Исемсез кала язган Божан турында әкият
Борын-борын заманда җан ияләренең берсенең дә исеме булмаган, имеш. Аларның исемсез булулары кешегә дә байтак кыенлыклар тудырган. Җан ияләре җыелышканнар да, үзләре арасында иң акыллы җан иясенә исәпләнгән Кеше белән киңәшләшмәкче булганнар, үзләренә исем табуны аңа йөкләгәннәр.
Ә Кеше берничә тәүлек йокламыйча, бу проблеманы чишү юлын эзләгән. Төрле авазлардан сүзләр ясап, ул сүзләрне каен тузына язып, бер капчыкка тутырган. Барлык җан ияләрен үз янына җыйган һәм һәр җан иясенә ике каен тузын сайларга мөмкинлек биргән. Исемсез калудан куркып, Кеше янына иң беренче селәүчән шуышып килгән. Икенче булып – күсе, өченче булып – куян, аннан соң тезелешеп ат, керпе, каз, юлбарыс исем сайларга килгәннәр. Беренче булып килгән селәүчән беренче исемне сайларга тиеш булган. Тик җан ияләре арасында ризасызлык, тавыш-гауга чыккан. «Ул – җан иясе түгел! Аны исем сайлауда катнаштырмаска?» – дигән юлбарыс ысылдып.
- Мин җан иясе генә түгел, җаннар иясе! Мине урталай өзеп, өчкә, дүрткә бүлеп карагыз! Минем һәр өзелгән өлешем яши алачак! – дигән селәүчән.
Кеше дөреслек белән хөкем итмәсә, җан ияләре берсен-берсе ботарлап та ташлый алыр иде!
Селәүченгә исем сайларга мөмкинлек биргәннәр. Ул:
- Мин сусыз бөтенләй яши алмыйм. «Су» һәм «ал» сүзләрен миңа бирегез. «Суалчан булам!» дигән.
Җирәбәдә күсе өлешенә «күләгә» исеме чыккан, ә Күсе:
- «Күләгә»гез дә, «күл»егез дә үзегезгә калсын! «Күсе» миңа җитә, мин «Күсе» исеменә риза! дигән.
Җыелышка йоклап кала язган аю:
- «Күләгә»не миңа калдырыгыз, зыяны тимәс! Икенче исемем «бал» булсын! – дигән, ди.
Куян үзенә «Кушколак» дигән исем сайлаган.
Икешәр исемле булыр өчен ат үзенә «дага», керпе – «инә», каз – «канат» дигән сүзләрне дә алганнар, шуңа күрә инде атны – дагасыз, керпене – инәсез, казны – канатсыз итеп күз алдына китереп тә булмый.
Җан ияләре таралышыр вакыт җиткәндә, исем сайларга божан очып килеп өлгергән.
- Сиңа исем калмады бит инде, соңга калдың! дигәннәр аңа калган җан ияләре бертавыштан.
- Мин үземә «божан» дип исем куштым. Очып килгәндә үк сез мине искә төшерми кала алмассыз! дигән дә кешенең колак төбенә үк килеп бызылдаган. Үз тирәсендә әйләнгәләп очып йөрүче божаннан кеше, чынлап та, куркып калган.
- Ярар! Божан булсаң булырсың, без сиңа йокы дигән сүзне дә исем итеп өстәп бирәбез. Гомереңнең күп өлешен йоклап уздыр! Безгә зыяның гына тимәсен! дигән ул.
Җан ияләре кешенең үзенә дә исем сайлау мөмкинлеге биргәннәр. Ул «акыл», «кием», «дус» исемнәрен сайлап алган.
- Мин киемсез дә, акылсыз да, дусларсыз да яши алмыйм. Сез барыгыз да минем дусларым булып калсагыз иде! дигән. Божаннан башка җан ияләре кеше белән дус булып яшәргә сүз биргәннәр, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев