Мыекбай белән Сыекбай
Песи Мыекбай тычкан Сыекбайны йоткан.
Ашыйсы килгәнгә түгел, тычкан булганы өчен генә йоткан. Тәмен дә сизмичә калган, соңыннан ник йотканына үкенеп тә куйган. Ә тычкан ары килгән, бире килгән, песи корсагыннан чыгарга юл эзләгән. Ул үзен песи корсагына эләктем, дип уйламаган да. Ялгыш чит ояга төштем, ояга кереп-чыгып йөри торган ишек бикләнде, дип кенә уйлаган. Шуннан бер почмакка поскан да, берәрсе ишек ачмасмы, дип көтә башлаган.
Ә аның үзеннән дә ныграк чикылдык баласы булган. Ул әнисен көткән-көткән дә аны эзли башлаган. Башта идән астыннан эзләгән, тапмаган, идән өстенә чыккан, аннан да тапмаган, шуннан соң ул диванда черем итеп яткан песи баласы янына менгән дә,аңа сыенып йоклап киткән.
Мыекбай кайткач, аларны шул хәлдә күргән.
- Бик шәп булды әле, әнисен генә түгел, баласын да кабып йотам! – дигән.
Тик нишләргә белми аптыраган. Тычкан баласын йотар иде, аңардан песи баласының исе килгән, песи баласын кочаклар иде – аңардан да тычкан исе килгән. Әллә тычкан да үз баласына әйләнгән инде?
Ул арада Мыекбай корсагындагы тычкан баласының якында гына икәнен сизеп алган.
- Мин монда улым! Мин монда! - дип кычкырган һәм чыгар өчен песи корсагын кимерә башлаган.
Песи бер өскә, бер аска сикергән дә , төчкереп җибәргән. Төчкерүе булган, авызыннан тычкан атылып чыккан. Әнисен күргәч, тычкан баласы аның кочагына ташланган, тик аңардан песи исе килгәнгә, тычкан аптырап калган. Ә икенче почмакта песи дугадай бөгелеп, күзләрен елтыратып мыраулаган.
Песи баласы белән тычкан баласы куышлы уйный башлаган. Идән астыннан бүтән тычканнар да чыккан һәм әйлән-бәйлән килеп, аларны түгәрәккә алганнар да җырлап җибәргәннәр.
Песи барган базарга,
Тәмле коймак сатарга.
Коймак пешеп җитмәгән,
Сату барып чыкмаган.
Мыекбай, Мыекбай,
Тычкан тота, тизрәк кач.
Шулай итеп тычканнарга да бәйрәм килгән. Тик песинең генә хәлләре хөрти булган. Кая гына караса да, тычкан исе борынына ярып кергән. Тотып берәрсен ашар иде, үз баласы белән бутаудан курыккан. Шулай аптырап утырганда хуҗабикәнең эте Акбай килгән.
- Нишләп болай аптырадың, Мыекбай дус? – дигән.
- Хәлләрем аптырарлык шул, - дигән песи. – Үз баламны тычканнардан аера алмыйм.
Акбай әйткән:
- Ә сез бергәләп песи белән тычканлы уйнагыз. Кайсы мияулый, шул синең балаң булыр, чикылдаганы – тычкан!
Шуннан болар песи белән тычканлы уйнарга тотынганнар. Уенга Акбай да кушылган. Песи үзе тычкан, бүтәннәр песи булган. Киткәннәр тегене куып. Тотып алулары булган, песи баласы мияулап җибәргән, тычканнар исә чикылдашканнар.
Шуннан соң Мыекбай баласын кочаклап алган, ә тычканнар кабат идән астына качканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев