Көмеш кыңгырау

Күбәләк

Илсөяр Иксанованы без шагыйрә буларак беләбез. Ә ул бит әле балалар өчен дә яза. Менә монда матур гына, моңсу гына әкият куйдык, кереп карагыз, яме.

Яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Исеме Айсылу икән. Үзе, нәкъ исеме төсле, ягымлы, айдай нурлы, сөйкемле булган.

Айсылу көн үсәсен көн үскән, ай үсәсен ай үскән, өч ел дигәндә, өч яшенә җиткән. Бик матур җәйге көннәрнең бер­сендә өч яшьлек бу зур кыз дәү әниләренә авылга кунакка кайткан. Әй матур икән дәү әниләре яшәгән авыл! Күргән кеше күреп туймас, күрмәгәнгә сүз белән генә сөйләп булмас! Авылдан ерак та түгел гаҗәеп болын бар икән.

Безнең Айсылуыбыз әнә шул болынга төшеп киткән. Ул мондагы матурлыкны күргән дә хәйран калган. И-и, андагы чәчәкләр, и-и, аларның хуш исләре, күзнең явын алырлык төсләре. Агы-зәңгәре, алы-кызылы, сарысы-шәмәхәсе!.. Вак аерчалысы, эре таҗлысы...

Якынрак килеп, бер аллы-гөллесен иснәргә дип иелүе бул­ган, чәчәк, таҗ яфракларын җилпеп, очкан да киткән. Кызчык тәмам аптыраган моңа, бераз өнсез торгач кына телгә килгән:

- Әй, чәчәк, чәчәк! Син ничек шулай оча аласың? - дигән ул. Чәчәк болыннарны чыңлатып көлгән:

- Юк, мин чәчәк түгел!

- Чәчәк! - дигән Айсылу. - Син - чәчәк! Үртәмә мине. Әйт, ничек очасың?

- Мин чәчәк түгел! - дип кабатлаган тегесе. - Мин - Күбәләк! Кү-бә-ләк! Шулай дигән дә, канатларын җилпеп, биеккәрәк күтәрелгән.

- Тукта, тукта! - дип аяк очларына басып, аның артыннан үрелгән кыз­чык. - Күбәләк! Синең исемең нинди матур! Әйдә, бергә дус булыйк. Минем синең белән уйныйсым килә, - дигән.

Күбәләк Айсылуның күлмәк итәгенә килеп кунган:

- Син үзең дә күбәләк төсле, - дигән.

Чынлап та, чәчендәге ал тасмасы, бала итәкле җиңел күлмәге белән Айсы­лу күбәләккә охшап тора икән.

- Мин күбәләк түгел, мин - Айсылу! - дигән ул. - Оча да белмим...

- Ай-сы-лу, - дип кабатлаган Күбәләк. - Синең дә исемең бик матур. Әйдә, алайса, бергә уйныйк. Тик син мине кулыңа алма. Канатларымны имгәтерсең. Минем канатларым бик нәфис, - дигән дә очып киткән.

- Тукта, Күбәләк! - дигән Айсылу, артыннан йөгереп. Тик аллы-гөлле болында, меңәрләгән чәчәкләр арасында аны күздән җуйган. - Кайда син, дус­тым? - дип кычкырган еларга җитешкән кызчык.

Шулвакыт Айсылуның каршысында гына үсеп утырган чәчәк тибрәлеп куйган.

- Мин монда! - дип, болынны яңгыратып көлеп җибәргән чәчәккә чүгәләгән Күбәләк.

Алар, куышып, качышып, бик озак уйнаганнар. Күбәләкнең нәфис канат­лары талган, Айсылуның нәни тәпиләре арып беткән.

- Айсылу! - дигән Күбәләк һәм чәчәкләр арасында утырган кызның итә­генә килеп кунган. - Күрәсеңме, кояш йокларга китеп бара. Әнә чәчәкләр дә берәм-берәм күзләрен йома башладылар, сиңа да өеңә кайтырга вакыт. - Чынлап та, чәчәкләр дә күзләрен йома икән, - дип гаҗәпләнгән кызчык, як-ягына каранып.

- Карасана, зәңгәр кыңгыраулар башларын бөтенләй түбән игәннәр...

- Әйдә, мин сине озата барам, - дигән дә Күбәләк Айсылуны бакча башына кадәр озатып куйган.

- Сау бул, Айсылу! Бәхетле бул!

- Тәмле йокы, Күбәләгем! Иртәгә тагын болында очрашырбыз, яме.

- Мин инде иртәгә болында булмам. Анда башка күбәләкләр очар, син алар белән уйнарсың.

- Юк, минем синең белән генә уйныйсым килә. Син бит - минем дустым, -дигән Айсылу, ризалашмыйча.

- Мин бүген китәм шул... -Кая?

- Кояш артыннан китәм мин...

Айсылу, кызарып, офык артына төшеп баручы кояшка караган. Бик-бик моңсу булып киткән аңа.

- Китмә! - дигән, Күбәләгенә ялварып. - Китмә! Кал! Миңа синнән башка күңелсез булыр...

- Мин сиңа килермен. Ап-ак күлмәк киеп килермен. Көт! - дигән дә канат­лары белән Айсылуның битеннән сыйпап очып киткән, ди, Күбәләк.

Айсылу күпме генә эзләсә дә, таныш Күбәләген башка очратмаган. Ак күлмәк кигәннәре дә, аллы-гөлле канатлылары да аның белән теге Күбәләк төсле сөйләшмәгәннәр.

Күп еллар үткән. Җәйләрне көзләр, көзләрне кышлар алыштырып торган. Шундый кышларның берсендә, Айсылу әнисе белән урамга чыккан. Чыккан да... өнсез калган.

Бөтерелеп-бөтерелеп, мамык кебек кар ява икән. Шундый йомшак, шун­дый эре икән кар бөртекләре... Үзләре, нәкъ тере төсле, очынып-очынып әйләнәләр... Айсылуның беркайчан да мондый кар яуганын күргәне булмаган.

- Күбәләк кар! - дигән әнисе, сокланып.

Күбәләк кар... Күбәләк кар! Әнә күпме алар ап-ак күлмәк кигән күбәләкләр! Кайсысы соң аның күбәләге?

- Килдеңме, дустым? - дип, кулларын сузган Айсылу. Бер зур кар бөртеге аның учына килеп кунган.

Искиткеч матур, бизәкләре гаҗәп нәфис икән кар бөртегенең... Тик... Айсылу сокланып карап та туя алма­ган, канатлары эреп тә беткән. Кызның кулында бер тамчы су гына калган. Озак, бик озак карап торган ул учындагы тамчыга. Тамчы, кояш нурлары төшеп, күбәләк канатлары кебек аллы-гөлле төсләргә кергән. Шунда капылт кына Күбәләгенең «Тик син мине кулыңа алма, канатларымны имгәтерсең. Минем канатларым бик нәфис...» дигән сүзләре хәтеренә төшкән.

-  Нишләдем мин?! Нишләдем... - дигән Айсылу, өзгәләнеп. - Мин Күбәләгемне бөтенләйгә югалттым...

- Юк, - дигән аны күзәтеп торган әнисе. - Син югалтмадың. Син таптың. Учыңа кара. Ул - тормыш тамчысы. Анда күбәләк канатларының балкышы да, диңгезләрнең тирәнлеге дә, чишмәләрнең моңы да, бу дөньяның гаме дә бар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: