Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Падишаһ һәм агай

Төрек халык әкияте.

Көннәрдән бер көнне Солтан Мәхмүт үз патшалыгы буйлап сәяхәт итәргә чыккан. Җәйге кояш кыздыра башлагач, әлсерәп, алмагач төбенә сузылып яткан бу. Шулчак агач башындагы бер алма туп-туры моның авызына өзелеп төшкән. Падишаһ алмагач хуҗасын чакырып китергән дә:

— Мин синең бер алмаңны ашадым. Инде менә бурычымны ничек итеп түләргә дә белмим. Әгәр син бер-бер бәлагә юлыксаң, туп-туры Истанбулга кил дә мине эзләп тап,— дигән.

Чыннан да, әлеге агайның башына кинәт кенә бәла төшә. Күршесе белән ике арада җир өчен гауга чыга боларның. Эш судка барып җитә. Ләкин бу фәкыйрьне анда да яклаучы табылмый. Шулчак хатыны мондый киңәш бирә:

— Тот та Солтан Мәхмүт янына бар син. Бүләккә бер кәрҗин алма алырсың. Патша булып патша үзенең биргән вәгъдәсен бозмастыр, шәт.

Шулай итеп, агай Истанбулга юл тота. Эзли торгач, падишаһ Солтан Мәхмүт сараен да эзләп таба. Агайны ашаталар-эчертәләр, зиннәтле-затлы бүлмәдә урын җәеп яткыралар.

Мондый кадер-хөрмәткә күнекмәгән агай, йокыга китә алмыйча, бик озак боргаланып ята. Аптырагач, урамга чыгып кермәкче була. Шулчак агай каршына айбалталар тоткан сакчылар килеп баса. Кем икәнен, каян килгәнен сораша башлыйлар. Шиккә калган сакчылар моны эләктереп алалар да төрмәгә ябып куялар.

Өч ел вакыт узгач, падишаһ нишләптер кинәт кенә агайны искә төшерә, тиз генә үз янына чакыртып китерә.

— И минем хөкемдарым,— дип, җиргә тезләнә агай. — Сездән мин бары тик өч нәрсә: балта, бау һәм Коръән генә сорыйм... Беренче эш итеп балта белән алмагачны чабып аударам. Бәлагә тарыгач, хатыным бер кәрҗин алма биреп, Сезнең янга җибәрде. Моның өчен мин аны бау белән агачка асып куям. Авылыма кайткач, бөтен халык алдында Коръән тотып, патшадан игелек көтмәскә ант итәм.

Бу сүзләрдән куркып калган падишаһ агайга янчык тутырып алтын бирә, хәерле юл тели-тели, сарай капкасы төбенә хәтле озата чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев