Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Чикерткә

Әмирхан Еники әкиятеннән өзек. 2нче март - күренекле әдибебез Әмирхан Еникинең (1909-2000) туган көне. Исән булса, аңа 111 яшь тулган булыр иде.

(Әбдрәхим кода әкияте)
Сез белмәгән, ә без күрмәгән борын заманда иске авыл мәдрәсәсендә ата-анасыз бер ятим малай укып яткан. Барыр-торыр җире булмагач, ятим шәкерт үзенең хәлфәсенә самавар куеп, аш пешереп, җәен-кышын шул мәдрәсәдә яши биргән. Хәлфә янында үз тамагы да ач булмаган моның. Аннары атна кичләрен авыл малайлары боларга сәдака итеп әз-мәз онын, ярмасын, йомыркасын, сөтен дә китергәлиләр икән. Шулай ук хәлфә үзе дә аш мәҗлесләренә барган җиреннән ятим шәкертенә бәлеш төпләре кыстырып кайткалый торган булган. Сирәк эләксә дә ярап куйган бәлеш төбе!...

Әмма шулай да үсеп барган малайга ашау асла җитмәгән, буйга һаман үскән, ә тәненә бер дә ит кунмаган, сыйраклары да бик нечкә булып калган. Шуңадыр инде, шәкертләр аңа «Чикерткә» дигән ләкаб тә биргәннәр. Ятимнең моңа әллә ни ачуы килмәгән — болай да ул аз сүзле, сабыр холыклы малай булган.
Тора-бара моның чын исеме онытылган, бары шул «Чикерткә» дигән ләкабе генә торып калган.
Менә бер заман озын кыш та үтеп китә, җылы язлар да килеп җитә, шәкертләр дә өйләренә таралышып бетәләр. Хәлфә дә, елдагы гадәте буенча, коръән укып, сәдака җыеп йөрер өчен җәй башыннан ук авыллар арасына чыгып китә. Мәдрәсәдә ятим шәкерт ялгыз үзе генә торып кала.
Ләкин  бу  юлы  моның  хәлфәсе  авыллар  арасында ни сәбәптер озак йөргән.

Ул калдырып киткән азык та бетә башлаган, атна кичләрен сәдака итеп онын, ярмасын китерүчеләр дә юк бит инде, шулай итеп ялгыз малай бик аптырауга төшкән. Нәрсә ашарга, кайдан алырга? Ачлык— убырлы карчык, җилегеңне суыра ул! Ахырда, уйлана торгач, Чикерткә тәки бер хәйләсен тапкан бит! Мәдрәсә мичендә кыштан калган шактый көл өелеп ята икән, менә шул көлне иләктән үткәреп, бер кечерәк капчыкка тутырган да күрше авыл базарына күтәреп киткән шәкерт.

Базарга барып җиткән бу, сатучылар рәтеннән урын табып, капчыгының авызын ачып җиргә куйган — инде килеп сораучыларны гына көтәсе калган. Базар әкренләп зурая, халык артканнан-арта, менә әле берсе, әле икенчесе килеп, капчыгы янында утырган Чикерткәдән сорый икән:
—   Улым, ни бу, нәрсә сатасың?
—   Абзый кеше, бу күсе үтерә торган дару, шәп дару, алып җибәр әле булмаса! —ди Чикерткә сәүдәгәрләрчә өлгер генә.
Ә күсе даруы авыл халкына бик кирәк нәрсә икән ул. Агайлар шунда ук моның көлен учлап-учлап ала да башлыйлар. Чикерткәнең капчыгы бик тиз бушап кала, шактый гына акча да төшерә, шул акчага үзенә җитәрлек азык-төлек ала да, базарда озак буталмыйча, тизрәк авылына таба сыптыра.
Ә агайлар, базарчылар өенә җыелышкач, бер-берсеннән сорыйлар икән: бу даруны күсегә каршы ничек кулланырга соң?.. Ләкин берсе дә белми, имеш, берсенең дә малайдан сорарга уена килмәгән. Эх, ачык авызлар дип үзләрен тиргиләр икән агайлар. Шуннан бер өлкәне яшьрәкләрнең берсенә әйткән:
—   Бар, ат менеп базарга чап, малайдан сорашып кайт! — дигән.
Егет ат менеп чапкан, ләкин базарда малай утырган җирдән җилләр генә исә икән. Шулай да, сораша торгач, бер адәм егеткә капчык аскан малайның кайсы якка таба чыгып киткәнен күрсәткән. Егет шул якка таба чаптырып киткән. Ахырда малайны куып җиткән. Җиткән дә туктатып сораган:
—   Карале, энекәш, син безгә күсе даруы саттың да бит, ә менә ничек итеп кулланырга кирәклеген әйтмәдең... Яле, тиз генә шуны әйтеп бир, юньсез!—дигән.
Чикерткә бер дә каушамыйча гына егеткә болай дип аңлаткан:
—   Бик ансат эшләнә ул, кем, абый кеше! Күсене тоткач, шул даруны аның күзенә сибәргә кирәк. Шуннан күсе тәгәри дә үлә,— дигән. — Аңладыңмы инде?
—  Аңладым! — дигән егет, атын борган да тизрәк авылдашлары янына чапкан.
Ә Чикерткә исән-имин генә авылына кайтып җиткән. Азык кайгысы күпмедер вакытка онытылган, ятим шәкерт буш мәдрәсәдә артык ваем чикмичә генә тора биргән.

Әмирхан Еники.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев