Көмеш кыңгырау

Әкият боткасы

Гаҗә-ә-әп! Кемнәр генә уйлап чыгара икән бу әкиятләрне, ә?

Әби әйтмешли, башлы кешеләр бар да инде дөньяда, име?
Уйнарга да чыкмыйча, бөтен каникул буена гел әкият кенә укып яттым өйдә. Бигрәкләр дә кызык нәмәрсә икән ул әкият дигәннәре! Әкәмәт инде менә. Ниндиләре генә юк ул әкиятләрнең!
Сыңар күзле пәриләр турында дисеңме, җиде башлы пиратлар турында дисеңме, авызыннан ут чәчеп торган Чикыл баласы Нуяклар, битен-кулын юарга иренгән Нечкәбилләр, бал ташучы Мойдодырлар турында дисеңме, сертотмас Кирлемәннәр, алдар Шомбайлар, синьор Помидорлар, тычкан баласы Чипполлинолар турында дисеңме...
Әй ул Чипполлино турындагысын укыгандагы көлүләрем! Эчләрем катып бетте. Үләм дип торам. Ашарга утыргач та ашап кына булмый бит, малай. Гел көләсе килә...                           Менә ул Чипполлиноны бер Нупогоди куа. Артыннан инде. Чипполлино куян кебек чаба—тоттырмый тегеңә.
—  Һиннәй-лүк!   Һиннәй-лүк! — дип   үчекли-үчекли чаба.
Нупогоди аның артыннан сыптыра. Тоткач, тәмләп ашамакчы була ул Чипполлиноны.
—  Мин  өч  көн  ашамадым  синең  аркада,— ди,— әйдә, мин сине ашыйм, Чипполлино!—ди.
Чипполлино тегеңәргә телен чыгарып күрсәтә дә — һоп! — катык шешәсенең эченә кереп чума. Мескен Нупогодиның күзләреннән җиде-сигез яшь бөртеге атылып чыга шундук, авыз читеннән селәгәйләре агып төшә. Бик тә ашыйсы килә бит инде аның, котырып. Өч көн ашамыйча торып кара әле син менә. Үзен, нишләрсең микән? Шул шул!
Шуннан соң...
Кай төштә калдым әле? Ә... әйе... ашамакчы була бу бер савыт вәринҗәне. Карлыганныкын түгел. Кура җиләгенекен. Кура җиләгенеке тәмле була. Әйе...
Кая калган идем әле? Ә... Шуннан соң Карлсонга әйтә бу: әгәр дә мәгәр, ди, минем олы абыемны кабат кеше итмәсәң, ди, мин синең җиде башыңны да чабып өзәм, ди. Куркып кала инде теге, билгеле. Моның алдына тезләнеп ялвара башлый бу: фәлән-төгән, ди, үтермә генә, үтермәсәң — ярты байлыгымны бирәм, ди. Аңа гына риза булмасаң, бердәнбер кызымны ал, әнә, ди. Шуннан Карлсон Үги кызны чакырып китерә дә үз янына, әйтә: шулай-шулай, ди, фәлән-фәсмәтән, ди, менә бу Белмәмеш сине сорап килгән, ди. Ярты байлыгым белән бергә мин сине аңа бирәм, ди. Бирә ул шулай итеп. Ә Алдарга шул гына кирәк тә! Тиз генә төпсез капчыгына тегенең ярты байлыгын тутыра да — әллүк! — кеше-мазар күргәнче дип, бакча артыннан гына өенә элдерә...
Юлда моңа бер шалкан очрый. Синьор Шалкан. Исәнләшәләр болар. Шомбай әйтә:
— Бай әфәнде, мин сезгә хезмәтче булып ялланыр идем,— ди,— бала караудан курыкмыйм, ди, колонкадан су ташый алам, ди. Тагын әллә нәрсәләр эшли алам ди инде шунда. Тик бер шартым бар, бай әфәнде, ди бу, өегездә тебелизор булса гына эшләргә риза, ди. Билгеле инде, байның яман да ачуы килә моңа. Җикеренә башлый. «Син — ахмак!—ди.— Синең белән уйнамыйм мин мәңге,— ди.— Машинаң үзеңә булсын, саран тәре»,— ди. Шулай ди дә, бераз еламсырап, китеп бара...
Ә-ә-ә... Иң кызыгын әйтергә онытканмын икән әле. Чөгендер чәчкән әби турындагысын. Менә, ичмасам, анысы кызыкның да кызыгы! Туктале, әби чәчәме соң әле ул чөгендерне әллә бабаймы? Их, хәтердән чыккан! Онытылган! Юкса, кичә генәме шунда, әллә өченче көн генәме укыган идем бит! Сезгә хәзер әби чәчкән, дисәм, ялганлавым бар. Бабай чәчкән, дисәм, әбине кая куясың? Әби хәтле әби! Уенчык түгел бит ул шкаф тартмасына салып куярга...
Юк, болай булмый. Бу әкиятне мин сезгә иртәгә сөйләрмен. Укып килгәч. Хәзер сөйләсәм, буталып бетәрмен дип куркам...
Җенем сөйми укыган китапларын бутап-ялганлап сөйләүчеләрне!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: