Көмеш кыңгырау

Карунлансаң, аздан да коры калырсың

Болай булгач, карун - кем инде?

Ике кабан дуңгызы баласы - Каракай белән Очлы Борын, урманда йөргәндә, әле узган көз үк чикләвеккә бай имән күреп кайткан булганнар. Ә инде быел, ул агачның чикләвеге өлгерүгә, шул якка барырга уйлаганнар, ди. Әмма берсе, Очлы Борын исемлесе, карунрак икән. Бу кабан дуңгызы, яз башында ук имән агачы янына барыр юлның кыскарагын сайлап, алдан ук хәйләсен корып куйган, ди: «Ә ни өчен әле мин шундый уңдырышлы имән агачының чикләвеген кем беләндер бүлешергә тиеш?!»

Әле, җитмәсә, янәшәсендә атлаучы Каракай:

- Әгәр дә без күргән имән агачы чыннан да уңдырышлы булса, иптәшләребезне дә дәшәрбез, - димәсенме!

Очлы Борын: «Кара син моны! Өлешкә үзенең керүе генә җитмәгән, башкаларны да чакырырга исәбе, һе! Чакырмый гына торсын!» -дип, уйлаганын тизрәк тормышка ашырырга ниятләгән.

Бераз юл үтүгә, ул:

- Нигәдер аягым авырта. Мин бераз ял итеп алыйм, син бара тор, -дигән дә, чирәм өстенә яткан, ди.

Каракайның:

- Ничек мин сине калдырып китә алыйм инде? - диюенә дә Очлы Борынның җавабы әзер икән.

- Имәнгә башкаларның да тап булуы бар. Агач янын узган ел көздән үк чистартып, төпләрен йомшартуыбызга беркем­нең дә исе китмәс! Чикләвекләрне күрүгә үк, синеке-ми-неке дип тормаслар, җәлт сыйлана башларлар! Шуңа күрә дә сиңа, һичшиксез, ашыгырга кирәк! Бераз хәл алуга, мин дә сине куып җитәрмен, - дип, Каракайны юлын дәвам итәргә күндергән.

Ә үзе, Каракай китүгә: «Әнә аягым авырта диюемә ничек шатланды! Ул да, мөгаен, чикләвекләрнең күбесен үзенә алырга дип, хәйлә корып килгәндер әле»,-дип нәтиҗә ясаган.

...Каракай агачлар арасына кереп югалуга ук, Очлы Борын имән янына турыдан гына сыпыртырга булган. Тизрәк барып җитү өчен, кызу-кызу элдерткән, ди. Әмма бераздан, юлын тагын да кыскартырга теләп, кыеккарак борылса... Аһ-ваһ килеп чабып барганда, юл өстендә чокыр барлыгын абайламыйча абынып китеп, чокырга мәтәлеп төшмәсенме! Аягын чын-чынлап имгәт­мәсенме!

Очлы Борын авыртудан ыңгыраша-ыңгыраша күпме яткан булыр иде, Каракайның:

- Көтә-көтә аптырап беттем. Аннан инде, бик озак күренмә­гәч, үзеңне эзләргә үк чыктым. Бөтен урманны айкаттың, дус­кай!-дигән тавышын ишетеп, аңа бераз җан кергән керүен. Ул, сөенеп: - Сине куып җитәм дип, юлны кыскартасым килеп, туры сукмактан гына элдерткән идем дә... Йөгереп барганда, сикәлтәле чокырны күрмичә, бирегә тәгәрәдем. Әнә аягымны һич кыймылдата алмыйм, -дияргә ашыккан.

Каракай Очлы Борынның алгы аягына күз салса, аның шеш­кәнлеген күреп аһ иткән.

- Аягыңны тайдыргансың бит! Хәзер урынына утыртам мин аны. Авыртуын бераз авыртыр, әмма түз! Чөнки башкача аягыңа баса алмаячаксың, - дигән дә тегенең аягын үзе ягына шундый да нык итеп тарткан ки... Очлы Борын авыртудан хәтта урманны яңгыратып кычкырган.

- Әйттем бит, бераз түзәргә туры килер дип. Менә булды да! Бераздан авыртуы да басылыр!

Чыннан да, озакта үтмәгән, Очлы Борын, ыңгыраша-ыңгыраша булса да, Каракай ярдәмендә торып баскан. Көч-хәл белән генә диярлек, табышлы алачыкларына да килеп җиткәннәр болар.

Әмма Очлы Борынга: «Чокырда ятып, байтак вакыт үтелде. Эх, каһәр! Мөгаен, Каракай теге чикләвекләрнең күбесен ашап та бетергәндер инде...»-дигән карунлыгы һич тынгылык бирмәгән.

Ә коткаручысы, Очлы Борынның ни уйлаганын сизгәндәй:

- Чикләвекләрне җыйганнан соң, куаклар арасына яшердем дә, башкалар табалмаслык итеп яфраклар белән япкач кына, сине эзләргә киттем,-дип, Очлы Борынга куаклар арасындагы биек яфрак өеменә күрсәткән. Аннары яшерелгән чикләвекләр өеме янына алып килгән дә:

- Сине эзләп барганда, дусларыбызны да дәштем. Тиздән алар да бирегә килеп җитәр. Ә имән быел шундый да уңдырышлы иде ки!.. Чикләвекләр һәммәбезгә дә җитәрлек!-дигән.

Болай булгач, карун - кем инде?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: