан, тик барыбер Салпыкикриккә рәхәт булып киткән. Хәзер инде башкаларның сөенече аны сөендергән. Әнә шулай күп йөргән ул: берәүләрне алып кайткан, икенчеләрен илткән. Йөри торгач, үзенең дә өенә кайтыр вакыты җиткән. Ләкин кайтыр юлга борылгач кына тәгәрмәче шартлаган. «Инде нәрсә эшләргә соң? Хуҗа малай мәктәптән кайтканчы велосипедны ишегалдын куярга кирәк бит»,— дип уйлаган Салпыкикрик. Күзеннән яшьләрен сөртеп күтәрелеп караса, каршысында бөтен кош-кортларны һәм киекләрне күреп исе киткән. Кемдер нарат сагызы китергән, кемдер тәгәрмәчне салдырган. Берәүләре ямаган, икенчеләре тын тутырган, ә өченчеләре тотып торган. Салпыкикрикнең бу яхшылыкка бик күңеле булган, тамагы да туеп киткәндәй тоелган. «Рәхмәт сезгә, рәхмәт»,— дигән ул яңа дусларына, берәм-берәм алып кочагына.
— Үзеңә рәхмәт,— дигәннәр җәнлекләр. Бөтенес бертавыштан әйткәнлектән, аларның авазы кара урманнан яңгырап кире кайткан һәм Салпыкикриккә бик озак ишетелеп торган. Ул җырлый-җырлый өенә кайтып киткән:
Һәрбер телдә Рәхмәт икән,
Рәхмәт ишетү рәхәт икән,
Тра-ля-лям, тра-ля-лям.
Тиргәлүләр газап икән,
Әйбәт булу гаҗәп икән,
Тра-ля-лям, тра-ля-лям.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев