Йомгак белән Чикыл
Песи баласы өйдә, ә идән астында тычкан баласы Чикыл яшәгән.
Песи баласы өйдә, ә идән астында тычкан баласы Чикыл яшәгән. Хуҗабикә мәче баласын бик яраткан, сөт, йомырка, ит, тәмле ботка белән сыйлаган.
Йомгак ашап туйгач, үзенең койрыгы белән уйнарга яраткан. Ул аны койрыгы дип белмәгән. Койрыгын тотмакчы булып, койрыгы артыннан әйләнә дә әйләнә, әйләнә торгач, үзенең дә башы әйләнеп бетә, тик тота гына алмый икән.
Менә шундый үзе шаян, үзе наян, үзе йомшак, үзе йомгак кебек, үзе тинтәк тә булган ул.
Тычкан баласы Чикыл да койрыгы белән уйнарга яраткан. Тик аның койрыгы Йомгакныкыннан күпкә кечкенә булган. Песи баласының койрыгы аның үзе кебек үк шаян, үзе кебек наян, үзе кебек тиктормас икән. Тычкан баласының да шул койрык белән уйныйсы килгән. Ул бу турыда әнисенә әйткән. Тик әнисе:
- Песи баласына якын килә күрмә, читтән караганда гына ул йомшак, ә тырнаклары бик үткер, бер эләктерсә, ычкындырмый. Песиләр белән тычканнар кан дошманнар, алар беркайчан да дуслашмаячак! –дигән. - Алардан да хәйләкәр, алардан да усал җәнлекне минем күргәнем юк!
Песи баласын да әнисе кисәтеп куйган.
- Мин песи, дип, бик батыраеп, тычканнар янына бара күрмә, кирәгеңне бирерләр! Аларны тотар өчен батырлык түгел, хәйлә кирәк! – дигән. - Әле бер генә мәченең дә тычкан халкын кырып бетерә алганы юк, алардан да хәйләкәр, алардан да тешләк җәнлекне минем күргәнем дә, күрәчәгем дә юк!
Тик алар әниләренең сүзен бик тиз онытканнар. Йомгак үзе генә калганда: “Мин песи!” - дип бик тә батыраеп, көннәр буе тычканнарны сагалап утыра икән. Утыра торгач, йоклап та китә, йокысын туйдыргач, тагын сагалый икән.
Тычкан баласы Чикыл ул йоклаган чагында идән астыннан чыга да аның койрыгын иснәп тә, сыйпап та карый. Йомгак койрыгын селкетә башлау белән яңадан оясына кереп кача икән.
Шулай итә торгач, Чикыл бервакытны песи баласының койрыгын идән астына ук тартып төшергән дә уйный башлаган. Ялап та караган, иснәп тә караган, тешләп тә җибәргән.
Песи баласы авыртудан түшәмгә сикергән һәм бүлмә буйлап йөгерә башлаган. Ул йөгерә, аның артыннан койрык йөгерә, койрык артыннан койрыкны тешләгән Чикыл йөгерә. Йомгак сикерә, Йомгак артыннан койрык сикерә, койрык артыннан Чикыл сикерә, ди.
- Зинһар, җибәр! – дип ялынган песи баласы.
- Койрыгыңны бир, җибәрәм, - дигән Чикыл.
Тик Йомгак койрыгын бирә, Чикыл ала алмаган. Әниләре кайткан һәм Чикыл идән астына, ә Йомгак әнисе кочагына кереп качкан.
- Тычканнар белән шаярырга ярамый! – дидем бит мин сиңа, - дигән Йомгакның әнисе.
- Песиләр белән шаярырга ярамый! – дидем бит мин сиңа, - дигән Чикылга әнисе.
Чикыл да, Йомгак та әниләренә каршы бер сүз дә әйтмәгәннәр, алар әнә шулай дип шәп сабак алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев