Елак Әтәч
Әкият

Елак Әтәч

Бер Әтәч очрады миңа бүген.

Акырыплар елап утырган көне.

— Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым.

Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.

Әтәч һаман елый: — И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм. 

— Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим.

— Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлы-ы-ыый, — дип елый Әтәч.

— Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса, тавыклар көлер үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер. Елак-елак, елтын колак, Карама таяк, карт әтәч. Гарьлек, хурлык, Бер түбәтәй орлык, — дип, җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында.

Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорама. Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый алмассың.

Батулла


Нет комментариев