Көмеш кыңгырау

Песи баласы белән көртлек (әкият)

Булган, ди,  бер көртлек. Җәен ул урманда үләннәр арасында яшәгән.

Урманда аңа ашарга ризык, ә җил-яңгырдан ышыкланырга урын җитәрлек булган.

Кышын да рәхәт булган аңа. Җир өстен йомшак кар каплагач, кар астына чумган. Кар астында безгә генә салкын тоела, көртлеккә анда җылы  булган. Ашыйсы килсә - үләннәр, бөҗәкләр җитәрлек булган анда.  Тычканнар да күңелсезләнергә ирек бирмәгән. Алар да кышкы салкыннарда кар астында яшәгән  бит.  Ә беркөнне песи баласы да килгән. Көртлекнең  песиләрне күргәне булмаган.         

   - Син кем? – дип сораган ул.

   - Ә син үзең кем? – дигән песи.

   - Мин көртлек булам.

   - Мин песи баласы булам.

   - Песи баласы? Безнең  урманда песиләр юк.

   - Мин урманда түгел, авылда яшим.

   - Авыл? Нәрсә соң ул авыл? Мин авылны белмим. 

   - Авылмы? Анда шундый рәхәт.

   - Ул зур урманмы?

   - Анда урман юк. Анда йортлар бар.

   - Анда кемнәр яши?

    - Анда яшәүчеләр бик күп! Кешеләр дә, ат та, сыер да, казлар да . Минем әни дә авылда яши. Авылда  бик күңелле!

    - Белмим , авылда ничектер. Миңа урманда бик күңелле. Монда ничек килеп эләктең соң?

      - Мин тычкан  белән куышлы уйный идем. Ул урманга  таба йөгерде. Мин аның артыннан. Ул  кар астына качты. Мин  - аның артыннан. Хәзер кая таба барырга да белмим.

   - Син кайгырма. – дигән көртлек. – Берүземә күңелсез иде. Әйдә, миңа иптәш булырсың.   Җәй җиткәч, авылыңны  икәүләп эзләрбез.

Җәй җиткәндә песи баласы   авылына ничек кайтырга икәнен  дә  белгән. Бер дә әллә кайда  түгел, якында гына булган ул.   Тик аның көртлектән аерыласы килмәгән.

    - Әйдә, минем белән авылга кунакка, - дигән ул. – Аннан соң мин дә сиңа тагын кунакка килермен.

Көртлекнең бер дә кунакта булганы  булмаган. Ул рәхәтләнеп риза булган. Ә өйдә аларны югалтканнар икән. Песи баласының үзе генә түгел, кунак белән кайтуын күреп, бик сөенгәннәр.

 - Улымны исән-имин  алып кайтканың өчен  тычкан белән сыйлыйм әле  үзеңне, - дигән песи .

Көртлекнең тычканны ашыйсы килмәгән.

Ә песинең көртлекне бик тә кунак итәсе килгән. Тик нинди ризык белән сыйларга белмичә аптыраган. Ул арада хуҗабикәнең  кызы ишегалдындагы каз-үрдәкләргә  җим сибәргә чыккан. Көртлекнең  шундый матур кызны беренче күрүе икән.Чөнки ул яшәгән урманда җәнлекләрдән башка берәү дә йөрмәгән. Ул кыздан күзен дә алмаган. Урманга китәсе барын да оныткан. Кыз да аны күргән.

    - Безгә кем килгән? Карагыз әле! – дип кулларын чәбәкләгән һәм көртлекне күтәреп алган. Көртлеккә кыз куенында   кар астындагыдан да  рәхәтрәк  булган.

Көртлек бүтән урманга китмәгән. Тәмледән-тәмлене  генә ашый торгач, үскән, түгәрәкләнгән, түп-түгәрәк йомыркалар сала башлаган. Аны  тавык дип йөртә башлаганнар.

Песи баласы да зур  булган. Урманда адашмыйча  йөрергә өйрәнгән.  Кайчагында үзе белән тавыкны да ияртмәкче була, тик  аның үзе салган йомыркаларга, үзе чыгарган чебиләргә куанучы дусларыннан аерыласы килми, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: