Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Энҗебөртек (әкият)

Кыш бабай, сәхнәгә менеп, Энҗебөртек белән Акъегетне Кар кызы һәм Кар егете булулары белән тәбрикләде.

— Арабызда син иң уңганы, иң булганы. Мөгаен, бәй¬гедә киясе күлмәгең дә күптәннән әзердер. Кая, киеп бер мактанып ал әле.

Ишектән кереп килүче күрше кызын Энҗебөртек, бик үк өнәп бетермәсә дә, елмаерга тырышып каршы алды. Борчуларын әлегә беркем дә сизмәсен, белмәсен. Бигрәк тә бу кыз.

— Ник әле син мине шулкадәрле мактыйсың. Патшалыгыбызда һәр Кар кызы да булдыклы ич. Оста куллы да. Әнә үзеңнең өс-башыңа кара, нинди нәзакәтле, күркәм. Чибәрлегең турында әйтеп тә тормыйм, елмаюың кояш кебек балкый.

Энҗебөртек күз кырые белән генә янындагы күршесенә күз сирпеп алды. Үтә сылу шул Акъсылу... Исеме җисеменә туры килеп тора. Ул буй-сын дисеңме. Дулкынланып иңнәренә сибелгән алтынсу чәчләр бер Кар кызында да юктыр, шәт. Алсуланып янып торган бит алмаларын куе озын керфекләргә төренгән шомырттай кара күзләре ничек нурландыра. Һәм шушы Чибәркәйнең күңелендә Акъегет!

Көнләшмә, Энҗекәй, көнләшмә! Кар иленең иң булдыклы егетенә бер Акъсылуның гына күз атмавын яхшы беләсең. Патшалыкның күпме кыз-җилкенчәге аны уйлап уфтана торгандыр әле.

— Шугалакта булдым. Акъегет тә анда иде. Рәхәтләндек тимераяк белән боз өстендә рәсем ясап. Уйнап-шаярьш, кич авышканын сизми дә калганбыз. Битем шуңа алсулангандыр. Ярый, китим. Мин болай гына, кайтышлый хәлеңне белергә генә сугылган идем.

Бу кызый көн саен диярлек аларның ишеген шакый. Энҗебөртекнең аны бик үк күрәсе килеп тормый да соң. Күршесе булгач, аралашмыйча да ярамый. Ә өнәмәве Акъегет янында күзләрен майландырып чикылдаганга гына түгел анысы. Теге сурәтләр төшерелгән дәфтәрен югалтканнан соң, шик-шөбһә тынгылык бирми күңеленә. Сызымнарын күп вакыт өстәл өстендә калдыра иде шул. Кемдер алыр, дип, уена да килмәде.

Аптыраганнан инде, монда Акъсылуның кулы уйнамады микән, дип тә шикләндерә. Юк-бар уйларыңны йөгәнлә, җанкисәгем, йөгәнлә! Акъегетне үзенә каратырга тырышуын күреп ачыргалануың да җиткән. Кешене бер дә юкка угрылыкта гаепләү — монысы инде... Кемнәр генә булмый өегездә. Энекәшләреңнең дус-ишләре, иптәшләрең-яшьтәшләрең. Бәлки, үзең үк төшереп калдыргансыңдыр әле берәр җирдә. Табигать гүзәллеге белән хозурланып, хыял дөньясында йөзәргә бик яратасың ла. Дәфтәреңне дә һәрвакыт үзең белән ала идең. Ничек кенә булмасын, сызымнары юк!

Күңелсез уйларыннан арынырга теләп, караңгылык иңеп килүгә дә карамастан, Энҗебөртек урамда йөреп керергә булды. Нинди гаҗәеп матур алар яшәгән төбәк — Кыш бабай патшалыгы. Карлар иле халкының боздан корылган өйләре ай нурында шундый да мәһабәт булып күренәләр ки, һәрберсе карап туймаслык күркәм. Кыш бабай сарае аеруча нәфис. Бозга уелып ясалган бизәкләре искитмәле. Ә инде тирә-якка күз сирпесәң, өем-өем булып түшәлгән кар катламнарының аклыгыннан, пакьлегеннән күзләр камаша.

Их, бәйге дә булмаса... Ә сынау көне якынлашканнан-якынлаша бара. Рәсем эскизларын югалтканнан соң, яңаларын кәгазьгә төшерергә күпме генә азапланмасын, тегеләредәй җетеләрен Энҗебөртекнең әлегә ясый алганы юк шул, юк! Ничәмә еллар дәвамында күңеле түрендә яралган бизәкләргә җан өреп, шул югалган дәфтәр битләрендә чагылдырган иде дә бит ул төрледән-төрле кар бөртекләренең яңача сурәтләрен.

...Яңа елны үз патшалыгында каршылагач, Кыш бабай һәр елны Җир шары буйлап сәяхәткә чыга. Бәйрәм тантанасына үзе белән Кар иленең иң лаеклы Кар кызын һәм Кар егетен дә алып.

Егерме яше тулган, яшьтәшләре арасында үрнәк булырлык кыю-гайрәтле, мәрхәмәтле-ярдәмчел Кар егетен Кыш бабай һәм Кар иленең аксакаллары һәрчак үзләре билгели. Быелгы Кар егете, һичшиксез, Акъегет булыр. Бигрәк тә соңгы батырлыгы аңарга дан китерде, ихтирам өстәде.

Ә менә Кар кызын... Их, егеткәйгә пар итеп Энҗе бөртекне сайласыннар иде дә! Бәйге бар шул...

...Яңа елны каршы алу тантанасында унсигез яше тулган Кар иле кызлары энҗе-мәрҗәннәр белән үзләре чиккән күлмәкләрен киеп, калфакларын беркетеп сәхнәгә күтәрелә. Чигешләрендә моңа кадәр җир өстенә кунмаган кар бөртекләренең чагылыш табуы зарури. Шул бизәкләрнең төрлелегенә, чигелешләрнең осталыгына карап билгеләнә дә инде иң кәттә Кар кызы. һәм дә менә икенче кышта Кыш бабай, кызларның үзенчәлекле әлеге сурәтләренә сихри көч өстәп, ал арны кар бөртекләре итеп җиргә яудырачак. Аның учындагылар да әнә төрледән-төрле, ничек ялт-йолт килеп җемелдәшәләр. 

— Синекеләр дә күз явын алырлыктыр... Акъегетнең тавышын ишетеп Энҗебөртек сискәнеп куйса да, каушавын сиздермәскә тырышып, кулындагы карын йомарлап, егеткә томырды.
— Кар бөртекләре матурлар да...
— Син шулаймы әле? — Егет Энҗебөртекне куа китте. Алар бик озак кар атышып уйнады.
— Акъегет, дәү әтиебез белән сәяхәткә чыгу бәхете кемнәргә елмаер икән?
— Миңа... һәм сиңа!

Кыз, салкыннанмы, әллә шатлыктанмы тәмам алсуланган йөзен егеткә күрсәтмәс өчен, өйләренә йөгерде. Их, сүзләре чынлап та кабул булсын иде Акъегетнең! Энҗебөртекнең әнисе белән әтисе дә, Кар кызы һәм Кар егете булып, Җир халкы белән Яңа елны каршы алу сәяхәтеннән кайткач дуслашкан бит. Берничә елдан туйларын да үткәргәннәр.

— Кызым, Яңа ел — Җирдә яшәүчеләрнең бик тә кадерле бәйрәме ул. Күркәм итеп бизәлгән чыршы тирәли, Яңа елга яңа теләкләр тели-тели, җырлый-бии күңел ача бәйрәм халкы. Гаҗәеп инде менә... Сиңа да шул мог-җизаны күрергә язсын, кошчыгым! — дип, әнисе аңарга шул сәяхәте турында еш сөйли иде. Җир халкы белән очрашкан мизгелләрне тасвирлаганда, шундый да очкынланып яна иде әнкәсенең күзләре.

Энҗебөртеккә югалган теге рәсемнәрен күңелендә яңартып, кабат чигү берни түгел анысы. Күлмәге дә, калфагы да ялт-йолт итәчәк. Акъсылу да әнә, уңгансың-булгансың, дип, юкка гына әйтмидер. Чигешләре — һәрчак бәйге күрке. Тик менә дәфтәрен генә кемдер табып алып күчерә күрмәсен. Бер елны шулай булды ла. Бер-берсенә охшатып киенгән Кар кызларын ярышта бөтенләй катнаштырмадылар да. Кем хаклы, кем кемнекен чәлдергән — төпченеп тә тормадылар хәтта.

Әнисе белән әтисе исән булсамы?! һичшиксез, нинди дә булса бер киңәш бирерләр иде. Ә энекәшләренә нәрсә, Энҗебөртек эскизларын югалткач, кайгысын уртаклашасы урынга:
— Сынауда катышмавың безнең өчен кулайрак та әле. Әгәр сәяхәткә китсәң, син пешергән тәм-томнарны күпме гомер татый алмас идек. Синеке әбиебезнекеннән дә тәмлерәк шул, — дип шатландылар гына.

Иптәш кызларының да үз мәшәкатьләре үзләренә җиткән. Алар да бит түземсезлек белән сынау көнен көтә.

Их, үгет-нәсыйхәт бирергә әнисе белән әтисе юк шул, юк... Кич белән саф һава суларга дип йөрергә чыккан җирләреннән кайтмадылар. Ак аю балаларын ауларга килүчеләргә юлыгып һәлак булганнар. Акъегет Кар иле егетләре белән ярдәмгә ашыккан ашыгуын. Ике аяклы ерткычларның арт сабакларын да укытканнар, йомшаккайларны да коткарганнар. Тик Энҗе бөртекнең әти-әнисенә генә ярдәм итә алмаганнар. Егетләр килеп җиткәндә кадерлеләре инде җан биргән булган. Тигезсез алышта яраланган Акъегетне Кыш бабай үзе тәрбияләп аякка бастырды.

Төшендә Энҗебөртек янә әнисе белән әтисен күрде. Алар җитәкләшеп, бер йолдыздан икенчесенә күчә-күчә, талпына-оча бииләр иде. Әнисе шунда:

— Күрәсеңме, балакаем, бу йолдызчыклар ничек ялт-йолт итеп тирә-якка нур сибә. Төрледән-төрле, күз нурын алырлык. Балкышларын исеңдә калдыр да, күлмәк-калфагыңа чик шул җем-җемнәр чагылышын, — дип, киңәш бирде.

...Бәйге тантанасы игълан ителүгә, гаҗәеп музыкага ияреп, берсеннән-берсе гүзәл Кар кызлары сәхнәгә күтәрелде. Үзеннән чак кына алда атлаучы Акъсылуның күлмәгенә күз салуга, Энҗебөртек югалган дәфтәренең кем кулына эләгүен чамалады. Шикләнүе юкка булма¬ган икән. Дөрес, кар бөртекләре сурәтләрен ул бераз үзгәрткән.

Шулай да кызның күңеле бигүк бозык түгел икән әле. Күзләре очрашкач, карашын аска төбәде. Җырлавы да, биюе дә сүлпән булды. Күрәсең, бу хәрәмләшүгә аны Акъегеткә тартылуы этәргәндер. Бер шулай, иптәш кызлары белән чана шуганда, ул аның:

— Мин аңардан чибәррәк тә, аграк та. Ә никтер Акъегетнең күзләре шул почык борында. Ничек итсәм итәрмен, егетне барыбер үземә каратырмын, — дигәнен ишеткәне бар иде. Узачак бәйгедә үзенең тәгаен җиңмәячәген ча-малаганга, Энҗебөртекнең дә Акъегет белән сәяхәткә чыгуын теләмәгәндер, күрәсең. Сызымнарын да шуңа чәлдергән булып чыга.

...Чират Энҗебөртеккә дә җитте. Аның сәхнә уртасына юнәлүе булды, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән өс-башының күркәмлеген күреп, залдагылар дәррәү кул чаба башлады. Чыннан да, кызның киемендәге кар бөртекләре искитмәле, берсеннән-берсе матуррак иде шул.

Бераздан алып баручы:
— Әйдә, җыр-биюгә дә осталыгыңны күрсәт, — дип, Энҗебөртекне яңадан сәхнәгә чакырды, һәм кыз, әнисе белән әтисенең йолдыздан йолдызга талпынып очуын күзаллап, сәхнә буйлап йөзеп китте.

Әнкәсе аңа төшендә гаҗәеп моңлы җыр да өйрәткән иде.
— Сүзләрен дә, көен дә бик ныклап исеңдә калдыр, балакаем. Син аны үзебезнең патшалыгыбызда яшәүчеләргә дә, Җир халкына да һичшиксез ирештерергә тиешсең. Җырым Кар иле халкының да, адәм балаларының да тормышын нурландырыр! Бәхетнең чисталык-пакьлектә, миһербанлык-изгелектә икәнлеген кабат искәртер! Ә саф күңеллеләр беркайчан да әшәкелек тә кылмас, шәфкатьсез дә булмас.

Кызыйның шул сихри җырны сузып җибәрүе булды, тамашачылар, һәммәсе дә аягүрә басып, аңа кушылды. Әйтерсең лә әнисенең гаҗәеп аһәңен алар да тыңлаган иде...
Бәйге тәмамлануга, Кыш бабай, сәхнәгә менеп, Энҗебөртек белән Акъегетне Кар кызы һәм Кар егете булулары белән тәбрикләде.

— Сездәй кызларым һәм улларым булганда, үз патшалыгыбызда яшәүчеләрнең киләчәге өчен дә, Җир халкы өчен дә борчылмыйм. Явызлыкны, мәкерне йөгәнли алырсыз дип уйлыйм! Җир шарында барча халык дус, тату гомер итәр! Ә хәзер, әйдәгез, Яңа ел табынына. Тиздән, Яңа ел башлануын белдереп, сараебыз сәгате сугар... — дип, Кар иленең өлкән аксакалы җиңү яулаучыларның кулларыннан алып, табын түренә юнәлде.

— Һәр елны да Кар иле халкы да, Җир кешеләре дә Яңа ел бәйрәмен кайгы-хәсрәтсез, куанып каршы алсын! Яңа ел бары тик шатлык-сөенеч кенә бүләк итсен! Үтереш-сугыш, мәкерлелек-гаделсезлек арабыздан китсен! Җирдә һәрчак иминлек булсын! һәм, әйдәгез, һәрберегез дә изге теләген әйтеп, бәллүр бокалын күтәрсен!

Кыш бабайга кушылып, табындагыларның һәммәсе дә күңеленнән үз гозерен кабатлады. Энҗебөртек:
— Рәхмәт сиңа, Аллаһы Тәгаләм!.. Акъегет белән Яңа ел сәяхәтендә катнашу бәхетен бүләк итеп, әниемнең тылсымлы җырын Җирдә яшәүчеләргә җиткерү мөмкинлеге биргәнең өчен. Ул аһәңле моң барчабызны да иманлы итеп, әшәкелектән арындырсын! Кош-кортларны, җәнлекләрне кирәкмәскә рәнҗетүчеләр, аларга җәбер-золым ясаучылар акылга килсен!
Акъегет:

– Энҗебөртегем белән тыныч, имин, бәхетле гомер кичерергә язсын. Дус, тату, бердәм булып гомер итүче Җир халкының да, үзебезнең Кар илендә яшәүчеләрнең дә бәрәкәтле, мул тормышын күрдереп куандыр, шатландыр!

Бокаллар чыңлавы тукталуга, Кыш бабай Кар кызы һәм Кар егете белән пар ат җигелгән чана янына юнәлде. Ашыгырга кирәк, аларны бит түземсезләнеп Җир халкы көтә. Яңа ел бәйрәменә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев