Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Кабартма (әкият)

Норвег халык әкияте.

Бер хатынның эреле-ваклы җиде баласы булган. Хатын, ка­мыр басып, кабартма пешерергә куйган. Өйгә хуш ис таралган. Җиде бала, җиде яктан килеп, әниләреннән кабартма сорарга тотынганнар. «Сабыр итегез, оланнарым,— дигән ана,— бераз өсте генә килсен, сезнең җидегезгә дә, бабагызга да өлеш чыгарырмын». Моны ишеткәч, кабартманың коты алынган, һәм ул табадан сикереп, тәгәрәп киткән.

Әнисе, бабасы, җиде бала кабартманы куа чыкканнар. Ка­бартмадан җилләр искән! Тәгәри торгач, аңа урманчы агай оч­раган. «Кил әле, тәмле кабартма, ашап куйыйм үзеңне»,— ди икән бу. Кабартма көлгән генә: «Уңган анадан, кыбырсык бабайдан, такылдавык балалардан качтым мин. Сиңа гына тот­тыраммы соң?!»

Тагын тәгәрәп киткән бу. Кызыл кикрик әтәчкә, тавыкка, үрдәккә очрап, алардан котылган. Аннары ата казга тап булган. Аңа да шул ук җавап: «Уңган анадан, кыбырсык бабайдан, такылдавык балалардан, урманчы агайдан, акыллы баш тавыккайдан, кызыл кикрик әтәчкәйдән, үрдәккәй-түгәрәккәйдән котылдым, синнән генә тоттырмам инде».

Озак тәгәрәгән кабартма. Ниһаять, моңа дуңгыз очраган. «Әз генә туктап торчы, кабартма, туйганчы карыйм үзеңә,— дигән ул.— Әнә, урманны күрәсеңме? Әйдә, бергәләп узыйк аны. Икәү булгач курыкмабыз». Җитәкләшкән дә киткән болар. Бара торгач, юлларын елга бүлгән. Елга кичү дуңгызга берни түгел, йөзә дә чыга, ә кабартмага кыенрак. «Утыр танавыма,— дигән дуңгыз.— Мин сине елга аша алып чыгам. Су тисә, тө­сең китәр».

Кабартма риза булган. «Тырт» итеп дуңгызның танавына сикерүе булган, тегесе — һап, кабып та йоткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев