Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Куян баласы Нуяк

Батулла бабай әкияте.

Тышта буран улый. Тик куян баласы Нуяк суыктан курыкмый. Аның мамык йонлы туны аша суык та, җил дә үтеп керә алмый.
Шулай да ямансу, күңелсез шул. Кар катламы аша кергән сыек яктылыктан башка бернәрсә дә күренми куян баласына
Куян баласы әле бик бәләкәй. Ул күп нәрсәне белеп тә бетерми. Их беләсе килә, барын да беләсе килә...
Тышта буран улый: ж-ж-ж-ж... ж-ж-ж-ж... Куянчык озын колакларын торгызып тыңлый: ж-ж-ж-ж.
Буран нинди була икән ул? Нинди җәнлек микән ул буран? Бертуктаусыз елый да елый. Әллә аның да карыны ач микән? Ә-ә, шулайдыр... Буранның әнисе дә азык эзләргә, сөт җыярга дип киткәндер дә кайта алмый ята торгандыр. Мескен! Күрергә иде, танышырга иде шул буран баласы белән...
Куян баласы арт тәпиләренә утырды да, муенын сузып, оя авызына карады. Әллә чыгып багыйммы? Әнкә куяннан эләгә инде эләгүен... Шулай да сынап карарга кирәк!
Куянчык башын тишеккә тыккан гына иде, кинәт әнисенә барып төртелде һәм куркып артка чигенде.
— Кая барасың? — дип кычкырды Әнкә куян.— Бар-бар, урыныңа утыр! Әнкәсе куянчыкны шелтәли-шелтәли эчкә этәрде.
—  Әле сиңа тышта йөрергә иртәрәк. Син әле бәләкәй, бернәрсә дә аңламыйсың!
Куян баласы, әнкәсен тыңлап та бетермичә, сөт имәргә тотынды. Ачыккан иде шул бәләкәй куян! Сөт куе, тәмле.
—  Уфф,— диде бәләкәй куян ашап туйгач.—Рәхмәт, әни! Әни, ни өчен син озак кайтмый тордың? Мине башка әнкә куяннар да килеп ашатмадылар... Мин сине көттем дә көттем, көттем дә көттем...
Әнкә куян ояның түренә үк барып утырды да баласын тәпиләре белән кочаклап иркәли башлады.
—  Шулай кирәк!— диде ана, көрсенеп.
—  Нигә алай кирәк, ә? — дип сорады куян баласы Нуяк. Әнкә куян сагышлы елмаеп куйды:
— И бала, бала, Нуяккаем, ахмаккаем, син кечкенә шул әле...
—  Әнием, әйт инде, нигә алай озак кайтмадың?
— Син озак ач торырга өйрәнсен өчен, балам... Түз! Бер көн ач торырга да, ике, хәтта өч көн ашамыйча түзәргә дә тиеш куян баласы.
—  Нигә алай соң? — диде Нуяк.
— Шулай кирәк, балам,— дип башлады сүзен Әнкә куян,— шулай кирәк. Әгәр куяннар сине ашатырга еш килсәләр, алар йөргән эзләр буйлап бүре килер.
—  Кем соң ул бүре?
—  Бүре...— Ана тагын авыр сулап куйды.— Бүре иң куркыныч дошманыбыз. Ул рәхимсез, куян балаларын һич кызганмыйча ашап китә. Менә шул бүре минем эзләр буенча килер иде дә сине ботарлап ташлар иде.
Бәләкәй куян күзләрен зур ачып, колакларын торгызып, әнкәсе сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлады.
Бүре! У-у, ул бик явыздыр инде. Әнкәсе булып әнкәсе дә бүредән курыккач, Нуяк кебек нәниләргә нишләргә соң? Бәләкәйләрне бер генә каба торгандыр инде ул бүре дип, ул әнкәсенә елышты.
—  Йомшак кар өстендә эзләр аерымачык булып күренәләр,— дип дәвам итте Әнкә куян,— андый эзләр бүрене туп-туры өнгә китерә. Каты кар өстендә эзләр калмый. Шулай да бер эздән гел-гел йөри башласаң, сукмакта ис кала. Куяннарның табанында тир бизләре бар. Менә шул тир исе эзгә сеңеп кала. Төлке тир исеннән килә.
—  Төлке нәрсә соң ул?
—  Бүредән кала — иң куркыныч ерткыч. Иң хәйләкәр дошманыбыз, белеп тор! Үз гомереңдә төлкеләр, бүреләр белән еш очрашырга туры килер.
Әнкә куян дошманнар турында озак сөйләде. Ул карчыганың үткен тырнаклары, ябалакның тавыш-тынсыз, җитез һәм котылгысыз һөҗүм ясап, куяннарны харап итүе, кыргый мәчеләр, авыл этләре турында энәсеннән җебенә кадәр аңлатты. Әле алары чүп кенә икән. Менә бүредән дә, төлкедән дә көчлерәк, мәкерлерәк ерткыч бар икән. Анысының исеме — аучы.
Өлкән куян бала куянга аучыдан ничек качып котылырга кирәклеге турында да әйтергә онытмады. Менә нинди икән ул дөнья! Менә нинди тормыш көтә икән бәләкәй куянны! Әнкәсе сөйләгәннәрдән куркып, Нуяк бөрешә төшә, бөрешкән саен кечерәя бара.
—  Әнкәй,— диде Нуяк, чак ишетелерлек итеп.— Әнкәем, безнең дусларыбыз бармы соң?
— Дусларыбыз бар! Бик күп,— дип җавап бирде Әнкә куян. Куянчыкның эченә җылы йөгерде. Ул, кыюланып китеп, Әнкәсенең куеныннан чыкты.
—  Кемнәр ул, кемнәр? — дип сорады ул.
—  Җәнлекләрдән күршебез тычкан, агач башындагы тиен, кош-кортлардан песнәк, чыпчык, каз, үрдәк...— дип санап китте әнкәсе.
—  У-у,— дип кычкырды куянчык, шатланып,— әнә никадәр дусларыбыз бар икән бит... Әнкәй, алар безне төлкедән, бүредән яклашырлармы соң?
—  Алар безне яклый алмыйлар шул, балам! — Әнкә куян тагын тынып калды.— Поши исемле гаять көчле, акыллы берәү бар да,— дип сөйләп китте ул, озак уйланып торганнан соң.— Төлке куа башласа, ябалак һөҗүм итсә, шуның янына йөгер. Алар пошидан курка. Ә поши безгә тими. Тик поши урманда яши. Без бит урманда сирәк булабыз. Без — кыр куяннары. Кыр куянына тормыш авыррак шул...
Тагын күңелсез булып китте. Әнкәсе туктады. Өн эче тынып калды. Тышта һаман буран улый. Өн эчендә ышык, җылы, рәхәт. Тамак та тук. Тик шулай да бәләкәй куянның күңеле тыныч түгел. «Дуслар кирәк, дуслар!» —дип уйлый куян баласы Нуяк. Ничек инде дуссыз-иптәшсез яшәмәк кирәк! Нуяк дуссыз яшәмәячәк! Үскәч, ул үзенә дус табарга тиеш, чын дус, көчле дус.
— Әнием,— диде ул, бераз уйланып ятканнан соң,— ә буран безнең дус була алмыймы соң? Ул да көне буе елый-елый әнкәсен көтте бүген. Ул да минем кебек ач торамыни ә?
Әнкә куян сагышлы гына итеп баласына карады.
— Ахмаккаем минем, аппаккаем минем! Буран ул җәнлек түгел, аның карыны ачмый.
Нуяк гаҗәпсенеп әнкәсенә карады.
—  Кем соң ул буран?
—  Ул — җил. Исә торган җил. Шул җил кар бөртекләрен бөтереп йөртә дә буран куба. Безгә ярдәм итә ул буран.
—  Әйттем бит, тагын бер дустыбыз артты. Ничек ярдәм итә ул?
Буран кар себереп алып килә дә куян эзләрен күмеп китә. Ә бүре белән төлкедәй ерткычлар безнең эзне югалталар, куянчык шатлыгыннан бии-бии кычкыра башлады:
—  Рәхмәт җил агайга! Рәхмәт буран дуска! Әйдә, ула, буран, ула!
—  Менә бүген дә синең янга килергә буран ярдәм итте.
Ана куян, нидер исенә төшкәндәй, урыныннан торды. Киерелде, рәхәтләнеп сузылды, арыганлыгын һәм йокы килүен селкеп төшерергә теләгәндәй «дрррт» итеп калтыранып куйды. Бәләкәй куян да аннан күрмәкче шул ук хәрәкәтләрне кабатлап барды.
— Ярар, балам, бик озак утырдым. Китәргә вакыт. Мин китим инде.

Куянчык тагын ялгыз калудан куркып елый башлады.
— Китмә инде...— диде ул,— мин бер үзем калырга куркам. Баласын шомлы өндә ялгызын ташлап китү Әнкә куянга
бик тә кыен инде.
—  И балам,— диде ул, бәләкәчнең башыннан сыйпап.— Әгәр дә абыйларың исән булса, бергә-бергә күңелле булыр иде дә бит...
Бәләкәй Нуякның игезәк туганнары булган икән, ал арны кычкырта-кычкырта, сасы көзән буып алып киткән икән.
— Мин дә синең белән барам,— диде Нуяк.— Мине дә сасы көзән килеп буар, мине калдырма, әнием!
—  Ярамый! Буран басылганчы китеп калыйм. Мин усак кимереп, сиңа тәмле сөт җыярмын, яме, үскәнем. Бер-ике көннән тагын килермен, яме, аппагым. Әгәр мин килә алмасам, сине башка куян килеп ашатыр, яме, йомшагым.
Куян баласы Нуяк, әнисенә үпкәләгән шикелле, өннең иң түренә сыенып мышкылдавында булды.
—  Елама, балам, елама,— дип юатырга тырышты әнкәсе Нуякны.— Өч-дүрт көннән мин сине тышка алып чыгармын. Җим-азык эзләргә үзең йөри башларсың, үз тамагыңны үзең туйдырырсың.
—  Син юри әйтәсең.
—  Юк, балам, мин алдамыйм. Дүрт көннән син өнне ташлап чыгарга тиешсең!
Шулай диде дә Әнкә куян өненнән чыгып китте. Ватык комбайн астындагы куыш тагын күңелсезләнеп калды. Бәләкәй куян йомарланып ятты. Буран тагын улый... Куян баласы Нуяк, бүреләр, төлкеләр, карчыгалар, зур-зур гәүдәле, куәтле пошилар турында уйлана-уйлана, буранның гел бер тавыш белән улавыннан йокыга киткәнен сизмәде дә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларга әкият батула әкияте