Көмеш кыңгырау

Кнопка борын

Бик матур бер авылда Ләйлә исемле кыз яши. Менә шул кыз үз-үзенә һаман: «Нишләп минем буем кыска икән?!», - дип уйланып йөри. Аның иң зур хыялы - тизрәк зур үсү! Агачлар кадәр булып! Айсылу Имамиева әкияте.

Беркөнне әнисе Ләйләгә кызыл-кара шакмаклар төшкән пәлтә алып кайт­ты. Ләйлә бик сөенде. Шул минутта ук, әнисенә киеп күрсәткәч, күрше әбисе янына йөгерде. Тик күзлеген кияргә оныткан әби Ләйләне күркә итеп күрде:

- Әй бу хәерсез күркәне! Ник каршы капкадан керә инде, ә? Акбай бәйдән ычкынса! - дип уфтанып, Ләйләне куарга ук тотынды.

- Әби, бу мин! - дигәч кенә аптырап туктады. Танып алгач, рәхәтләнеп бер көлде дә, пәлтәне котлап, тәмле конфетлар алып чыкты.

Ә Ләйләнең күңеле барыбер күтәрелмәде, аның бу вакытта тагын да тизрәк зур үсәсе килә башлаган иде инде. Күркә кадәр генә булып йөр, имеш! Бер дә кызык түгел!

Буе кыска булуы өстенә әле Ләйләнең борыны да кечкенә. Уймак кадәрле кечкенә генә борын. Тик бу хәлгә борчылмый кызчык. Хәтта үртәсәләр дә исе китми. Нәкъ менә борыны кечкенә булганга, аны әнисе «Кнопка борыным» дип сөя бит. Ә бу чакта Ләйлә үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп хис итә.

Әйе, Ләйләнең буе тәбәнәк, борыны да кнопка кебек кенә. Шулай да аның башкалардан өстен бер сыйфаты бар. Ул хайваннарның, кошларның телен белә. Моны Ләйлә үзенә биш яшь тулган көнне аңлады. Беренче тапкыр шул күрше әбисенең Күркәсе белән сөйләшкән иде ул. Менә ничек булды бу сөйләшү...

Күркә аның янына горур гына атлап килде дә:

- Кнопка борын, әйдә сөйләшәбез, - дип куйды.

Ләйлә башта бик нык аптырады. Аннан, үзен-үзе кулга алырга тырышып:

- Син кешеләр телен беләсеңмени? - дип сорады. Күркә, гөлдер-гөлдер килеп көлгәннән соң:

- Юк, мин үз телемдә сөйләшәм, ә менә син без - кош-кортлар һәм хайван­нарның телен аңлыйсың. Онытканчы, туган көнең белән котлыйм! - дип, Ләйләне тәмам аптырашта калдырды.

- Ә бу көнгә кадәр нишләп сез миңа берни дә сиздермәдегез? - дип сорады Ләйлә.

- Мондый сәләте булган кешеләр бу турыда биш яшь тулган көннән баш­лап кына белә алалар. Әйтергә кирәк, синең кебекләр хәзерге вакытта Җир ша­рында бишәү генә, - дип аңлатты Күркә.

- Алайса, минем бүген икеләтә шатлыклы көнем. Хәзер үк барысына да сөйлим! - дип, өйгә таба борылган Ләйләне Күркәнең шелтәле тавышы туктат­ты:

- Әгәр дә мәгәр бер генә кешегә булса да бу турыда әйтсәң, безнең телне шундук онытачаксың! - диде ул.

- Кызганыч, - дип башын иде Ләйлә.

- Нишләтәсең, канун шундый, аны бозып булмый. Бераз гына сүзсез тордылар. Шуннан Ләйлә:

- Нигә син мине Кнопка борын дип атыйсың? - диде.

- Без барыбыз да сине шулай дип атап йөртәбез, - диде Күркә.

- Кемнәр?

- Мин, куяннар һәм башка йорт хайваннары.

- Кызык!

- Сине хәтта әниең дә шулай дип атый бит, - дип, танышуны тәмамлады Күркә.

Буйлары да бер үк булгач, бик тиз дуслашып китте алар. Күркә Ләйләне гел Кнопка борын дип атап йөртә башлады.

Ә беркөнне Күркә аны читлектәге куяннар белән таныштырырга булды. Читлектә яшәүче өч куян да Кнопка борын Ләйлә белән танышуларына бик шатландылар һәм шундук үзләрен борчыган сорауларын сөйләп киттеләр.

Яз башында ук урман тавыгы Көртлекәй куяннарга бер китап бүләк иткән. Ул шулай вакыт-вакыт куян дуслары янына кунакка килергә, килгән саен әллә нинди серле бүләкләр алып килергә ярата икән. Бу китап та гади китап түгел, серле китап. Аны укыган саен укыйсы килеп тора, ә язылган һәр сүзе тылсым­лы, ди. Тик китап тышына эленгән йозакның ачкычын калдырырга оныткан хәтерсез урман тавыгы. Шуңа да куяннар яңа дуслары Кнопка борын Ләйләдән ачкыч сорадылар.

- Миндә ачкычлар юк, аларны ясый да белмим. Әти дә, ачкыч кирәк булса, шәһәргә бара, - дип җавап бирде Ләйлә.

- Шәһәр... Ул бит бик ерак, - диде Күркә, гөлдер-гөлдер килеп.

- Алайса, урман тавыгы Көртлекәй янына барырга кирәк! - диде өч куян да берьюлы.

Менә шуннан алар - Кнопка борын Ләйлә, өч куян һәм Күркә - урманга таба юл алдылар. Ләйләнең әти-әнисе эштә, дәү әнисе янына күрше әбисе кергән, һәм алар чөкердәшеп чәй эчеп утыралар. Кнопка борын, куяннар һәм Күркәнең чыгып китүен сизүче кеше булмады. Урман авызы ерактан гына күренеп торса да, сөйләшә-сөйләшә баргач, озын юл да кыска булып тоелды.

Менә алар урманга килеп тә җиттеләр.

Урман зур һәм куе. Агачлар бер-берсенә бик якын үсеп утыралар, алар ара­сыннан үтеп тә булмый. Ярый әле бер тар гына сукмакны табып алдылар. Шул сукмактан урман эченә кереп киттеләр. Хәтерсез Көртлекәйне эзләп озак йөрисе булмады. Сукмак туп-туры урман аланына чыга икән. Ә бу якты, ачык аланда урман тавыклары ял итеп утыралар.

Көртлекәй куян дусларын шунда ук танып та алды. Аны күргәч, куяннар да чын күңелдән сөенделәр. Урман тавыклары кунакларны тәмле кыр юасы, кипкән җиләкләр белән сыйлады.

Ниһаять, куяннар китап турында сүз башладылар.

- Әй! - диде хәтерсез Көртлекәй. - Мин бит бөтенләй онытканмын.

Шуннан кесәсеннән төрле төсләр белән балкып торучы бер яфрак чыгар­ды. Бу яфракка язылган хәрефләрнең барысын да кычкырып укып чыккач кына китапның ачылачагын аңлатты.

Яфракны алып, Көртлекәйгә рәхмәтләр әйткәч, кайтыр юлга кузгалдылар. Серле китап турында сөйләшә-сөйләшә кайтып та җиттеләр. Капка төбендә үк аларны Ләйләнең әнисе каршы алды. Ул кызының кайдалыгын белми аптырап беткән, бик борчылган иде.

- Нишләп әйтми чыгып киттең, кызым, мин бик борчылдым бит! - дип, Ләйләне күтәреп алды.

Куяннар, оялып, тәпи очлары белән колакларын бөтерә башладылар. Ә Ләйлә әнисенә бер сүз дә әйтмичә чыгып китүенә бик үкенде. Башка беркай­чан да алай эшләмәячәкмен, дип, үз-үзенә ант итте. Ләкин никадәр генә теләсә дә, хайваннар телен аңлавын әйтә алмый иде ул. Шуңа да әнисен кочаклады һәм, елмаеп:

- Әни, мин башка беркайчан да алай эшләмәм, - дип кенә әйтә алды.

Ә китап, чыннан да, тылсымлы булып чыкты. Бу серле китаптагы кызыклы хәлләр, матур әкиятләрне укысаң, син көннән-көн тизрәк үсәчәксең, матур, акыллы булачаксың. Ә Ләйлә китапны тулысынча укып чыкса, хайваннар те­лен беркайчан да онытмаячак икән. Шуңа да хәзер Кнопка борын Ләйлә, куян­нар һәм Күркә кич саен китап укыйлар. Бу серле китап алар тормышын кызык­лы, шатлыклы итә. Ышанмасагыз, әнә Ләйләнең үзеннән сорый аласыз. Ә мин бер дә алдамыйм.

Айсылу Имамиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: