Нәни Болан баласы
Ерак бер урманда яшәгән, ди, нәни генә Болан баласы. Аның бик тә мөгезле буласы килгән.
Үсәме икән әле дип, ул көн саен көзгегә дә карый, ди, ә алар һаман юк та юк, ди. Әти-әнисенең, хәтта абыйсы белән апасының да мөгезләре бар бит югыйсә.
Менә беркөнне Болан баласына да мөгез чыга башлаган. Ул шатлыгыннан нишләргә белмәгән: рәхәтләнеп уйнаган, сикергән, чапкан. Тик мөгез чыккан урын гына бик каты кычытып аптыраткан. Аягы борчыса, җиргә ышкыр, тешләре кычытса, агач кайрысын чәйнәр иде, ә мөгезләр маңгайда булган шул.
Кәефсезләнеп йөри торгач, нәни Болан күл буена килеп чыккан һәм, судагы шәүләсенә карап:
- Мөгезләрем тиздән әтиемнеке кебек зур һәм чатлы-чатлы булырлар, миннән хәтта арыслан да куркып торыр. Тик менә ничек түзәргә, бигрәк кычыта бит, - ди икән.
Шунда Күл телгә килгән. - Син үзеңә агач тап та мөгезеңне шуңа ышкы, - дигән ул.
Нәни Болан агач эзли башлаган. Имән янына килсә - анда аю, чыршы төбендә бүре утыра икән. Өченче агачның хуҗасы арыслан үзе, ди.
Кайсы гына агачка якын килмәсен: - Бу минеке! Бу минеке! - дип кычкырганнар башка җәнлекләр һәм кошлар.
Болан баласы түзмәгән, елап җибәргән.
- Нишләп бер агач та буш түгел соң? - дип такмаклаган ул.
Каен кәүсәсендә корт чүпләп утырган Тукран:
- Үзең карап-тәрбияләп үстергән агач кына синеке була, - дигән.
Болан баласы, елавыннан туктап, агач үсентесе эзләп киткән.
Юлда ул үлән арасыннан яңа гына баш калкыткан бер Үсентене күргән дә:
- Син кем? - дигән.
- Мин - агач.
- Шундый агач буламыни?!
- Мин әле кечкенә, үскәч зур булам. Ләкин менә таптап китәрләр дип куркам, башка үләннәр арасында күренмим дә бит, - дигән Үсенте, моңаеп.
- Телисеңме, мин сине саклыйм, тик зур үскәч, мөгезләремне ышкырга рөхсәт итәрсең!
- Итәрмен, итәрмен! -дигән Үсенте, шатланып.
Болан баласы көн-төн кечкенә дусты янында утырган. Үсенте дә ай үсәсен көн үскән.
Менә яшь агач кайрысына кызыгып, кыр кәҗәләре белән куяннар йөгереп килгән. Бүреләр, аюлар, арысланнар да, мунча себеркесенә дип, ботакларын сындырмакчы булганнар.
Нәни Болан аларның берсен дә агачка якын җибәрмәгән:
- Тимәгез! Ул минеке! - дигән.
Агачка кунган кошларны гына кумаган Болан баласы. Кошлар анда оя ясаганнар, бала чыгарганнар, матур җырларын сузганнар.
- Син булмасаң, мине әллә кайчан йә таптап, йә сындырып киткән булырлар иде. Мин синең генә түгел, балаларыңның да дусты булырмын, -дигән Агач.
Болан баласы, Агач белән мавыгып, мөгезләренең кычытуын да оныткан, үсеп җитүен дә сизми калган. Хәзер алар, әтисенең мөгезләре кебек, зур һәм чатлы-чатлы булганнар.
- Инде зур булдым, мөгезләреңне миңа ышкысаң да ярый, - дигән Агач та.
Болан баласы Агач кәүсәсенә әкрен генә башын терәгән. Мөгезен кашу өчен түгел, яратуын аңлатырга теләгән ул. Әнә шулай нәни Болан белән Агач аерылмас дусларга әйләнгәннәр, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев