Патшалык өчен көрәш
Илхуҗа патша көтмәгәндә-уйламаганда нык картайган, ди...
Илхуҗа патша көтмәгәндә-уйламаганда нык картайган, ди. Патшалыкны ышанычлы кулларга калдырырга теләгән. Уллары Тырышбәк һәм Ялкаубәкне чакырган да:
- Инде олыгайдым, патшалыкны алып бара алмыйм. Менә сезгә ярмалар, кайсыгыз быел мине мулдан ашата, патшалыкны шуңа калдырам, - дигән.
Артык юмарт, юаш һәм акыллы кече улы Тырышбәк азрак куркып калган: атасы патшалыкны алып барганда тормышлары тыныч, матур иде бит. Шактый хәйләкәр, саран һәм ялкау олы улы Ялкаубәк шатланып куйган: “Ниһаять, патшалык миңа калыр, тиздән патша булырмын”, - дигән.
Беренче тапкыр...
Ике кардәшнең дә моңа кадәр ярмалар чәчеп, икмәк үстергәннре булмаган, ди. Шуңа да аз-маз китап укыштыргалап өйрәнергә булганнар.
- Беренче икмәкне Мисыр коллары очраклы рәвештә камырны әчетеп икмәк уйлап чыгарган икән, - дигән Ялкаубәк, китап тотып.
- Камырны әчетер идек тә, әле ярманы чәчеп үстерәсе бар бит. Менә бу китапта ярмаларны йомшак туфракка чәчергә, аларны үстерергә, ашлык булып җитешкәч, урырга, суктырырга, аннан тегермәндә тарттырырга, шуннан соң гына икмәк пешерергә кушканнар... – дигән Тырышбәк.
Тиздән яз җитәчәген уйлап, җирләр ачылганчы дип, абыйлы-энеле яхшы җир эзләп юлга кузгалганнар.
Җир эзләп...
Патшалыктан ерак түгел урнашкан барлык җирләрне дә Ялкаубәк үзенә алырга булган:
- Син әле яшь, көчең күбрәк, ераккарак барып эзлән, - дигән ул энесе Тырышбәккә.
Тырышбәк абыйсына каршы килә алмаган, аптыраудан, яхшы җир эзләп, ерак-еракларга чыгып киткән, ди. Төрле илләр аша узган, хәер сорашучы юлчыларны күреп, аларга да азрак бодай, тары, арыш, арпа ярмаларын биргән, икмәк үстереп, тамакларын туйдырырга кушкан. Ниһаять, хуҗасыз бер урын табып, учында калган соңгы ярмаларын үзе дә җиргә төрткән...
Кем эшләми – шул ашамый...
Ялкаубәк патшалык янындагы яхшы җирләрне сайласа да, эшкә тотынырга ашыкмаган. Үзенә ярдәмгә кояш, җил, яңгырны чакырган да:
- Сез миңа орлыклардан икмәк итеп үстереп бирегез, ә мин патша булгач, сезне балда-майда гына яшәтермен, - дигән.
Җил тырышып орлыкларны туфракка чәчкән, яңгыр күп-күп итеп явып ашлыкларны буйга үстергән, кояш барлыкка килгән башакларны сөеп-яратып өлгерткән, ди... Инде ашлыкны урып суктырыр чак та җиткән. Ялкаубәк ул көннәрдә озаграк йоклаган да ашлыгын җыеп алырга өлгермәгән икән, алар җиргә коелып беткәннәр...
Эш сөйгәнне ил сөйгән...
Тырышбәкнең хезмәтенә күрә ашлыгы да яхшы булган. Патшалыкны туендырырлык икмәк әзерли алмаса да, нык сөенгән, ди. Кайтыр юлда төрле чит илләрдә элек ярмалар бүләк иткән юлчылар аны каршы алып озатып калганнар. Тырышбәккә үзләре пешергән икмәк дусларын – Багет, Симит, Лаваш, Пандебоно, Чиабатта кебек камыр ризыклары биреп рәхмәт әйткәннәр.
- Нинди яхшы һөнәргә өйрәндем, никадәр дус таптым, никадәр җир гиздем, - дип сөенгән, ди, Тырышбәк.
Сый-хөрмәт...
Илхуҗа улларын олы юлдан кадер-хөрмәт белән көтеп алган. Тырышбәкнең ашлыгыннан тәмле-тәмле икмәкләр, бәлеш-бавырсаклар, чәк-чәкләр пешереп мул табын әзерләгәннәр, ди. Ялкаубәк патшалыкка коры кул белән кайткан, ачуыннан тамагыннан ризык та үтмәгән икән.
Тирләп эшләсәң генә тәмләп ашыйсың шул ул.
Шушы көннән патшалык белән Тырышбәк җитәкчелек итә башлаган, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев