Мырауша белән Йөгерчек
Ул үзенең гырлаган тавышына уянып китте Уф, тирләпләр чыккан лабаса!
Мырауша, сыртына яткан килеш аксыл корсагын киереп, аякларын як якка сузды, авызын зур ачып иснәде, әмма күзләре ачарга иренде. Нык арыткан кичәгенәк. Валериан үсә торган үзәнлектә мәчеләрнең сабан туе бик шәп үтә. Быел да көрәштә Мыраушага тиңнәр табылмады. Өченче подъезддагы бохар мәчесе белән хәтәр алыштылар. Бохарның бил турындагы йоны йолкынып бетә язды. Ялгыш, дигән булып юри йолкыды аны Мырауша. Борын тишекләренә тулып бетте. Җиңелә башлавын сизгәч, бохар аяк чалырга тотынды. Алай хәрәмләшүгә киткәч, Мырауша, аның култык астына алгы аягын тыгып, кытыгын китер де, аннары шундый итеп чөеп җибәрде, мәйдан уртасындагы имән ботагы өстеннән очып, җиргә шапылдап төште бохар. Җиңүчегә шул имән тәбенә симез күсе бәйләп куйганнар иде. Мырауша, аны җилкәсенә салып, мәйданны өч мәртәбә әйләнде. Капчык сугышында унҗиде мәчене бәреп төшерде. Мәйдан әйләнәсенә тезелешкән песи балалары аның таза соры гәүдәсенә, күперенке койрыгына карап тордылар. Һи, сабантуй бит ул уен гына! Шәһәрдә аның кебек батыр мәче юк. Элегрәк аны Юанша Мырау дип йөртәләр иде. Хәзер хөрмәт белән Мырауша дип кенә дәшәләр. Моратша абзый, Әхмәдиша бабай, Миләүшә түти дигән кебегрәк. Ул бөтенесен дер селкетеп тора. Сул күзен кысып, ачуланыбрак караса, мәче халкы шундук чәчелеп юк була. Каршы килгәннәрен тырнап, колак-койрыкларын чәйнәп, елатып кайтарып җибәрә. Читтән бу тирәгә килеп чыккан этләргә дә, мыекларын тырпайтып, «ми-я-я-я-у-у!» дип кычкырып җибәрсә, эзләреннән җилләр исә.
Ниһаять, Мырауша иренеп кенә күзләрен ачты. Карасана, хуҗалары эшкә аш бүлмәсенең ишеген ябып киткәннәр. Аның аш салынган тәлинкәсе шунда калган инде, болай булгач. Карыны бик нык ачкан икән, шуңа уянган инде ул. Аның кебек куәт иясенә ач тору һич тә ярамый. Мырауша мускулларын уйнатып алды, мырлый-мырлый, тагын бер мәртәбә киерелде.
Чү! Нәрсә чикылдады? Әнә өй почмагындагы ярыктан бер тычкан чыгып, диван астына кереп китте. Йоннары елык-елык килеп тора. Шундук танып алды аны Мырауша. Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Йөгерчек бит бу. Кыланчык, әмма матур. Мырауша, йомшак кына басып, шул урынга китте. Йөгерчек теге ярыкны каплаган бәләкәй калай кисәген борыны белән төртеп чыккан. Мырауша калайны алгы аягы белән ярык өстенә кабат шудырып куйды. «Менә хәзер качып кара инде!» — диде ул эченнән генә. Чөнки фатирда идән астына керерлек бүтән тишек юк. Ул борынын диван астына тыгуга, тычкан телевизор янына йөгерде. Мырауша аның артыннан ташланды, чак кына койрыгыннан-каптырмады, әле дә Ходай саклады. Берсе качты, икенчесе юлын япты. Йөгерчек читкә тайпылды, Мырауша урындыкка килеп бәрелде. Китте куышу, Урындыклар шакылдады, диван япмалары идәнгә төште. Йөгерчек чикылдады, Мырауша хихылдады. Хуҗа әле кичә генә фарфордан эшләнгән тар муенлы чүлмәк алып кайтып, аны торшер янына куйган иде. Мырауша, тычканны тотарга сикергәндә, аларның икесен дә маңгае белән бәреп аударды, Качар урыны калмаган Йөгерчек чүлмәк эченә кереп китте. Ярсып килгән шәпкә Мырауша да башын шунда тыкты, ләкин җилкәләре чүлмәкнең тар муенына сыймады. Телен сузып караса да, тычкан эләкмәде. Ул башын алмакчы булды, тик йоннары, колаклары сыдырылып килгәнгә күрә, башы чыкмады. Аның коты ботына төште. Чүлмәк эче кап-караңгы иде, җитмәсә, тыны бетеп буылырга тотынды. Шуннан ютәлли-ютәлли башын чүлмәге белән өскә күтәргән иде, үзе дә авып китте, торшер тимеренә бәрелеп, чүлмәк тә чәлпәрәмә килде. Шулчак көтелмәгән хәл булды. Ни булды дисезме?
Йөгерчек беркая да качмады, алай гына түгел, Мыраушаның нәкъ каршына килеп утырды.
— Әйдә, мине тизрәк аша да, аннан эчең авыртыр,— диде тычкан, еш-еш сулап.
— Нәр-сә-ә-ә?! — дип, Мырауша аңа якынайды.
— Аша тизрәк, аннан эчең авыртыр, дим,— диде теге ишетелер-ишетелмәс сәер тавыш белән.
— Кемнең эче авыртыр, минемме? Мырауша, тырнакларын тырпайтып, алгы аяклары белән аңа үрелде.
Йөгерчек качарга уйламады, дошманның күзенә карап, болай диде:
— Мин йогышлы чир белән авырыйм. Бер кагылуың җитә... Бу чир йокса, черкидән алып филгә кадәр бар җан иясенең дә эче авырта.
Мырауша, үзе дә сизмәстән, артына чигенеп куйды. Шулай да бирелергә исәбе юк иде:
— Алдашасың!
— Алдашсам — ашап кара.— Йөгерчек шулай диде дә мәчегә таба атлады.
— Якын киләсе булма! — дип, Мырауша чигенә-чигенә арты белән диванга барып терәлде.
— Курыктыңмы?! — дип чикылдады Йөгерчек.— Мин кем дип мактанып йөргән буласың бит әле. Котың алынды!
— Бу дөньяда мине куркытырлык әйбернең булганы юк!
— Шулаймыни?! — дип сузды Йөгерчек.— Минем чир бөтен шәһәр халкын авырттырачак. Әгәр мине ашасаң, син үзең генә авырыйсың, башкалар сәламәт кала. Әйдә, коткар халыкны!
— Юк! Кит моннан, афәт!
Йөгерчек арт аякларында сикергәләп биергә кереште:
— Куркак, куркак! Мактанчык, мактанчыкның арты ачык!
— Курыктым ди, курыкмыйм!
— Алайса, коткар әти-әниләреңне, барлык мәчеләрне, шәһәр халкын коткар! Алар сиңа гомер буе рәхмәт укыр!
Мырауша алгы тәпие белән яңагын тотты һәм ыңгыраша-ыңгыраша болай диде:
— Тешем сызлый башлады, ашый алмыйм шул...
— Авызыңны гына ач, үзем кереп китәрмен мин! — дип, Йөгерчек аңа таба килә башлады.
— Минем сине күрәсем килми, кит моннан! — диде Мырауша һәм диванга атылды.
Ләкин тычкан аның артыннан үрмәләде. Мырауша диваннан аквариумга сикерде. Ул аның читенә басып калырга уйлаган иде, әмма эченә барып төште. Су тамчылары стенага ук чәчрәде, ә Мыраушаның куркудан йөрәге ярыла язды. Ул алгы тәпиләре белән аквариум читенә чытырдатып ябышты, гәүдәсе су эчендә калды. Бераздан Мырауша курка-курка гына сүз башлады:
— Әйдә болай килешик: мин сине чыгарып җибәрәм...
— Алайса, тишекне ач,— диде Йөгерчек.
Мырауша аквариумнан идәнгә сикерде дә, башын артка борган килеш, тычканнан күзен алмыйча, почмакка барып җитте, алгы аягы белән калайны чыжт итеп ярыктан читкә шудырды. Аннары, кабаланып, диванга, диваннан аквариумга чумды. Йөгерчек, тишеккә барып җитү белән, чикылдап көлеп җибәрде:
— Бер чирем дә юк минем. Синнән котылу өчен генә уйлап чыгардым. Хи-хи-хи!
Мырауша, ачуына чыдый алмыйча, аның өстенә сикерде, тик барып җитә алмады, чүлмәк ватыклары арасына килеп төште. Ул, ачулы мыраулап, ярыкны шатыр-шотыр тырмады. Бераздан тычканның үртәгәне ишетелде:
— Мактанчык! Надан!
— Мин сине барыбер эләктерәм! — дип ярсыды Мырауша.
— Юри әйттем, чынлап та чирлим мин.— Йөгерчекнең тавышы ярык кырыенда ук ишетелде.— Хәзер чыгам, әйдә аша!
Мырауша тагын «ә» дигәнче аквариумга менде. Йөгерчек идән астыннан чыкты да тәгәри-тәгәри көләргә тотынды:
— Көлеп үләм хәзер! Тагын алдадым. Сау-сәламәт мин! Синең башыңда бер грамм да акыл юк икән!
Шулай диде дә идән астына кереп юк булды. Мырауша хурлануыннан алгы аягы белән суга китереп суккан иде, су, чәчрәп, күзләренә керде. Күзләрен челт-мелт китереп ачып-япкач, көч-хәл белән идәнгә егылып төште. Йөгерчек әйткәннең кайсы дөрес? Кайсы дөрес булса да, ул аны алдады. Чүмеч кадәр башлы Мырауша үзенең койрык очы кадәрле тычканга алдатты. Надан икәнен ул күптән белә иде, чөнки бала чакта, әти-әниләре күпме үгетләсәләр дә, ул юньләп укымады. Менә хәзер ахмак икәненә чынлап та төшенде.
Җитмеш җиде көн, җитмеш җиде сәгать баш ватып утырганнан соң, ул хуҗалардан күзлек сорап алды һәм китаплар укырга тотынды. Балалар китапханәсенә йөри башлады. Әле бер, әле икенче китапханәнең уку залында Мыраушаның күзлек киеп, койрыгын урындыктан асылындырып укып утырганын күпләр күрәләр икән. Ләкин ул, күпме укыса да, үзенең бәләкәй Йөгерчектән ни сәбәпле алданганын аңлый алмый, ди. Бәлкем, аңа моны сез аңлатырсыз, дусларым? Мыраушаны күрергә теләсәгез, китапханәдә туры китерә аласыз инде. Элекке сыман, көче белән масаюын да ташлаган, диләр аны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев