Куян туны
Алтай халык әкияте
Эссе кояш нурларыннан, язның җылы җилләреннән җепшекләнгән ап-ак карлар, гөрләвеккә әверелеп, елгага таба йөгерешә башлаган. Урман-кырлар ачылып, җирдән яшел үләннәр баш төрткән. Барча җәнлек-җанвар, кош-кортлар моңа сөенеп бетә алмый, бары тик ак тунлы куян гына күз яшьләрен түгә икән:
— Ап-ак карым, ак йомшагым, зинһар, китмә! Ак куянны, ак дустыңны ташлама! Кыш буе мин синең ак мамыктай ак көртләреңдә үземә оя кордым, шунда салкыннан сакландым, дошманнардан качтым. Ә бу кара җирдә, яшел үләннәр өстендә мине әллә каян күреп алачаклар да дошманнарым өстемә ташланачаклар... Ак кар, саф кар, зинһар, мине ташлап китмә!
Ак кар, бичара куянны кызганып, уйга калган. Аннары болай дип әйткән:
— Мин монда кала алмыйм. Әмма, теләсәң, синең ак туныңны үзем белән алып китәм. Ә син җәй өчен яңа соры тун тегәрсең. Кыш җитүгә мин яңадан әйләнеп кайтырмын, шунда синең ак туныңны да алып килермен.
Һәм алар шулай иткәннәр дә. Яз җиткән саен ап-ак кар куянның ак тунын үзе белән алып китә, озынколак исә җәй буе соры туннан йөри дә, кыш җиткәч кар дусты аңа ап-ак тунын китереп бирә икән.
"Җырчы казлар" китабыннан. Төзүчесе һәм тәрҗемәчесе - Разил Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев