Көмеш кыңгырау

Нәҗәгайның ике гаскәре

Һәр караңгы Төннән соң Көн килә, Кояш чыга. Җиргә яктылык иңә, ә яшеннән, күк күкрәүдән соң җылы, шифалы яңгыр ява, ди.

Күкнең өченче катында (ә ул җиде катлы) Нәҗагай дигән Яшен Тәңресе яшәгән. Аның ике гаскәре булган.  Уң ягында кызыл атларга атланган, кызыл җиләннәр ябынган, кызыл башлыклар кигән гаскәр торса, сул ягында кара атларга атланган, кара җиләннәр ябынган, кара башлыклар кигән гаскәриләр рәте урнашкан.

Нәҗагай агай, утлы арбасына пар атын җигеп, Күк буйлап сәяхәткә чыгып киткәндә, бу ике гаскәр арасында гел ызгыш, гауга чыга икән. Кем көчлерәк, кем гайрәтлерәк, янәсе.

Җирдә яшәүче кешеләр бу ызгышны шомланып күзәтәләр. Әнә кара гаскәриләр кызыл җайдаклар өстенә ыргылалар, аларны Күк читенә кысрыклыйлар, тәмам харап итә язалар, әмма кызыл гаскәр дә бирешми, соңгы көчен туплап, кара гаскәрне үз өсләреннән алып ташлый да, үзе һөҗүмгә күчә. Шулай әле бер як, әле икенче як өстенлеге белән алыш берничә көн дәвам итә... Ахырда үтә дә шомлы манзара пәйда була: Күк гөмбәзенең читенә кызгылт кан дәрьясы җәелеп килеп чыга...

Кызыл җайдаклар белән кара җайдаклар үз көрәшләрендә ялгыз түгел, имеш. Кызыллар ягында Кояш белән Көн торса, каралар ягында — Төн белән Ай. Кызыллар гаскәре башында Ярыс дигән гайрәтле зат торса, караларны Пыран дигән күк алыбы җитәкли.

Бервакыт шулай Нәҗагай үз эше буенча Күкнең иң ерак читенә китеп барган. Тәңречелек мәркәзендә Ярыс белән Пыран үз гаскәрләре белән генә торып калганнар, һәрвакыттагыча, бу юлы да бәхәс чыккан — кемнең биләмәсе күбрәк, янәсе. Ярыс:

—   Күкнең күбрәк өлешенә мин хуҗа! — дип кәпрәйгән, ярсыган.

—  Юк, мин! — дип, тирә-якны пыран-заран китергән Пы­ран.

Шулай бәхәс — кычкырышка, кычкырыш — сугышка, сугыш кан коешка әверелгән. Башта утлы сөңгеләр белән бәрешкәннәр, аннары ук-кылычка тотынганнар, алары да сынып беткәч, кул көрәшенә күчкәннәр. Әмма күпме генә көрәшсәләр дә, яуда беркем дә өстенлек ала алмый икән. Шунда Пыран ярдәмгә Төнне чакырган. Төн алышның иң кызу бер мәлендә бөтен дөньяны дөм караңгылык эчендә кал­дырган. Пыран караңгылыкка күнеккән инде, ә менә Ярыс каушап калган, аның күңеленә курку-шом кергән... Пыран гаскәре җиңә башлаган.

Читтән күзәтеп торган Кояшка бу хәл ошамаган. Ул караңгылык артыннан килеп чыккан да бөтен Күк йөзенә нурларын сибеп җибәргән. Пыранның күзләре чагылган, бу­ыннары йомшап калган. Шушы мизгелдән файдаланып, Ярыс һөҗүмгә күчкән һәм Пыран гаскәрен Күк артына чыгарып аткан.

...Бу юлы да Ярыс, Кояш, Көн ягы җиңгән. Ә Пыран гарьлегеннән Төн карасы эченә кереп яши башлаган. Шул көннән башлап һәр караңгы Төннән соң Көн килә, Кояш чыга. Җиргә яктылык иңә, ә яшеннән, күк күкрәүдән соң җылы, шифалы яңгыр ява, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: