Көмеш кыңгырау

Әче алма да татлы

Татлы Тамак Аю көзге урман буйлап кыргый алма эзләп йөри икән.

Эзләми нишләсен, баллы кура җиләкләре, ширбәтле җир җиләкләре инде күптән юк, агач куышларындагы чолык балларын да инде ялап бетерде. Татлы Тамак тапкан алмагачларның һәрберендә алмалар бик вак һәм әче икән. Бичараның әче алмадан иреннәре бөрешкән, саруы кайный башлаган.

Беркөнне урман читендә яңа алмагач тапкан Татлы Тамак. Ал­малар эрерәк тә, баллырак та булып тоелган аңа. И шатланган Аю, кунакка барлык урман халкын чакырган. Кунаклар авыз иткәннәр, йөзләрен чытканнар. Шулай да урман хуҗасы сүзенә кар­шы төшмәгәннәр: «Сүзең хаклы — алмаң татлы, Аюхан!» — диеш­кәннәр.

Шулчак болар янына сыртларына капчык асып Кәҗә белән Сарык килеп чыккан. Капчыкка бүре башы салып, авылга кайтып барышлары икән. Аю аларны да табынга чакырган. Сарык алманы капкан да җиргә төкергән.

—  Үтем сытыла дип торам! — дигән ул.

Моны күреп, Аюның ачудан күзе акая башлаган. Эшнең нидә икәнен тиз аңлап алган Кәҗә:

— Сарыкның баллы әйбердән гел шулай үте сытылырга гына тора, — дигән. Бу сүздән канәгать булып Аю елмайган, киекләр көлешкән.

Сарык һаман үзенекен тукымакчы икән.

—  Менә безнең авыл алмалары алма, ичмасам! — дип авызын ачуга, Кәҗә аның тоягына баскан, сүзен элеп алган:

—  Безнең авыл алмалары Сарык эченә сары май булып ята. Чөнки алардан да әчерәк әйбер дөньяда юк!

Кунаклар тарала башлагач, Сарык белән Кәҗә дә юлга кузгалган. «Ник мине һәм безнең авыл алмаларын мыскыл иттең?!» — дигән Са­рык, үпкәләп.

—   И аңгыра, — дигән Кәҗә. — Урман алмасын хурласаң, безне бүре башы гына коткара алмас иде... Авыл алмасын мактасаң, бабай бакчасына шунда ук килеп җитәр иде Аю. Тик ашап ятсын шунда кыргый алмасын. Башканы күрмәгәч, әче алма да татлы аңа...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: