Көмеш кыңгырау

Казыма чокыр башкага!

Көннәрдән бер көнне Көньяк Америка урманнарының патшасы Арыслан, урманындагы тәртипне тикшерергә уйлап, сәяхәткә чыккан.

Бер алан яныннан үтеп барганда, Арыслан ни күрсен: зур гына Маймыл бәләкәч Кырмыскаашарны һавага чөеп уйный, ди! Мескенкәй менә-менә шапылдап җиргә сеңдем дигәндә генә, Маймыл аны янә кулыннан яки аягыннан тотып алып тагын югарыга ыргыта икән. Ә үзе, бәләкәчне һавага очырткан саен:
-Абзыкаем, абзыкаем, дип әйт! һәр үтенечегезне берсүзсез үтәрмен, диген! Сезнең нәсел җәнлекләре көндез йоклый, төнлә уяу. Шуңа күрә, йокымнан уянуга, банан, җиләк-җимеш җыелган, тәм-том яныма китереп куелган булсын! - дип кабатлапмы-кабатлый икән.
Куркудан өне алынган Кырмыскаашар, Маймылдан төшерүен үтенеп:
- Аб-бб-зыкаем! Аб-бб-зыкаем, дим! Ни кушсагыз, шуны үт-тт-тәрмен, дим, - дия-дия, мәрхәмәт сорап ялвара, ди.

Арыслан, мондый башбаштаклыкны күрүгә үк, Маймылны әлеге тәртипсезлегеннән туктатырга уйлап:
- Шып! Бу ни бу? Ни кыланыш, нинди кәмит? Яле, җибәр кечкенәкәйне хәзер үк иреккә! - дип, тизрәк тегеләр янына ашыккан.
Маймыл үз батырлыгы белән бик мавыккан булган шул. Артында урманнар патшасы торганлыгын да абайламыйча, ул:
- Өйрәтмә, үзем беләм! Телим икән очыртам, телим икән кычкыртам! Бик кысылып торсаң, хәзер үзеңне дә аның артыннан томырам!-дигән Арысланга тәккәббер генә.
Ә Кырмыскаашар һаман да:
- Аб-аб-абзы-каем, дим. Үт-үт-үтәрмен, дим. Кыз-з-з-ганы-гыз, зинһар, кыз-з-ганыгыз! - дия-дия, шыңшый-шыңшый елап, Маймылга ялварыпмы-ялвара икән.
Маймылның туктарга һич исәбе юк, ди. «Ныграк куркытсам, һәр теләгем сүзсез дә үтәлер», -дип уйлаптыр инде, ул:
-  Чикләвекнең иң эресен, бананның да иң өлгергәнен генә алып килермен, диген! Тәмледән-тәмле җимешләр белән генә сыйлармын, диген. Сүз бир!-дип, куркудан дер калтыраган мескенкәйне һаман да югарыга ыргытуын белә, ди. Кырмыскаашарның кычкыра да алмас хәлгә җиткәнлеген абайлап, җиргә төшерүе булган... Шул чакны үзе дә һавага очмасынмы! Маймыл шунда гына, артында урманнар патшасы Арыслан торганлыгын, кем кулына эләгүен чамалап алып:
- Гафу сорыйм сездән, Олуг хуҗабыз! Мин бит Кырмыскаашар белән шаярып кына уйнадым, - дип, куркуыннан-каушавыннан койрыгын кыскан да соң... Аның акланырга маташуына Арысланның гына артык исе китмәгән. Маймылның гафу үтенүенә дә карамастан, урманнар патшасы:-Үзеңдә кечкенәкәй хәлендә булып карале! Таты әле очу ләззәтенең тәмен! -дип, «шук батырны» югарыга селтәвен дәвам иткән.
Ә Маймылның урманнар хуҗасының көчле дә, шул ук вакытта гадел-мәрхәмәтле дә икәнлеген ишеткәне булган. Шуңа ул:
- Берсен дә кыерсытмас идем! Киресенчә, үземнән көчсезләргә ярдәм кулы сузып, аларны һәрчак яклар идем! Гафу итегез! Зинһар, гафу итегез! -дип ялвара-ялвара, Арысланнан төшерүен үтенгән, ди.
Арыслан чыннан да мәрхәмәтле булган шул. Маймылны очырта-очырта ярыйсы гына сабак биргәннән соң, шук-шаянны иреккә җибәргән.
Әмма урманнар хуҗасы аны иң әүвәл, кечкенәләргә, көчсезләргә һичкайчан да зыян-зәүрәт салмам, дип ант иттергән. Исән-имин ычкынуына сөенеп, агач башына үрмәләгән Маймыл артыннан олуг хуҗа:
-Тик кара аны, сүзендә тормасаң, яхшылык көтмә! Карарымны ыруыгыздагы башка маймылларга да хәбәр ит! Мин хуҗа булган урманда иминлек булырга тиеш! Кыерсытуларга, җәбер-золымга беркайчан да юл куймам! Аңладыңмы? - дип, нык кына итеп кисәтеп тә калган.
Агач башына кунаклаган Кырмыскаашарга да Арыслан:
- Ә син миңа моннан ары маймылларның төнлә кылган бөтен кырын эшләрен дә җиткереп барырсың. Карарымны үз ыруыгыз җәнлекләренә - кырмыскаашарларга да җиткер! Көндез бу маймыллар үз карамагымда булыр! Ә кичен урманыбызда тәртип урнаштыруга сез - кырмыскаашарлар җаваплы! - дип, үз сүзен әйткән.
Шушы вакыйгадан соң гадел Арыслан хакимлек иткән урманда яшәүче маймыллар агачларыннан төшмиләр, ди. Төшсәләр дә, башка җәнлекләр булмаганда гына, агачлары яныннан алай ук еракка китмичә генә, сикергәләшеп, бераз уйнап-шаярып алалар икән. Алай-болай онытылып китеп шуклана башласалар, кырмыскаашарлар, шаян Маймыл белән булган вакыйганы исләренә төшереп, аларның хәтерен мизгел эчендә яңарталар, ди. «Казыма чокыр башкага - үзең төшәрсең!» диеләме әле халык мәкалендә?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: