Көмеш кыңгырау

Кунак ашы - кара-каршы

Мәликә белән Сания - туганнар да, күршеләр дә, уку алдынгылары да.

Үзсүзлерәк булганга, Санияне Мәликә алай ук өнәп бетерми. Туганы булгач нишләсен?.. Аннары, бер сыйныфта укыгач, мәктәпкә дә бергә баралар, бергә кайталар.

Әнә, дүртенче сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән котлап, әниләре аларга бүләкне дә бер үк төрлене алган: җиләккә йөрергә дип, кәрзин бүләк иттеләр. Кәрзиннәре шулкадәр дә матур ки, уймак кебек, ди. Һәм шуңа да җиләккә төшүне кызлар аеруча түземсезлек белән көтеп алганнар, ди.

Әти-әниләре, аларны урманга озатканда:

- Савытларыгызны тутырып кайтсагыз, шәһәрдән килгән кур­чак театрына җибәрербез үзегезне, - дип вәгъдә биреп калалар.

Кызларның бәхетләре бар икән: урманга барып, озак та йөрмиләр, зур җиләклеккә тап булалар. Күз ачып йомганчы, кәрзиннәрен тутырып та куялар. Әниләрен куандырырга дип, чәчәкләр дә җыялар.

Җырлый-җырлый, кайту юлына чыгалар гына, аларга таба чабып килүче куянны күреп туктап калалар. Ә Озын Колак, кызу йөгерүдән көч-хәл белән генә сулыш ала-ала:

- Кызлар, акыллыларым! Зинһар өчен, ярдәм итә күрегез! Өемә зур кайгы килде - балаларым чирләп китте. Хәлләре бигрәк мөшкел. Җиләк ашыйсыбыз килә, аны авыз итсәк терелер идек, диләр. Өметем сездә генә... Ярдәм итегезче бәләкәчләремә... Яхшылыгыгызны онытмам!.. - дип ялвара, ди.

- Һе, акылың алтын икән! Синең балаларыңның җиләк ашыйсы килгәнне, безнеке килмиме? - ди Сания, чытлыкланып.

- Тукта әле, Сания! Кырт кисәргә ашыкма. Бәлки, чыннан да...

-  Кара, кара! Әллә куянны яклап маташасың инде?! Ни сөйләмәс ул Озын Колак! Бер дә балаларына түгелдер әле.

-  Их, кызлар, кызлар! Ышанмыйсыз икән, әйдәгез, барып карагыз! Тилмерешеп яталар бит җанкисәкләрем!.. - ди куян, еларга җитешеп.

Хәйләкәр дә инде бу Озын Колак! Мәликә кебек беркатлыларны, бәлки, ышандыра да алыр. Ә Санияне кармагына каптыра алмас!

- Авырыйлар икән, бар, үзең җый! Әнә тегендә генә җиләклек. Шулкадәрле күп, тәгәрәп кенә чүплисе.

- Бәләкәчләремне калдырып китә алсам икән! Сезнең алга да менә йөгерә-йөгерә генә чыктым... Яман каты йөткерәләр шул сабыйларым.

Җиләк тулы кәрзинен Мәликә куянга суза:

- Мә, йомшаккай, шифасы тисен! Балаларың тизрәк терелсен!

Ә Озын Колак, кәрзинне кулына алуга, рәхмәтен дә әйтергә онытып, куаклар арасына кереп күздән югала.

- Җүләр, тиле! Өеңдә нәрсә әйтәсең инде? Болай булгач, курчак театры тәтемәячәк үзеңә!

- Театр, дип, авыру куяннарны тилмертеп булмый инде. Җиләк йөткерүдән бик файдалы. Салкын тидергәндә, әнием һәрчак кип­кән җиләк чәе эчертә.

- Әллә чынлап ышандыңмы шул алдакчының сүзенә? Күр­мәдеңмени, кәрзинеңне эләктергәч тә, тизрәк шылу ягын ка­рады.

- Сабыйлары янына шулай ашыкты ул. Җиләкләрнең файдасы гына тисен!

Авылга кергәнче, алар башка сөйләшми. Сания юл буе эченнән генә Мәликәне тиргәп кайта: «Шулкадәр дә ышанучан булыр икән! Беркатлы!»

Мәликәнең үз уе: «Курчак театры, имеш. Анда бармаганнан әллә ни булмас анысы. Ә менә әнисе ни дияр? Шунысы гына шүрләтә. Кәрзине бигрәк уймак кебек иде шул! Юк, ул барыбер дөрес эшләде. Өйдәгеләр ачуланса ачуланыр инде...»

Ишектән керүгә, буш кул белән кайтуын күреп, чыннан да, әнисенең йөзе бераз кырыслана төшә:

- Эх, кызым, кызым! Күпме хыялланган идең, кәрзин алып бирсәгез, көн саен җиләк белән сыйлармын, дип. Ярый әле савытыңны гына югалткансың, үзең адашмагансың.

Мәликә исә, әнисенең кочагына сыенып:

- Ачуланма инде, әнием! Урманда җиләк гаҗәеп күп! Иртәгә үк күп итеп җыеп кайтырмын. Кәрзинемне югалтмадым мин, куянның авыру балаларына калдырдым.

Ул әнисе белән әтисенә түкми-чәчми урмандагы хәлне сөйләп бирә.

Сүзен тәмамларга да өлгерми, әтисе аны күтәреп үк ала:

-  Менә нинди булып үсеп килә безнең кызыбыз, әнисе! Булдыргансың, булдыргансың, балакаем! Гел шулай мәрхәмәтле, ярдәмчел бул! - ди ул, кызын аркасыннан сөеп.

Ә әнисе янчыгыннан җәһәтрәк акчасын алырга ашыга:

- Дөрес эшләгәнсең, кызым! Без дә сүзебездә торабыз. Чәй эчеп алыйк та, билетка йөгерерсең. Мә, менә акча.

Алар гөрләшеп табын артына утыра. Әнисе пешергән тәмле пәрәмәчләре булганда, җиләксез дә бик тәмле!

Ә Саниягә килсәк... Ул, эре кыяфәт белән генә түргә үтеп, җиләк тулы кәрзинен өстәлгә китереп куя. Әнисе шулкадәр сөенә ки:

- Әтисе, кара әле, кара! Кәрзинен тутырып ук кайткан ләбаса кызыбыз! Вәт булдыргансың, балакаем!

- Йә, ярый, әни. Күп сөйләшергә вакытым юк, билетка йө­герәсем бар. Чәеңне китер тизрәк!

Җиләкне өстәлнең иң түренә куеп, чәй табынына җыйналалар.

-  Нәрсә, кызым, Мәликә бөтенләй дә җыя алмадымыни? Кулында кәрзине дә күренмәде.

- И-и, җүләр лә ул!.. - Сания куян очратуларын, аның белән булган әңгәмәне бәйнә-бәйнә тезеп китә.

Ул сөйләгән арада, әтисенең йөзе караңгыланганнан-караңгылана бара. Әнисенең күзендә дә яшь бөртекләре чалына. Тик Саниянең әлеге үзгәрешкә бер дә исе китми. Әнисенең, уфтанып:

- Әй, кызым, кызым!.. Авыру балаларга җиләгеңне кызган­дыңмы? - дигәненә игътибар да итми, дорфа гына кулын селти.

- Куй әле, әни! Ярый, мин тукландым. Клубка ашыгыйм... - дип, үзенә тиешле акчаны сорый. - Алгы рәтләргә билет беткәнче алып калырга кирәк! Йөгерим...

Мәгәр әтисенең кырыс тавышы аны бүлдерә:

- Әнисе, бернинди театр да юк аңа! Башта гаебен танырга өйрәнсен! Миһербансыз бала үстерәбез икән ләбаса!

- Әй, кызым, кызым!.. - ди әнисе дә, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

...Шушы вакыйгадан соң ничәдер көн узгач, Мәликә, ниндидер шакылдау ишетеп тәрәзәдән караса, ни күрсен!.. Бәй, теге куянкай килгән түгелме соң? Янында балалары да сикерешә.

- Рәхмәт сиңа, юмарт кыз! Кечкенәләремә җиләкләреңнең шифасы тиде бит! Инде менә сихәтләнделәр дә. Ягез әле, балакайларым, рәхмәт әйтик әле апагызга бергәләшеп! Сез дә аның кебек мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсегез!

Куяннар бер-бер артлы Мәликәгә баш ия. Һәркайсының карашында - мөлаем елмаю.

- Ә менә бу кәрзиннәрдәге җиләкләр - бездән сиңа күчтәнәч, шәфкатьле кыз! Берсе үз кәрзинең булса, калганнарын кечкенәләр, сиңа бүләккә дип, үзләре үрде.

Рәхмәтләрен кат-кат әйтә-әйтә, тирә-як күршеләрне гаҗәпкә калдырып, куяннар, берсен берсе узарга теләгәндәй сикерә-йөгерә, йөгерә-сикерә, җиләкле урман ягына китеп баралар, һәм, Сания ишеләргә яхшы сабак булып, Мәликәләрнең тәрәзә төбендә җиләк тулы җиде кәрзин генә торып кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: