Көмеш кыңгырау

Җеннәр изгелеге (әкият)

Сырхау анасы белән Маһирә исемле бер кыз яшәгән. Анасы авыру булгач, ул кияүгә дә чыкмаган, дус кыз­лары белән дә аралашмаган.

Бервакыт урам буйлап бер имче карчык узып бара икән. Маһирә аның янына йөгереп чыккан да анасын дәвалап карарга өенә чакырган. Имче карчык кызның сүзен аяк асты­на салмаган, авыру хатын янына кергән. Түшәктә яткан анага күз сирпеп кенә алган да әйткән:

—  Анаңны терелтә алам, тик син моның бәрабәренә ике күзеңне бирергә тиеш буласың, — дигән.

—  Бирәм, бирәм, анамны гына аякка бастыр, — дигән кыз. Имче карчык авыру ананы имләп терелткән дә, Маһирәнең ике күзен алып, үз юлына китеп барган. Сукыр кыз анасы белән бергә матур гына яши башлаган. Күзләре күрмәсә дә, аның җаны тынычланган — газиз анасы терелеп аякка басты бит! Егылып, бәрелеп, бөтен тәне күгәреп бетсә дә, ул эченнән генә сөенеп, куанып туя алмаган.

Менә хикмәт: сукыр кыз торган өй идәне астында җен-пәриләр яшәгән, имеш. Кыз берәр нәрсәгә абынып егылган саен, астагы җен дөньясы дер селкенеп ала икән. Җеннәр тормышында тынычлык беткән. Өстәге дөбердәвек тавыштан алар нишләргә дә белмәгәннәр.

Җеннәр башлыгы иң акыллы, иң зирәк җеннәрне үг тирәсенә җыеп киңәшләшә башлаган. Ниһаять, бер карарга килеп, җеннәр үз почмакларына таралышканнар. Ә җеннәр патшасы Маһирә янына менеп киткән.

Кыз бу вакытта җеп эрләп утыра икән. Үзе моңлы итеп җырлый, ди:

Күңелемне ачып бирим әле,

Күңелемдә минем моңнар бар.

Бу җырымны бөтен дөнья тыңлар,

Бу җырымны җилләр тыңларлар...

Шулвакыт кызның колагына бер ят тавыш ишетелеп кал­ган: «Бу җырыңны җеннәр тыңларлар...»

Маһирә, сискәнеп, сикереп үк торган:

—  Кем бар монда, кем бу? — дип өзгәләнгән ул. Беркем дәшмәгән.

—  Әнием, син шаяртасыңмы әллә?

Бу юлы да беркем тавыш бирмәгән. Бераздан, йомшак җил сулышы бәрелгән кебек кенә, Маһирәнең колагына пышыл­дау тавышы ишетелгән: «Капканы чыгып, уң якка борылсаң, авыл читендәге күперне узын, үргә күтәрелсәң, ике тау куе­нында саркып яткан билгесез чишмәгә юлыгырсың... Шуның суы белән күзләреңне ю... Юганда, моңлы җырыңны җырла. Тик аны «Күзләремне ачып бирим әле...» дип башла, «Бу җырымны җеннәр тыңларлар» дип бетер... Барысын да шун­да аңларсың...»

Маһирә баштарак куркып, шикләнеп калган. Әмма аның бик тә күзле, якты дөньялы буласы килгән. Ул нәкъ җеннәр әйткәнчә эшләгән: капшана-капшана капкадан чыгып, уң якка киткән, сак кына басып, авыл читендәге күперне узган, үрмәләп менеп, тау куенындагы билгесез чишмәне барып тап­кан... Аннары, тезләнеп, кушучлап, су чумырып алган да битенә, күзләренә сирпегән... Үзе моңлы итеп җырлаган:

Күзләремне ачып бирим әле,

Күзләремдә минем моңнар бар.

Бу җырымны бөтен дөнья тыңлар,

Бу җырымны җеннәр тыңларлар...

Шулвакыт аның күз алдында кабат якты дөнья ачылып киткән. Маһирә тагын күрә башлаган. Аның моңлы дөньясына тагын шатлык, дәрт, өмет иңгән... Ул инде үткән-сүткәндә өстәл-урындыкларга бәрелмәгән, егылып та интекмәгән, кул-аякларын да җәрәхәтләмәгән.

Иң мөһиме — идән астындагы җеннәр дә тыныч гомер сөрә башлаганнар. Дөньялар тигезләшкән, күңелләргә — изгелек, күзләргә нур иңгән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: