Байлык – бер айлык
Кәҗә, Сарык, Ат, Песи, Әтәч һәм Эт бер көнне җыелып, байлык эзләргә чыгып китәргә сүз куешканнар, җыелыш җыеп, бәхәсләшә башлаганнар.
– Ат! Син арабызда иң тырыш, тыйнак, эшчән, акыллы. Без сине барыбыз да хөрмәт итәбез. Беренче сүзне сиңа бирәсебез килә. Синең өчен «байлык» – нәрсә ул? – дип сораганнар.
Ат:
– Кигәвен, чебен, черки куарга койрык кирәк! Ерткыч Аю, Бүре белән очрашсаң, үзеңне сакларга, тоякларга дага, капчыкка тутырылган, беркайчан да кимеми һәм бетми торган, сап-сары, коры солы һәм ялларымны ялтыратып тарап торучы бер яшь Егет булса, минем өчен шуннан да зур байлык булмас, дип уйлыйм, – дигән Ат.
Сөйләргә сүз бирүләрен Әтәчнең көтеп торырга түземлеге җитмәгән:
– Җәмәгать! Өйлә вакыты җитеп килә, эшем бик күп, түбә башына менеп, «кикри-күк!» – дип, авылны яңгыратып кычкырасым бар!
Әтәч белән берәүнең дә бәхәскә керәсе килмәгән, ачуын китерсәң, көтмәгәндә, уйламаганда үзеңә ташланып күзләреңне чукып алуы да мөмкин: – Әйт, Әтәч, сүзләреңне! –дигәннәр башкалар.
Әтәч:
– Койрык кирәк инде ул! Ә кикрик кирәгрәк, минемчә. Байлык – бер бөртек булса да орлык! Ә бу орлык, көн саен бер дә бетми торган булып, каршыңда торса иде!
Өченче булып сүзне Кәҗәгә биргәннәр. Ул:
– Үгездә дә бар мөгез. Дуслар, миңа мөгез кирәк! Мөгезсез Кәҗә – кәҗә түгел инде ул! Мөгезең булмаса, сине Сарык та санга сукмый. Ишәкнең мөгезе булмагач, кем тели, шул кыйный. Кычкырырлык хәле дә калмый мескенкәйнең: -И-О! – дигән сүзләре аңлашыла торгандыр, «Ишәк-Олы!» – дип әйтә ул. – Кәҗә! Тагын сиңа мөгездән башка ниләр кирәк? – дип сораганнар җыелышта катнашучылар. Кәҗә: – Бер капчык белән бер дә бозылмый торган, кипкән бүре башы һәм сакал! Сакал – акыллылык билгесе! Сакал таксаң, сине тиле булсаң да акыллы, дип уйларлар.
Сүз сөйләү чираты Сарыкка да килеп җиткән:- Миңа дөнья тубыктан! Җылыда яшәсәм, тәмле ашасам, тире туннан баш тартмас идем! –дигән Сарык.
Песинең үзенә дус, миһербанлы, йомшак күңелле Кешене очратасы килгән:
– Күсе, тычкан күп булса, минем тамагым тук була. Миһербанлы Кеше мырлавымны тыңлап, җылы куенында йоклатса, минем өчен иң зур байлык шул булыр иде!
Соңгы сүзне Эткә биргәннәр. Эткә кимерергә сөяк кирәк булган:
– Калҗалы ит ашаган Кеше белән танышасым килә, бәлки сөяген миңа ыргытыр иде! – дигән Эт. – Миңа да Кеше кирәк, иптәшләр! Тик ул минем муеныма муенчак такмасын. Чылбырны җенем сөйми! Мин кешеләрнең җанын җылыта алам бит!
Бу җыелышны бер яшь кенә Егет күзәтеп, сүзләрне тыңлап торган да:
– Ә минем әти-әнием исән булсалар иде! Миңа мөгез дә, койрык та, кикрик тә, сөяк тә кирәкми! Затлы тун, машинам, чибәр кәләшем булса, машинага – бензин, чибәр кәләшкә алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар, затлы тун, тәмледән-тәмле ризык, патша сарае кебек өй кирәк булуы мөмкин. Миңа бүген чибәр кәләш кирәкми! Тормыш мәшәкатьләреннән ял итәргә бераз гына вакытка, мин Эт белән Песине ияртеп, урманга китәр идем, җир казып, өй төзер идем. Эт өемне ерткыч җәнлекләрдән сакласа, Песи күсе-тычкан тотар иде, куенымда мине мырлап йоклатыр иде. Әтәчне дә үзебез белән алырга була, йокыдан уятыр. Кәҗәне дә ияртсәң, ул сөт бирә инде. Җылы Кәҗә сөтеннән дә файдалы нинди эчемлек булыр?! Ә Сарык миңа нәрсәгә?! Кәҗәгә иптәшкә алсаң гына инде! Ашарларына бетсә, капчыкка кипкән бүре башы салып, бүреләр пешергән ботканы ашап кайтырлар!
Ә Аттан кешеләр беркайчан да аерылмаганнар, тоякларына дага кагарга авылда тимерче алачыклары гына бетеп китте. Дүрт тоякка – дүрт дага кирәк булачак! Эчендә солысы бетми торган капчыкны каян табарга?! Урманда Эткә сөяк табу җиңел булмас, Еланнарның сөяге булмый бит!
Җыелыш тәмамланганда, Кояш баер чак та җиткән. Әтәч түбә башыннан төшеп, кимеми һәм бетми торган орлык таптыра башлаганчы, таралышырга кирәк! Җыелышны тәмамлау өчен соңгы сүзне чибәр Егет үзенә сораган: -Иртә кичтән хәерлерәк! – диләр кешеләр телендә. Ә «байлык – бер айлык» – дигән әйтем дә бар әле. Әти-әниең исән-сау булу – иң зур байлык түгелме? Дусларың булу, саулык-сәламәтлек тә зур байлык! Иң кадерле байлык – үз көчеңне түгеп, эшләп табылган ризык! Бер-беребезгә тыныч йокы телик, дусларым! Якты кояшлы көннәребез, айлы тыныч төннәребез булсын! Сау булыгыз! –дип сүзләрен тәмамлаган.
Җыелышта мин дә булдым, мине дә сүз белән генә сыйладылар. Сүзләрнең тозсызы да, тозлысы да булды. Әкиятемне тыңладыгыз, тозы җитмәсә үзегез өстәрсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев