Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Шайтан сере

Шайтан әйткән: «Җаныгызны миңа бирегез, шуннан соң гына тигез җирдә су куарга өйрәтәм» дигән...

Борынгы бабаларыбыз кырларга су агызу юлын белмәгәннәр. Торак җирләренә, басуларга су җибәргәндә интегеп беткәннәр: су бераз гына бара икән дә, агымын акрынайтып, туктап кала икән. Шуңа күрә кырларда иген уңмый, йорт-кураларга су җитми икән.

Беркөнне кешеләргә шул мәгълүм булган: тигез җирдә су агызу серен гөнаһ шомлыгы Шайтан белә икән! Ул үз биләмәләрендә суны бик шәп агыза, имеш.

Кешеләр шунда ук Шайтан янына барганнар. Үтенеп, ялварып сорагач, Шайтан кешеләргә серне ачарга булган. Әмма шарт куйган: «Җаныгызны миңа бирегез, шуннан соң гына тигез җирдә су куарга өйрәтәм», — дигән. Су булмаса, барыбер сусап, талчыгып җан бирәчәкбез, аныңча булсын инде — җаннарыбызны бирербез, берни эшләр хәл юк дип, кешеләр риза булганнар.

Шайтан буа-күлләрдән ерылып чыккан арыкларны бормаландырып казырга кушкан. Шул бормалардан акканда, су куәт алып, җанланып китә икән... Бормалар никадәр тирән эшләнсә, суның көч-куәте дә шулкадәр арта, ди...

Кешеләр Шайтан кушканча эшләгәннәр. Шулай итеп, бөтен кыр-басуларга, авылларга, үзәннәргә су йөгергән, игеннәр ишелеп уңган, кешеләрнең тамаклары туйган, өс башлары бөтенәйгән, тормышлары җайланган.

Әмма кешеләр Шайтанны алдаганнар. Аңа җаннарын бирмәгәннәр. Кеше белән Шайтанның мәңгелек дошманлыгы да шул борынгы заманнардан калган, имеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев