Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Караңгы төндә

Бүген язучы Фирдәүс Әһлиянең туган көне. Игътибарыгызга язучының бер әкиятен тәкъдим итәбез.

Кечкенә генә бер шәһәр читендә, тын, аулак тыкрыкта, агач багана башында яшәгән, ди, Электр лампочкасы. Ул тормышны бик яраткан, шуңа да кич саен шатланып һәм куанып кабына икән. Чөнки шушы урамда яшәүче барлык кешеләрнең дә исән-имин өйләренә кайтып җитүләрен теләгән ул, шуңа күрә гел ярдәм итәргә тырышкан. Бигрәк тә кышларын һәм көзләрен, бозлы юлда таеп егылмасыннар, аяк-кулларын имгәтә күрмәсеннәр, пычракка бата күрмәсеннәр дип, бигрәк тә әйбәт яктырткан ул тирә-юньне. Дөрес, анда башка лампочкалар да булган булуын, әмма алар бу Лампочка кебек тырыш түгел, күбрәк моңа салыналар икән.
Ярый әле Лампочканы илһамландырып торучы булган: юл аша гына, каршысында гына үсеп утырган чибәр, яшь Каен кызы икән ул. Лампочка аңа сокланып караган, Каен кызы хәтта аның төшләренә дә керә торган булган. Бигрәк татлы булган ул төшләр!..
...Кыш көне була бу хәл. Бер заман кинәт көчле җил куба, буран котырына башлый. Башка лампочкалар тизрәк бер-бер артлы сүнеп бетәләр, безнең Лампочка бөтен тыкрыкта берь-ялгызы кала: кешеләр адаша күрмәсеннәр, юлдан язмасыннар дип борчыла ул, Каен кызын да караңгы төн уртасында ялгызын калдырасы килми.
Шулай итеп, кешеләр барысы да өйләренә кайтып җитәләр, тәрәзәләрдә утлар алына, күңелле генә ашап-эчкәч, алар тынычлап йокыга китәләр.
Ә батыр Лампочка һаман яна соңгы көчен җыеп булса да, буран эчендә әйләнә-тирәне яктырта ул. Чөнки, әгәр дә сүнсә, бөтен дөньяның дөм-караңгыда каласын белә. Ярый әле Каен кызы үзен дәртләндереп тора.
— Син үзеңне йолдыз дип хис ит,— ди ул,— йолдызлар да бит әнә чиксез галәмне армый-талмый яктырта!
Лампочка, чыннан да, үзен йолдыз дип хис итә һәм таң якынлашып килгәндә инде тәмам хәлдән таеп, йолдыз сыман җем-җем итеп тора башлый...
Яктыргач, монтер абзый килеп, бар лампочкаларны тикшереп чыга. Калган бөтенесе шунда ук «ялт» итеп кабына, алар бит төне буе йоклап, ярыйсы гына хәл җыйган була. Ә безнең Лампочка, менә сүнәм, менә сүнәм дигән сыман, һаман җемелди дә җемелди...

Монтер абый, бераз башын кашып торганнан соң, үзен йолдыз дип хис иткән Лампочканы урыныннан борып ала да,, аны башка, гап-гади лампочка белән алмаштыра. Ул аның нинди батыр Лампочка икәнен белми шул...

Фирдәүс Әһлия, «Ак күгәрчен» китабыннан. 1990 ел.

Фирдәүс Әһлия (Фирдәвес Әсәдулла кызы Әһлиуллина) 1954 елның 11 октябрендә Казанда туа. 


Ф. Әһлия әдәби иҗат эшчәнлеген студент елларында тәрҗемәче буларак башлый. 1976 елда Татарстан китап нәшриятында татар язучыларының «Запах мяты» исемендә русча чыккан җыентыгында ул тәрҗемә иткән берничә әсәр урнаштырыла. Тора-бара ул үзе дә татар телендә оригиналь әсәрләр язуда каләмен сынап карый: балаларга атап әкиятләр иҗат итә, яшьләр альманахы «Идел»дә кыска хикәяләрен — нәсерләрен, парчаларын бастыра.

Шулай да Ф.ӘҺлияне үзенчәлекле каләм иясе итеп таныткан әсәрләр — сәнгать кешеләре турында сәнгатьле сурәтләү алымнары белән язылган документаль повестьлар һәм хикәяләрдер. 

Ф.Әһлия шигърият бабында да активлык күрсәтә — балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр, җырлар яза. Ул — «Кояш баласы» һәм «Ике Тәңре» исемле ике шигъри китап авторы. 
Шагыйрә соңгы елларда, үз иҗатының офыкларын киңәйтә барып, борынгы татар халык авыз иҗаты җәүһәрләре — бәет, кыйсса-дастаннар һәм гомумтөрки әдәби традицияләре калыбында бүгенге заманның фаҗигаләрен чагылдырган эпик яңгырашлы әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә уңышлы гына тәҗрибәләр ясый («Сак-Сок фөрьяды», «Соңгы кыл авазы» һ.б.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев