Көмеш кыңгырау

Гүзәл кыз һәм бәрәңге хакында әкият

Бәрәңгене патшалар ризыгы дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең...

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Ул әле яшь, дәртле булган, кыз ярәшеп, хатын алып, бәхетле, тигез гомер итеп яшәргә уйлаган. Үзенә гомер юлда­шы итеп дөньядагы иң чибәр кызны алырга теләгән ул. Төрле тарафларга илчеләр юллаган, хәбәрләр җибәргән. Бик озак эзләткән булачак хатынын. Юк, һич кенә дә табалмыйлар, ди, аңа иң чибәр кызны.

Беркөнне патша төш күргән. Төшенә бер изге карт кергән. Патша аннан: «И изгеләрнең изгесе! Иң чибәр кызның кайда икәнен әйтче!» — дип сораган. Тегесе әйткән: «Сиңа тиешле чибәр кыз сараеңның иң тирән базында яши, үзең барып тап, бүтән беркемне дә ияртмә», — дигән.

Патша җентекләбрәк сорашырга өлгерми калган, уянып киткән. Баштарак ул күргән төшен начарга юраган. Аны оны­тырга теләгән. Әмма һич кенә дә оныта алмаган...

Мин патша дип тормаган, бердәнбер көнне, тәвәккәлләп, үз сараеның идән астына төшеп киткән. Баздан базга күчә-күчә, озак йөргән ул. Караңгы бүлмәләр буйлап йөри торгач, кулындагы чыралары да янып беткән. Юлдан язып, тәмам адашкан бу. Ходайга да ялварып, рух-ияләр дә чакырып ка­раган, ярдәм итүче генә табылмаган. Ниһаять, бер почмакка бөрешеп утырган да күзләрен йомган. Хәлсезлектән, ачлыктан һәм чарасызлыктан нишләргә белмичә җан бирергә әзерләнгән. Ара-тирә генә ыңгырашып, аваз биреп куя икән...

...Сарай ашханәсендә бер пешекче хезмәт иткән. Аның бер кызы булган. Хезмәтчеләргә бала асрарга ярамаганлыктан, пешекче үз кызын беркемгә күрсәтмичә асраган. Иң тирән, иң ерак базларның берсендә чыра яктысында яшәгән ул кыз. Бөтен ашаганы мичкә тәгәрәтелгән бәрәңге белән ипи кыер­чыгы булган. Сирәк кенә кояш яктысына чыгып, абзардагы бәрәннәр белән уйный икән. Инде үсеп балигъ булган бу кы­зый хакында патша берни дә белмәгән, әлбәттә. Әмма беркөнне аларның язмыш юллары очрашкан.

...Үләргә әзерләнеп беткән патшаны, хәлсез генә ыңгыра­шуы буенча, пешекче кызы килеп тапкан. Тапкан да үзенең караңгы бүлмәсенә алып кергән. Су эчерткән, тәрбияләгән, мичтән генә төшкән җылы бәрәңге биргән. Диварлардан та­мып җыелган тынчу су патшага иң затлы шәраблардан да татлырак, ә кабыклы бәрәңге иң асыл ризыклардан да тәм­лерәк булып тоелган. Йөзе дә ачык беленмәгән кыз исә аңа гүзәлләрнең гүзәле булып күренгән, һәм ул шунда ук кызның кулын сораган. «Миңа кияүгә чык», — дигән.

Патшага хәл кергәч, кыз аны өстәге сарай залларына алын менгән. Патша исә һәрбер очраган кешене: «Менә минем бу­лачак хатыным, җир йөзендәге иң гүзәл зат шушы була инде, таныш булыгыз», — дип таныштырган.

Зур туй ясаганнар. Туй өстәленә иң татлы ризык итеп кай­сы тәгам куелган дисезме? Мичтә тәгәрәтеп пешерелгән кабыклы бәрәңге! Бәрәңгене патшалар ризыгы дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: