Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Кактус һәм кына гөле

Әкият.

Кактус һәм кына гөле

Кактус элек хәзерге Кактус гөле кебек булмаган. Ул, башка гөлләр кебек үк, яфраклы гөл булган. Матур булган, исле булган.

Бервакыт ул Кына гөле белән дуслашкан. Бергә су эчкәннәр, Кояш нурында коенганнар... Шулай матур гына яшәгәндә, кемдер гайбәт тараткан: янәсе, Кына гөле үзенә Кояш нурын күбрәк ала икән дә, Кактуска җылы бик аз кала икән... Кына гөле Кактус гөле исәбенә яши, аның хәләл өлешенә керә, имеш...

Бу хәбәр Кактуска җитә калган. Ул, үч итеп, Кына гөлен каплап киткән, аны якты көннән яшергән һәм бөтен Кояш нурын үзенә ала башлаган. Нурсыз калган Кына гөле шиңгән, аның чәчәкләре яктылык, җылылык җитмәгәнлектән төссезләнгән, ямьсезләнгән...

Әмма Кояш мондый гаделсезлеккә озак түзеп тора алма­ган, җиргә төшеп, Кактус гөлен өтеп-яндырып алган. Бер генә яфрагын да калдырмаган. Шунда гына Кактус үзенең нинди начарлык эшләгәнен аңлаган, һәм Кына гөле каршына килеп гафу үтенгән, тәүбә иткән...

Менә кайда сынала ул игелеклелек, олы җанлылык! Кына гөле шәп-шәрә калган Кактусны кызганып куйган һәм аңа берничә бөртек чәчәген өзеп биргән... Тик ул Кактусны бары бер тулысынча кичерә алмаган.

Шуңа күрә дә бу ике гөлне янәшә куярга ярамый, диләр.

Кактус һәм роза гөле

Кына гөлен хаксызга рәнҗеткәне өчен, Кактус гомере буе үзен битәрләп яшәгән. Нинди матур гөлне зәгыйфьләндерде, үзе көлкегә калды, җитмәсә, күпме гомер башкалар чәчәген алып, башкалар матурлыгын үзләштереп яши бит! Ә менә үзенең беркемгә дә яхшылык эшләгәне юк. Нәрсә эшли алсын инде ул шәп-шәрә, чәнечкеле тәне белән?! Ә эшлисе килә!

Шулай борчылып яшәгәндә, аның янына таҗлары теткәлә­неп, сабаклары сыдырылып беткән Роза гөле килеп чыккан.

— Ни булды сиңа, дускай? — дип сораган Кактус.

— Менә шул инде минем ачы язмышым, — дип зарланган Роза. — Иң матур чәчәк дип, гел миңа үреләләр, йолкыйлар... Бөтен сабагым сызлый, бөтен тәнем җәрәхәтле... Ичмасам, синең кебек чәнечкеле булсам иде!

— Роза туташ, башка бервакытта да алай димә. Безнең язмыш сезгә төшә күрмәсен. Син — матурларның матуры... Син — гөлләрнең таҗы... Син — безнең куанычыбыз, горур­лыгыбыз, мактанычыбыз... — дигән Кактус.

— Барыбер минем түзәр әмәлем калмады, шул матурлыкка кул сузалар да инде... Сулам мин, көннән-көн сулам...

— Беләсеңме, дускай, әйдә болай итик, — дип сөйләнгән Кактус, — сине үткән-сүткән һәр түбән җан рәнҗетмәсен өчен, мин сиңа бераз чәнечкеләремне бирим. Әнә алар миндә күпме!

— Юк, Кактус, мин синең чәнечкеләреңне ала алмыйм. Табигатьнең төп канунына каршы барырга теләмим. Бу канун буенча, алган әйбергә каршы ни дә булса бирергә кирәк...

— Алайса, миңа бераз чәчәгеңне бирерсең. Миндә бит чәчәк аз. Кына гөле биргән берничә бөртек кенә... Яфракларым бөтенләй дә юк... Бөтен эчем-тышым ачы яшь белән тулган...

— Мин риза, Кактус...

— Рәхмәт, Роза...

Шул минутта ук Роза гөленең сабагына энәләр куна, ә Как­тусның чәчәге Роза чәчәген хәтерләтә башлый...

Шулай шул. Искә алганыгыз да бардыр: кайбер кактуслар­ның чәчәге Кына чәчәге кебек, ә кайберләренең чәчәге Роза гөлен искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев