Әни йөрәге
Яшәгән, ди, бер Колын. Көннәрдән бер көнне бөтен җир өстен томан сарган.
Көтүче абый томан дип тормаган, барлык атларны да абзардан болынга куып чыгарган. Аларга әле атна-ун көн генә элек туган Колын да ияргән. Хәтфәдәй яшел үләнле йомшак болынга аның яңа аяк басуы булган.
- Синең әле тешләрең дә сөт тешләре генә, тоягың да сөт тояклары гына. Син бик бәләкәй әле, балам. Миннән читкә китмә, юкса сине томан йотар, -дигән аңа Күгәрчен исемле әнкәсе.
- Нәрсә соң ул «то-ман»? - дип сораган Колынкай әнкәсеннән.
- Томан ул - җирне эчерергә һәм аның битен юарга төшкән сөт, - дигән әнкәсе.
- Мине ник йота соң ул?
- Читтән караганда, сине томаннан аерып булмый: сез икегез дә бертөсле. Шуңа күрә сине томан йоткан шикелле була.
Болынга тәүге тапкыр чыкканга күрә, Колынның өзелеп кояшны күрәсе килгән. Югыйсә аның кояшны абзарның тузанлы тәрәзәсеннән генә күргәне булган, тышка чыгып карарга теләгәч, аны арата җибәрмәгән. Ул аратаны тешләп тә, кимереп тә караган - тешләре генә авырткан.
- Синең тешләрең сөт тешләре генә, - дигән аңа Күгәрчен исемле әнкәсе. - Сиңа арата кимерергә ярамый әле.
Колын аратага тибеп тә караган.
- Синең тоякларың әле сөт тояклары гына, - дигән әнкәсе тагын. Менә хәзер, ниһаять, Колын теләгенә ирешкән.
«Җирнең дә томан дигән сөте бар икән», - дип уйлаган Колын, томанлы болынга йөрергә чыккач. Яшел үлән очларын керт-керт тешләп туйгач, сөт эчәргә теләгән. Ләкин әнисен ашавыннан бүлдерәсе килмәгән.
«Җир сөтен генә эчсәм ничек булыр икән? - дип уйлаган ул һәм, әнкәсенең зур шәмәхә күзенә карап, йомшак җил тарагы белән чәчен тарап җибәргән. -Ул мине йотканчы, мин аны йотыйм әле». Колын, күгелҗем төстәге иренен бүлтәйтеп, томан сөтен эчәргә керешкән. «Сөт эчәсе килүем дә басылыр, томан да бетәр, ә ул беткәч, кояш чыгар», - дип уйлаган ул. Колынкай томанны тыры-ша-тырыша эчә икән. Эчә-эчә, ул томан эченә кереп киткәнен сизми дә калган. Берзаманны туктап, як-ягына караса - әнкәсе дә юк, бүтән атлар да юк, ди.
Томан кимеми дә кимеми икән.
«Тукта әле: бу томанны кимерсәм нишләр икән? Минем тешләрем сөт теше ләбаса. Томан да сөт!» - дип уйлаган Колын һәм томанны тешләргә, кимерергә ябышкан.
Юк, томан таралмаган да таралмаган.
Колынның башына тагын бер уй килгән: «Тукта әле, сөт тоякларым белән тибеп куркытып карыйм әле, нишләр икән?» И тотынган Колын томанга тибәргә! Ал аякларына баса икән дә томанга арт аяклары белән тибеп торып җибәрә икән. Колынның тирә-ягында җилләр купкан, чык бөртекләре чәчрәп торган. Тик томан таралырга уйламаган да!
Аптырагач-йөдәгәч, Колын туктаган. Болын тып-тын икән. Колынкай колакларын сагайткан, һәм шунда дөп-дөп иткән тавыш ишеткән. Башта ул аны әнкәсенең тояк тавышына охшаткан. Әнием мине эзли, миңа таба килә, хәзер табып алыр дип көткән. Әмма әнисе юк та юк, ди.
Шунда ул дөп-дөп иткән тавышның тояк тавышы түгеллеген аңлаган. Дөп-дөп иткән аваз әнкәсенең йөрәк кагуы икән.
Колынкай шул тавышка таба киткән һәм тиздән әнисе янына килеп җиткән.
- Адашканда, синең йөрәгең типкәнне тыңларга кирәк икән, әнием, әйеме? -дигән Колын.
Әйе, адашканда да, адашмаганда да әнкәңнең йөрәге ничек тибүен онытмаска, әнкәң йөрәге типкән якка таба барырга кирәк. Шулай бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев