Кем юләррәк?
Гарәп халык әкияте.
Көннәрдән бер көнне пыялачы агай шәһәрдә «юләр» аты чыккан кешегә болай дип сүз каткан:
— Бөтен юләр кеше пыяла вата, ә син ялкауланып өйдә ятасың. Иртән торып урамга чык та тәрәзә пыялаларын ватып йөр. Миңа да ярдәмең тияр, пыяла куючыга эш артыр.
Юләр бәндә, моны тыңлап, иртән урамга чыккан да бии-бии шушы пыяла куючы өенең тәрәзәләренә таш томыра башлаган.
Пыяла куючы кич өенә кайтып керсә, бөтен тәрәзәләренең ватылганын күреп, теге юләр янына йөгергән.
— Нигә минем тәрәзәләрне ваттың? — дип килә-килүгә аның өстенә ташланган ул.
— Нигә мине ачуланасың? — дигән юләр бәндә. — Син үзең тәрәзә ватарга куштың бит.
— Мин бит сиңа минекен түгел, ә башка йортларның тәрәзәләрен ватарга кушкан идем! — дип ярсыган пыяла куючы.
— Мин башка кешеләрнең тәрәзәләрен ватсам, алар башка пыяла куючыларны чакырырлар иде. Ә син үз тәрәзәләреңә үзең пыяла куячаксың, димәк, эшсез калмаячаксың, — дигән аңа «юләр» кушаматлы бәндә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев