Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Җил малае Җилчек

Җилчек инде хәзер күңелсезләнми. Аның дуслары бар, ә дуслар булганда, күңелсезләнеп торырга вакыт калмый шул...

Кечкенә җил малае бүген таң нурлары белән уянды. Әле кошлар да сайрамый, тып-тын. Җил малае Җилчек, уенга бирелеп, агач ботакларында атынды, үрелеп кош ояларын тикшерде, әле йокыдан уянып та җитмәгән җәнлек ояларына яфраклар койды. Бу көтелмәгән тәртипсезлектән урман дөньясы уяна башлады. Оялардагы кошчыклар чыркылдаша, киек җәнлек балалары чинаша башлады. Тавышка Җилчекнең әтисе Җил уянды. Ул ачуыннан улын бөтереп алды.

– Ник тәртипсезләнәсең иртә баштан?

– Минем йокым туйды, әти, минем уйныйсым килә.

– Түзә белергә кирәк, улым. Башта урман уянсын. Аннары барысы белән дә уйнарсың.

Җилчек аңлагандай тынып калды. Бу көн тыныч узды. Нигәдер бер кош-корт та аның белән уйнарга теләмәде. Һәрберсе үзенең эше белән мәшгуль иде. Кошлар ояларындагы нәни кошчыкларын туендыралар, киекләр дә балаларын ауга өйрәтәләр. Мондый вакытта җилнең кирәге юк шул.

Җилчекнең ачуы чыкты. Түземсезлектән ни эшләргә белмәде, бер урында бөтерелде. Әтисе Җилнең дә бүген тыныч вакыты, үз уйларына баткан, көне буена ял итәргә уйлаган.

Җилчек әкрен-әкрен генә, ишетмәсеннәр дип, урманнан чыкты, басу юлы буйлап китте. Иген басуларындагы чәчәкләрнең башыннан сыйпады, ә алар йомшак җилгә иркәләнеп тибрәнделәр. Менә Җилчек басуга терәлеп торган авыл урамына килеп керде. Авыл инде уянган. Урам уртасында кечкенә песи баласы утыра, күңелсез, ахры, башын салындырган. Җилчек җирдә яткан яфракны күтәреп алды да песи баласының каршында бөтерә башлады. Пескәй сөенде, яфракны тотып алырга тырышып сикеренде, бөтерә-бөтерә урам буйлап алып китте. Озак уйнадылар алар, менә ана песи чыккач, пескәй аның янына чапты һәм бергәләп күрше капка эченә кереп киттеләр. Хуҗалары ашарларына сөт салгандыр. Җилчеккә тагын  күңелсез була башлады. Ул урам буйлап баруын дәвам итте.

Капка ачылды. Аннан таягына таянган бабай чыкты, иртәнге кояш нурында җылынган эскәмиягә утырды. Җилчеккә аның кечкенә ап-ак сакалы кызык тоелды. Сакалны тарткалап уйный башлады. Бабай исә, җылы җилгә битен куеп, рәхәтләнеп, күзләрен йомды.

– Бүген җилле булыр, ахры,- дигән тавышка Җилчек туктап калды. Күршедәге хатын, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә, керләр элеп йөри иде. Моңарчы күрмәгән киемнәр Җилчеккә таган кебек тоелды. Ул бер кердән икенчесенә сикереп тибрәнде. Рәхәт иде аңа. Беркем бер сүз әйтми, бигрәк тә авыр сүз. Барысы да кечкенә Җилчеккә сөенә кебек.

Керләр дә кипте, хуҗабикә аларны сөенә-сөенә җыеп алды. Бераздан урамда балалар күренә башлады. Кулларына шарлар, кечкенә очкычлар тотканнар. Алар Җилчеккә бик сөенделәр. Җилчек тә аларга иярде. Бик күңелле уеннар башланды. Әле шарлар очырды ул, әле очкычларга утырып очты. Шулкадәр бирелеп уйнадылар балалар. Кояшлы көнне болыт каплап алганын да сизмәделәр. Тынып калдылар. Урман ягыннан кап-кара булып болыт килә иде. Көчле яңгыр булыр кебек. Җилчек аңлап алды. Шул арада Җил дә килеп җитте. Бик нык ачуланганы күренеп тора, болытларны әнә ничек кабарткан.

– Кайда йөрисең син, малай актыгы? Көчкә таптым бит сине...

Җил бөтерелә-дулый, комнарны тузгытып, улын орышырга кереште. Көчле җилдән куркып, капка-тәрәзәләр ябылды, балалар кереп качтылар. Барысы да яңгыр көтәләр.

Җилчек, үзенең ялгышын аңлап, тын утырды. Әтисе Җил дулады-дулады да тынып калды. Ул гел шулай, дулый да тынычлана үзе. Әмма бүген куерган болытларны тиз генә таратып булмас, яңгыр башланды. Җил дә тынды. Сыегайган болытларны кире урман ягына таба куып талгын гына китте. Җилчек әтисенә иярде. Артына борылып карады, болыт артыннан яңадан кояш чыккан, авылда яңадан тормыш башланган.

– Әти, минем дә синең кебек болытлар куертасым килә...

– Менә, үскәч, үзеңнең җилчекләрең булгач аңларсың. Синең өчен борчылып, болытлар куертам мин. Ә син мине тыңламыйсың.

– Ә син кечкенә чакта минем кебек шук идеңме?

– Әй, ничек кенә әле... Давыл бабаң бик котырына иде, ләкин ул тереклек өчен куркыныч. Бик борчымаска тырыштым соңрак.

Әйе, Җилчекнең бабасы Давыл күптәннән ялда. Тыныч кына ял итә. Ә бит яшь чагында бик куркыныч, усал булган.

Җилчек бүгенге көнне гел уйнап үткәрде. Аңа авылда күңелле иде. Аны анда кабул иттеләр, аңа куандылар. Моннан соң ул, авылга киткәндә, әтисеннән рөхсәт сорап китә торган булды. Борчылып, балаларны куркытып, көнне бозмасын өчен. Уйнап арыгач, тыныч кына урманына кайтып китә ул.

Җилчек инде хәзер күңелсезләнми. Аның дуслары бар, ә дуслар булганда, күңелсезләнеп торырга вакыт калмый шул...

Гөлшат Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев