Көмеш кыңгырау

Чегәннең агайга балык ашатканы

Хәйләкәр чегән агае турында әкият.

Бер авыл агае буа буенда утынга тал кисә икән. Кискән-кискән дә, арып туктаган, ди бу. Учак ягып, ботка пешерергә керешкән. Шунда, янәшәдә генә чатыр корып, бер чегән тукталган булган икән. Чегәннең ашарына юк, шуңа күрә ул: «Бу агайны хәйләләп, ашап аласы иде бит»,— дип уйлана икән. Уйлана торгач, уйлап тапкан. Агай янына килгән дә:
—  Исәнме, агай! — дип, әдәпле генә исәнләшкән.
—  Аллага шөкер! Үзең ни хәлләрдә?
—  Мин  дә  бер  көйгә  әле.   Нәрсә  пешергән   буласың?
—  Күрмисеңмени, ботка пешерәм. Кызганыч, ите генә юк. Шулай буш кына ашарга туры килә инде. Ите ит, балык булса да ярап торыр иде...
—  Әй, агай, зинһар, балык дип авыз ачма,— дип чыраен сыткан чегән.— Ул балык дигәнеңнән күңелләрем болгана башлый: иртән — балык, көндрз — балык, кич — янә балык. Аны күпме ашарга була, дисең?
—  Шул кадәр балыкны каян аласың син? — дип гаҗәпләнгән агай.
—  Аны каян алуым — анысы минем сер. Менә ботка белән  сыйласаң,  сөйләп  бирермен   үзеңә,  серне  ачармын.
Агай чегәнгә миски тутырып ботка салып биргән, ипи сузган. Чегән соса гына икән ботканы. Икәүләп ашап туйганнар болар. Агай шуннан әйтә икән чегәнгә.
—   Йә, чегән, ботканы ашадык. Хәзер синең чират: миңа балыкны каян табарга икәнен өйрәт!
Чегән   агайны  буа   буена   алып   киткән,   яр   читенә  үк бастырган да:
—  Эч, агай, буаның суын,— дигән.
—  Ни сөйлисен, син, чегән, үз акылыңдамы син?
—  Эч,  эч!   Буаның суын  төбенә  кадәр  эчеп  бетерсәң, барлык балыклар да синеке булыр!
Агай  ачуыннан  җиргә төкереп,  кул  селтәп  китеп  барган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: