Йөзә торган утрау
Ләйләгә әнисе песи баласы бүләк иткән.
Ләйләгә әнисе песи баласы бүләк иткән. Песи баласы Ләйләне, Ләйлә песи баласын бик яраткан. Песи баласы кая барса, Ләйлә шунда, Ләйлә кая барса, песи баласы шунда барган. Кыз йокларга яткач, песи баласы аның куенына кереп йоклаган.
Бервакытны әнисе Ләйләгә каз бәбкәләрен су буена алып төшәргә кушкан.
Песи баласы йоклаган булган, аларның су буена киткәнен сизми калган. Уянгач, Ләйләне эзләп ул да су буена төшеп киткән. Ләйлә су читендә тупырдап ята, каз бәбкәләре аның тирәсендә йөзеп йөри һәм аркасына ук менеп кунаклыйлар икән.
Песи баласының да суда йөзәсе килгән. Тәпиен суга тидереп йөзмәкче булган, бата язган. Шуннан карап-карап торган да, Ләйләнең сыңар башмагын тартып төшергән һәм аңа утырып су эченә үк кереп киткән.
Суга кереп китүе булган, балалары янында каңгылдашып йөргән ана каз аны ят җанвар дип белеп¸бик каты курыккан. Үз гомерендә бик күп песиләр күргән булган ул — агын да, карасын да, сарысын да, җирәнен дә, аласын да, коласын да , картын да, яшен дә, юашын да, усалын да, әмма йөзә торган песи баласын бер тапкыр да күрмәгән. Ул очып суга төшкән, бәбкәләре тирә-якка сибелгәннәр. Ләйлә ни булды, дип куркып сикереп торган һәм песи баласын күреп алган.
— Менә бит, бер дә аптырап калмагансың, башмакны көймә иткәнсең, булдыргансың, песием, — дигән ул һәм песиен кочаклап алып кайтып киткән.
Песи баласына суда йөзү бик ошаган. Үзе генә иркенләп йөзмәкче булып, Ләйләнең йоклаганын көтеп торган. Аның йоклап китүе булган, куеныннан чыккан да сыңар башмакны сөйрәп, тагын су буена төшкән.
— Төне буена рәхәтләнеп йөзәм, — дигән ул.
Тик ялгышкан. Күлдә әллә никадәр бака-бакылдык сикерә-сикерә ай яктысында су коена икән — чын-чынлап бака туе инде менә!
— Йокламаучылар бер мин генә түгел икән, — дип гаҗәпләнгән песи баласы.
Җитмәсә, бака-бакылдыклардан тыш күл өстендә куе болыт булып черкиләр очып йөри икән. Күл халкын үртәп безелдиләр ди үзләре.
— Без рәхәтләнеп очабыз, сез оча алмыйсыз!
— Аның каравы без су өстендә дә, су астында да йөзәбез, — дигәннәр аларга каршы бака-бакылдыклар.
— Монда төннәрен тагын да күңеллерәк икән, — дип уйлаган
песи баласы һәм башмакка утырып су эченә кереп киткән.
Күл өстендәге бака-бакылдыклар, чебен-черкиләр суда йөзгән песи баласын күреп, бәхәсләшүдән, бер-берсен үртәүдән туктаганнар.
— Кара әле, кем ул суда чупылдый?
— Тукта, тукта, бу теге көндезге песи баласы түгелме соң? Көндез
эсседән яшеренеп куаклар арасында утырганда безгә тынгылык бирмәгән иде, әйдә, шуның өчен кирәген бирик үзенең!
Черкиләр песи баласын тешләмәкче, бака-бакылдыклар аны куып алып китмәкче булганнар. Тик алар башмакны күреп алганнар. Башмак аларга да бик ошаган. Алар шунда ук песигә үпкәләрен дә онытканнар.
— Шаян песи баласы безгә яңа утрау алып килгән бит! Нинди матур утрау!
— Песи-песи, пескәем, бигрәк матур утравың!
— Бу гади утрау түгел, йөзә торган утрау икән! — диешкәннәр.
Шуннан киткән! Бакылдыклар әле башмак өстенә, әле күл өстенә сикерә-сикерә уйный башлаганнар. Черкиләр исә песи янына ук төшәргә курыкканнар, башмак өстендә генә очып йөргәннәр, ди.
Аларга ияреп, песи баласы да башмагында сикерә икән. Сикерә торгач, суга егылып төшкән һәм бата башлаган.
— Коткарыгыз! Батам! Башмагымны ерак алып китмәгез! Батам! — дип кычкырган ул .
Шунда гына бака-бакылдыклар хәлне аңлап алганнар.
— Утрау дигәнебез башмак икән бит! — диешкәннәр.
Шуннан песи баласын да, башмакны да ярга алып чыкканнар.
— Рәхмәт сезгә! — дигән песи баласы аларга.
— Тагын күл буена безнең белән уйнарга төш! — дигәннәр чебен-черкиләр үзләренең элекке үпкәләрен онытып.
Песи баласы өенә кайтып киткән һәм башмакны урынына куеп, Ләйләнең куенына кереп яткан.
Ләйлә уянгач, үзенең дә, песи баласының да, яткан урынының да, сыңар башмагының да юеш булуына хәйран калган.
— Әллә түбәдән яңгыр үтте микән? — дигән ул һәм песиен, сыңар башмагын, юеш мендәрен кибәргә дип кояшка чыгарган.
Песи баласы бүтән төннәрдә дә күл буена төшкән. Башмагының
төнлә йөзеп йөрүен Ләйлә белмичә калган.
Песи баласы да, Ләйлә дә үскән. Бу башмагы кыса башлагач, Ләйләгә яңа башмак алганнар. Шуннан соң песи баласы иске башмакны су буена алып төшкән һәм бака-бакылдыкларга бүләк иткән. Тик алар да җәй буена күлдә йөзеп зур үскән булганнар.
Шулай да бүләктән баш тартмаганнар.
— Киләсе елда безнең нәни бакаларыбыз өчен менә дигән йөзә торган утрау булыр, — дип бик сөенгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев