Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Песи баласы белән йомгак

Хуҗабикә җеп эрләгән һәм аны йомгакка чолгап, өстәлгә куйган. Песи баласы аның китүен генә көтеп торган, йомгак белән уйный башлаган. Ә йомгак аның белән уйнап тормаган, тоткан да тәгәрәп киткән.

 

Песи баласы тегеләй иткән, болай иткән, тик йомгакны туктата алмаган.

    - Ну, тотсам үзеңне, уйнап кирәгеңне бирер идем,- Әле генә монда иде бит, кая китте икән соң? – дип аптырап утыра башлаган.

Хуҗабикә исә,йомгагын алырга дип килсә, песинең үзеннән дә ныграк аптыраган.

   -  Өйдә песидән башка беркем дә юк иде бит, ничек болай сүтелеп бетте икән бу йомгак? – дип уйлаган.

 Ә песи баласы берни дә булмагандай диванда йоклаганга сабышкан. Тик ул юри генә кыланган, аның да йомгакның кая киткәнен беләсе килгән.

   - Әллә бу йомгак дигәнем тычкан баласы булды инде, ярыкка кереп  качтымы әллә? – дип уйлаган.

Хуҗабикә җепне яңадан йомгакка чолгаган. Песи баласының идәндә  таралып яткан җепнең кабат йомгак булуын күргәч, күзе ут булган, тик бу юлы инде ул алны-артны белмичә йомгакка ташланмаган. Ә хуҗабикә йомгакны песи баласы алмаслык итеп шкафның иң  өстенә куйган.

Песи баласы бар нәрсәдән кызык таба белгән шул, йомгак белән уйнап булмады дип елап тормаган, үзенә уен да, шөгыль дә тапкан. Кичләрен хуҗабикәнең нәни кызы йоклагач, аның алдына сырпаланып, хуҗабикә белән телевизор да караган. Ә телевизордан кайчагында тычканнарны да, песиләрне дә, чыпчыкларны да, песнәкләрне дә, сыерчыкларны да күрсәткәннәр. Андый чакларда песи баласы телевизорның эченә керергә берәр тишек булмасмы, дип бөтен яктан тикшереп чыга икән.

Тик телевизорның песи баласын  эчкә кертәсе килмәгән. Чөнки анда болай да тыгыз булган, шук, тиктормас песи баласын кертсәң, берсенә дә тынычлап телевизор карап булмаячагын белгән ул.

Шулай беркөнне телевизорда нәкъ безнең песи баласы кебек бүтән бер песи баласы пәйда булган. Ул тирә-ягына ялт-йолт каранган да тәрәзә төбенә менеп киткән,тәрәзә төбеннән йомгакны тәгәрәтеп төшергән дә, тәгәрәтә-тәгәрәтә уйный  башлаган. Тик йомгак бер дә кечерәймәгән. Кечерәергә, тылсымлы йомгак булган ул.

Песи баласы үзе уйный, үзе җырлый икән.

        Тәгәри китте йомгагым,  

         Күрәсезме, агайлар? – ли икән.

 

Шундый кызык  уйнаган, безнең песи баласының да күзләре ялт-йолт килгән. Уйнарга теләп, телевизорның алдына да, артында да , кырында да бөтерелгән , тик уйный алмаган.

Уйныйсы килеп  үрле-кырлы сикерә торгач, шкаф өстенә менеп киткәнен сизми дә калган. Ә анда   йомгак песи баласын күрү куанычыннан бии-бии сикерергә тотынган һәм идәнгә төшеп киткән. Аның артыннан песи баласы төшкән. Йомгак  телевизор астына кергән, йомгак артыннан песи баласы кергән, йомгак диванга сикергән, песи баласы да диванга сикергән,  кызып китеп түшәмгә хәтле үк сикерә башлаган.

Сикерә торгач, йомгак люстрага эләккән, аның артыннан песи баласы да люстрага менгән һәм йомгакны эләктереп тә алган.

   - Тоттым, барыбер тоттым үзеңне! – дип тәпиләрен чәбәкләмәкче булган икән, йомгак кулыннан ычкынып идәнгә сикергән дә төшкән. Песи баласы төшәргә куркып, люстрага тотынган.

Йомгак аны үрти башлаган:

    - Куркак! Куркак! Хәзер мине тота алмыйсың! – дигән.

   - Үртәп торма инде! Ичмасам, төшәргә булыш, - дигән песи баласы.

Йомгак сикереп менгән дә песи баласын алып төшкән.

И, уйныйлар икән шулай, и ,уйныйлар икән. Уйнап арыгач, песи белән  йомгак диванда бер-берсенә сыенып йоклап киткәннәр.

Алар йоклаганда хуҗабикә тоткан да йомгактан бияләй бәйли башлаган. Билгеле инде, туйганчы уйнап өлгермәгән йомгакның бер дә бияләй буласы килмәгән.

    - Миннән бияләй  ясама, - дигән ул ялварып. – Миңа йомгак булуы да рәхәт.

   - И,  тиле йомгак! – дигән хуҗабикә. – Йомгакны киеп тә, ашап та булмый. Бияләйне мин үзем белән  йөртермен, дөнья күрсәтермен. Ә дөньяда кызык әйберләр бик күп.

Чынлап та, хуҗабикә бияләй бәйләп бетергәч, киеп урамга чыккан. Урамда ниләр генә юк икән! Сыерлар да, сарыклар да, бәрәннәр дә, казлар да, үрдәкләр дә, тавыклар да, бәбкәләр дә, чебиләр  дә бар икән. Хәзер инде хуҗа хатын кулындагы

бияләйнең  һич тә кабат  йомгак буласы килмәгән.Хәер, аны йомгак итәргә уйламаганнар да.

Хуҗабикә өйгә кайткач, бияләйне песи баласына биргән.

    - Урамда ниләр күргәнен сора, - дигән.

Тик песи баласы берни дә сорап тормаган, бияләйне алган да әле аска, әле өскә сикертә башлаган. Элеккечә сикермәгәч, бияләйне идәндә калдырган да диванга менеп утырган.

Ул арада идән астыннан бер тычкан чыккан да бияләй эченә кереп киткән.  Ул бияләйне үзенең оясы дип уйлаган. Тычканны күргәч песи баласы да сикереп торган һәм бияләй эченә кереп киткән. Бер дә күңеле начарлыкта булмаган аның, тычкан белән уйныйсы гына килгән.

Тычкан исә  моны белмәгән,  бияләй бармагы эченә кереп киткән. Утыра икән  бу дер-дер калтырап, тын алырга да куркып.

   - Чык инде, минем синең белән уйныйсым гына килә, - дип и ялынган песи баласы, и ялынган, тычкан аның саен почмаккарак сеңгән. Песиләрнең тычканнар белән уйнавының  ничек тәмам буласын  белгән ул.

Хуҗабикә килеп икесен дә чыгармаса, ни булып бетәр иде, шуннан  соң тычкан үз ярыгына кереп киткән, ә песи баласы ярыкны  сагалап, тычканның кабат чыкканын көтеп торган. Тик кая ул! Тычкан оясында күзләрен елтыратып:

   - Тота алмадың! Тоттырмадым! – дип үрти икән.

Шулай тычканны тота алмаганга елардай булып утырганда бияләй әйткән:

    - Урамда өйдәгедән күңеллерәк, – дигән.

   - Минем дә урамга чыгасым килә , - дигән песи баласы.

   - Син анда нишләрсең соң? – дигән бияләй. – Ярый ла  мин хуҗабикәмә  булышам.

   - Мин уенчык песи булам, - дигән песи баласы.

   Шуннан песи  баласы уенчык булып хуҗабикәсенең кесәсенә кереп утырган.

Хуҗабикә киенеп урамга чыккан, тик песәсендә песи баласы утырганын белмәгән. Ә песи баласы башын чыгарган да тирә-якны күзәтә башлаган. Хуҗабикә автобуска утырган, аннан төшкән, кибетләргә кергән, аннан эшкә килгән. Эштә кышкы киемнәрен салып элгечкә элгән,бияләен кесәсенә тыккан.

Утыра икән песи баласы башын чыгарып, як-ягына каранып. Утырып арыгач, идәнгә төшкән дә бүлмә  буйлап киткән, коридорга чыккан, әллә кайсы бүлмәләргә кергән, хуҗабикәсенең кайда утырганын  оныткан. Аны эзләп йөргәндә бәләкәй генә эт  баласын күргән һәм аның белән әүмәкләшеп уйный башлаган. Эт баласы исә хуҗасын юллап килгән икән.

Уйный торгач, көннең ничек үткәнен дә сизмәгәннәр. Эшне тәмамлап өйгә кайтырга җыенгач кына аларны хуҗалары күреп алган.

   -  Ничек безне тапканнар, - дип аптыраганнар.

Песи баласы;

   -    Эштә шундый күңелле икән. Тагын ияреп киләм әле, - дип уйлаган.

Маэмай да:

   -  Ярый  әле килдем, шундый шаян песи баласы белән таныштым, - дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев