Көмеш кыңгырау

МИКИ-КИ-КИ!

Беркөнне Кәҗә-Кәҗәләй радиодан ишетте: нинди­дер бер кәҗә туксан сигез телдә сөйләшә белә икән.

Шушы хәбәрдән соң Кәҗә-Кәҗәләйнең төн йокылары качты. Силос тәме килеп торган кәбестәне чәйни ал­мый азапланды, чәйнәгәнен йота алмый интекте. Соң­гы араларда шактый мантый башлаган Кәҗә-Кәҗә­ләй күзгә күренеп ябыкты — акшарлы мичкә сөяп куелган кисәү таягына әйләнде дә калды. Эшләр болай мөшкелләнсә, Хуҗа Насретдин ишәге кебек җан тәслим кылуың да бар. Шулай да Кәҗә-Кәҗәләй соңгы чиккә җиттем инде дигәндә генә үзен кулга алып өлгерде.

«Мин кемнән ким?! Нишләп әле мин дә башка кәҗәләр телен өйрәнмим? Мин булдыра ал­мыйм мәллә аны?» — дип уйлады ул.

Кәҗә-Кәҗәләй, җиң сызганып, чит телләр өйрә­нергә кереште. Иң элек ул җирән сакаллы кәҗәләр телен үзләштерде. «Бу телне мин чәйнәп кенә йот­тым»,— дип мактанганнан соң, Кәҗә-Кәҗәләй мыш­тым кәҗәләр телен өйрәнә башлады. Телнең бусы өйрәнү өчен бераз авыррак булып чыкты.

Кәҗә-Кәҗә­ләй «микокукио» сүзен әйтә алмый интекте. Бу сүзне аңа, һичшиксез, өйрәнергә кирәк иде. Чөнки бу сүз исәнләшүне аңлаткан сүз иде. «Микокукио» — безнең­чә «Сәлам, аңгыра сакал» дигән сүз.

Шуннан соң Кәҗә-Кәҗәләй сөзгәк тау кәҗәләре телен, иркен кыр кәҗәләре телен һәм тагын бик күп, бик күп кәҗәләрнең телен өйрәнде.

Хәзер Кәҗә-Кәҗәләй бик тырышып үз телендә сөйләшергә өйрәнә, дөресрәге, азаплана. Шактый интегә торгач, бер сүзне әйтергә өйрәнде Кәҗә-Кәҗә­ләй. Ул сүз «Мики-ки-ки» иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: