Кем җиңүче?
Берәүнең өч улы булган. Малайлары бер заман өчесе дә үсеп буйга җиткәннәр. Шуннан бу кеше әйткән:
— Улларым, дигән, мин сезне, дигән, өчегезне дә берьюлы өйләндерәм. Сез, минем яныма аерым-аерым кереп, үзегезнең кемне яратуыгыз турында әйтерсез. Мин өчегезгә дә бердән туй ясап, яраткан кызларыгызны алып бирермен,— дигән.
Әүвәл олы улын дәшеп керткән:
— Улым, дигән, синең кем кызын аласың килә? — дигән.— Үзең сөйгән кызны алып бирәм, әйт, оялма,— дигән.
Малае атасына әйткән:
— Закир абзый кызын алам,— дигән.
Анысы чыгып киткәч, әтиләре уртанчы улын дәшкән:
— Улым, дигән, мин сине өйләндерәм. Миннән оялма, әйт, кем кызын алып бирим? — дигән. Бу да:
— Закир абзый кызын алып бир,— дигән.
Янә кечесен дәшкән, анысы да шулай әйткән. Ахры, теге кыз бик матур нәрсә булгандыр.
Шуннан бу кеше улларын өчесен берьюлы дәшкән дә әйткән:
— Улларым, Закирның кызы бер генә. Сезнең өчегез дә шуны алма кели. Бер кызны өчегезгә дә алып булмый. Сез, дигән, өйдә булган хәтле акчаны алыгыз да чыгып китегез. Кайсыгыз кызыклы нәрсә алып кайтыр, Закир кызы шуңарга булыр,— дигән.
— Ярар,— дигәннәр егетләр, аталарыннан акча алганнар.
Чыгып киткәндә аталары әйткән:
— Берегез дә нәрсә алганыгызны икенчегезгә әйтмәгез,— дигән.
Егетләр чыгып киткәннәр: берсе киткән Энәле ягына, берсе киткән Бураш ягына, берсе киткән Борнаш ягына (Энәле, Бураш, Борнаш — авыл исемнәре). Алар киткән, азында өч-дүрт мең чакрым җир.
Олы улы, йөри торгач, бик кыйммәтле бер көзге алган. Икенчесе бик кыйммәтле бәягә палас алган. Кечкенәсе: «Дөньяда моннан да кирәкле бер әйбер дә юк инде»,— дип, бер алма алган. Болар кайтканда өчесе дә бер станциягә туры килгәннәр. Вокзалда очрашканнар. Өч туган бер-берсеннән исәнлек-саулык сорашканнар. Шуннан әйбер табу турында да сүз чыккан. Олы агалары әйткән:
— Мин көзге алдым, менә карыйк әле,— дигән. Көзгене кесәсеннән алган да, бергә караганнар. Карасалар, Закир абзыйның кызы үләргә ята. Ничәмә мең чакрымнан күренә көзгедән.
Олы агалары шул чагында әйткән:
— Беребезгә дә булмый икән, бу үлә икән инде,— дигән. Уртанчылары әйткән:
— Минем паласым бар, сәгатенә өч мең чакрым кайта. Шуңарга утырабыз да кайтабыз,— дигән.
Кечкенәләре әйткән:
— Мин алма сатып алдым. Шуны ашаткач, нинди үлә торган кеше дә терелә,— дигән.
Болар, паласка утырып очып, тиз генә кайтып җитәләр. Кыз хәл эчендә ята икән, ди. Баралар да теге алманы ашаталар. Кыз шуннан сикереп тора, элеккедән дә матуррак була.
Йә, хәзер кыз кемгә була инде?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев