Көмеш кыңгырау

Кигәвен изгелеге (Галимҗан Гыйльманов әкияте)

Изгелекнең дә төрлесе була шул — берсе үлемнән алып калса, икенчесе һәлакәткә китерә...

Яшәгән, ди, яланда Кигәвен. Тереклеккә, җан ияләренә бик күп зыян салган ул. Әле аланга килеп чыккан берәр сыерны яисә сарык бәрәнен бимазалый, әле якындагы юлдан үткән арбалы атка каныга йә бул маса шул ат-арба иясенең җилкә тамырына хәтәр угын батыра икән... Шул рәвешле, юлында очраган һәр җан иясен борчып, аларның хәләл канын эчеп гомер үткәргән ул. Шуңа күрә дә бик күп каргыш ишеткән.

Беркөнне Кигәвенгә «акыл кергән». «Ярар, җитәр дөньяда каргалып яшәргә! Бүгеннән башлап бер тамчы кан эчмим, гел изгелек һәм яхшылык эшлим, ризыклансам да, чәчәк суын тәмләп кенә яшим, билләһи газыйм!» — дигән ул.

Шулай дип ант итүе булган, аның үткен карашы алан урта­сында хәл җыеп ятучы юлчыга төшкән. Җылы кояш нурлары астында оеп, җиләс җилгә иләсләнеп ятучы бу адәм затының ал каны бик тәмле булыр иде дә, Кигәвен сүз биреп өлгерде шул инде. «Юк, ярамый, кеше канын эчмим дигәч эчмим!» — дип, тагын бер тапкыр антын ныгытып куйган ул.

Шулвакыт, җир йөзе купкан шикелле, каяндыр бик каты гөрелдәвек тавыш ишетелгән. Үзе дә сизмәстән, Кигәвен күккә атылган. Шунда ул алан буйлап томырылып килүче кыргый атлар көтүен күреп алган. Тагын бер-ике ыргылсалар, алан уртасында яткан юлчыны таптап-изеп китәчәк болар... Тиз генә очып барып, аның тәненә очлы угын батырса, уяныр иде уянуын... Юк, ярамый, беркемгә дә зыян салмаска ант итте лә ул...

Кигәвен күктә эленеп торган җиреннән кузгалмаган. Ат­лар көтүе юлчы өстеннән чабып үтеп киткән. Юлчының тәне җәрәхәтләнеп, суелып-сыдырылып беткән. Баш очында безелдәп торган Кигәвен тавышына игътибар итәрлек тә хәле калмаган аның...

Әкиятнең мәгънәсе шунда: изгелекнең дә төрлесе була шул — берсе үлемнән алып калса, икенчесе һәлакәткә китерә... Анысы изгелек тә булмый инде аның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: