Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әкият

Чаптар әкият

Агачның иң-иң очыннан өзелде Чаптар-Яфрак.

Түбән таба очканда, аның колагына озынборыннар­ның безелдәвек тавышлары ишетелде:

—  Чаптар-Яфрак, Чаптар-Яфрак төшә! Чаптар-Яфрак очты да очты, үзен Очар-Яфрак

итеп хис итте. Әмма шулчак ул җиргә бәрелде. «Ча­барга кирәк, качарга кирәк моннан»,— дип уйлады Чаптар-Яфрак.

Тирә-юньдә һәммә нәрсә йөгерә иде: ут — зәңгәр күккә, су — диңгезгә, хәтта йөрәк тә каядыр ашыга, талпына иде. Чаптар-Яфрак, озын күлмәк итәкләрен җыйнап тоткан кыз баладай, әй тотынды чабарга, әй тотынды йөгерергә.

—  Тизрәк, тизрәк!—дип ашыктырды ул үзен. Кинәт ул  юлда тишкәләнеп беткән  ниндидер  бер

әйбер күреп алды. Әйбер дигәне Тишек Теш булып чыкты. Ул да каядыр чаба, ахрысы, тирләпләр чык­кан.

—  Син кая чабасың? — дип кычкырып сорады Чаптар-Яфрак.

—   Шикәр артыннан!

Чаптар-Яфрак ары томырылды һәм юлда тузан туздырып чапкан тагын ниндидер бер әйберне шәйлә­де. Шикәр булырга тиеш бу,— дип уйлады ул, әмма ак әйбер — Кар Әби иде.

—   Әби, нигә чабасың?

—  Яңгырдан качам.

Ары йөгерде Чаптар-Яфрак. Ул арада аны Яңгыр куып җитте.

—  Ә син, Яңгыр, кая чабасың?

—   Болытлар артыннан. Болытларсыз минем эш харап!

Тирә-юньдә һәммә нәрсә йөгерә иде: берсе болыт артыннан, икенчесе шикәр артыннан. «Ә мин кая чабам соң?» — дип уйлады Чаптар-Яфрак, әмма иркенләп-тәмләп уйларга курыкты; җә аяклар алга таба чабып китәрләр. Бар аннан соң, куып тот үз аякла­рыңны. Чаптар-Яфрак як-ягына карана-карана чапты. Юл читендәге канаулар коелган яфраклар белән шып­лап тулган — ул яфраклар беркая да йөгермиләр иде.

Шул мәл Үги Ана Яфрагы пәйда булды.

—   Ә син нишләп йөгермисең? — дип сорады Чап­тар-Яфрак беркатлыланып.

—  Мин үсәм әле, туган, чәчәк атасым бар,— дип җавап бирде Үги Ана Яфрагы.— Әгәр сиңа йөгерә торган үсемлекләр кирәк икән, Дүңгәләк-Кырны эзләп тап син. Тик нигәдер бер җирдә дә күренми әле ул. Мөгаен, туган, ул да чапкандыр.

Чаптар-Яфрак чаба-чаба аю баланы куагына ки­леп бәрелде. «Шушында төн кунарга туры килер, ахрысы»,— дип уйлады ул һәм куак төбенә сузылып ятты. Шулчак янәшәсендәге ниндидер җылылыкны тоеп алды. Борылып караса... янында гына оя ята. Ә ояда — өч йомырка! Чаптар-Яфрак ояга үрмәләп менде. Тынычланды. Җылынды һәм тирән йокыга талды...

—   Их, бер дә торасы килми! —диде ул икенче көн­не иртә белән.— Тагын берәр сәгать кенә черем итеп алсаң ие. Нишләп әле мин гел чабарга гына тиеш?!

—   Берни дә эшләп булмый, дус кеше,— диде Иң Өлкән Йомырка.— Сәгать туктамасын өчен, син ча­барга тиеш.

—   Китсәнә! Булмас ла! Ничек инде мин йөгермә­гәнгә сәгать туктасын?

—   Шулай, дус кеше, һәркем йөгерә, чөнки алар сәгать тә йөгерә дип уйлыйлар. Юк сүз, әлбәттә. Сәгатьләр ялкау алар. Бөтенләй йөрмәсләр-йөгермәсләр иде, башкалар йөгергәнне күреп кенә кыймылдый­лар. Үзләре генә булса, алар әллә кайчан ук инде берәр караңгы почмакка посарлар иде дә телләрен куеннарына яшереп ятарлар иде. Менә шулай килеп чыкмасын өчен, сәгатьләргә үрнәк күрсәтеп кем дә булса һәрбер өйдән чыгып чаба. Кичә генә безнең оядан Чаптар-Йомырка чыгып качты. Аннан, әлбәттә, беркайчан да чебеш чыкмаячак, чөнки аның сарысына чаптар фикер оялаган. Бар, син дә йөгер инде хәзер. Син дә бит — Чаптар-Яфрак.

Чаптар-Яфрак ары чапкан...

Зур кырлар аша йөгереп барганда мине күреп алды Чаптар-Яфрак. Күреп тә алды, кулларын авызы­на куеп, барлык көченә кычкырырга тотынды:

—   Бар, өеңә кайтып кара әле: сәгатьләр туктама­ган микән? Безнең йөгергәнне аларга әйтерсең!

Мин өйгә йөгереп кайттым да сәгатьләргә әйттем:

—   Кызганыч итеп текелдәмәгез әле. Туктарга да уйламагыз. Карагыз әнә, һәркем сезнең өчен йөгерә, сезнең өчен чаба!..

Чаптар-Болытлар,                         Йолдызлар чаба,

Шуыш-Еланнар,                            Кондызлар чаба,

Йөзәр-Балыклар,                          Һәммәсе чаба —

Тупыр-Боланнар,                          Гел алга таба!

Чана-Чаналар                               Кичке урамнан фонарьләр

Чаба! Чабалар!..                           Чаба—диңгезгә таба...

Кешеләр чаба,

Кайчагында шулай да була, бауга эленгән Чаптар-Җәймәләр дә төн уртасында ычкынырга-качарга те­ләп талпыналар. Сез куркып, күзгә күренә икән бу дип, каушап калмагыз тагы. Алар бит Чаптар-Әкияттән чыккан Чаптар-Җәймәләр генә.

(Имант Зиедонистан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев