Башкаларга чокыр казыма
Төлкенең кемне дә булса алдыйсы килгән.
Төлке белән саескан яшәгән. Саескан агач башында, төлкенең исә оясы агач төбендә булган. Саескан көне буена кайда нәрсә ялтыраса, шуны җыйган, төлке исә кемне алдап була, шуны алдаган. Шулай бер заман саесканга җыярлык ялтыравык, ә төлкегә исә алдарлык җәнлек калмаган.
Тик чир китә, гадәт китми дигәндәй, төлкенең барыбер кемне дә булса алдыйсы килгән. Шулай аптырап утырганда, күзе уйный торгач урманга ук килеп җиткән песи баласына төшкән. Ә ул үзеннән дә зурырак бер бүрәнәне сөйрәп кайткан кырмысканы күзәтеп утыра икән.
Төлке карап-карап торганда алдарга җай чыкканына сөенеп, кырмыскага дәшкән.
— Кара әле, кырмыска дус, ишеттеңне яңа хәбәр? — дигән.
— Гайбәт җыярга вакытым юк. Кышка хәтле өебезне ныгытасы бар, — дигән кырмыска.
— Әнә шул тау башын күрәсеңме? — дигән төлке.
— Я, шуннан?
— Менә шул тау тылсымлы икән бит. Анда менгән теләсә нинди җан иясе дә филдәй көчле була. Мин әле генә шуннан кайттым. Күрәсеңме хәзер мине?
— Күрсәм?
— Берәр үзгәреш күрәсеңме?
— Элек алдакчы идең . Хәзер дә шулай.
— Менә белмәдең, мин фил кебек көчле хәзер. Юан-юан бүрәнәләрне салам кебек кенә очыртым йөртәм. Теләсәң — күрсәтәм, — дип йолкып алмакчы булган булып янәшдәге агачка тотынган.
Төлке агачка тотынгач, анда менеп киткән песи баласы тагын да ныграк курыккан.
Кырмыска билгеле төлкенең агач түгел куакны да тартып чыгара алмасын белгән. Шулай да ул :
— Син, агачка тими тор. Бераздан эшемне бетерәм, шунда күрсәтерсең, — дигән.
— Үзеңә кара .Тауның тылсымы бүген бетә. Иртәгә гап-гади түмгәк булып кына калачак. Көчең артсын диюем генә иде.
— Көчкә килгәндә зарланмыйм анысы. Фил булып фил дә үзеннән зур авыр йөкне күтәрә алмый, ә мин күтәрәм. Юк, миң булган көчемнән канәгать. Син дә бүтән хәбәрне ишетмәгәнсең кебек.
— Нинди хәбәрне?
— Ул тау башындагы болынны да күргәнсеңдер инде алайса? — дигән.
— Мин бит болын эзләр өчен түгел, көч җыяр өчен мендем.
— Алайса , иң кирәген күрмәгәнсең. Ул болын уртасында шундый матур койма бар. Ул койма энҗе-мәрҗәннән генә үрелгән. Ә койма эчендә менә-менә авызга керәм дип торган каз-үрдәкләр бар. Берәү дә сакламый , - дигән .
Агачның очына ук менеп киткән песи баласы да :
— Мияу! Миңа да күренә! — дигән.
Ул әлбәттә кырмысканың алдаганын аңламаган, тау башындагы чәчәкле болынны гына энҗеле-мәрҗәнле койма дип уйлаган.
Төлке кырмыска күздән югалгач, сесканга дәшкән.
— Саескан дус, әллә минем колакка гына ялгыш ишетелде инде? Син берәр нәрсә аңладыңмы? — дигән.
— Энҗе-мәрҗән койма дидеме?
Төлкенең уенда бер нәрсә булса, аның уенда икенче бит инде.
— Юк, юк, авызга менә-менә керәм, дип торган каз-үрдәкләр, диде.
— Юк, энҗе-мәрҗән, диде!
— Икесен дә әйтте инде, энҗе-мәрҗәне дә бар, каз-үрдәкләре дә!
— Әйтәм аны, энҗе-мәрҗәнне табып булмый иде. Шунда ташып бетергәннәр икән!
— Җил бу якка исә, әллә каз-үрдәк исе дә килә инде?
Саескан төлкенең ни әйткәнен тыңлап та тормаган, тизрәк шул якка таба очкан. Төлке дә ашыккан. Үзе исә:
— Сесканга рәхәт, эһ дигәнче барып та җитә, — дип сөйләнгән. Үзе менә, ә үзе:- Саескан дус, зинһар, минем каз-үрдәкләрне куркытып качыра күрмә! Мин менеп җитмичә энҗе-мәрҗәнне ташый башлама! Югыйсә, койма булмагач, каз-үрдәкне җыеп булмас! Миңа да муенсалык энҗе-мәрҗән калдыр! — ди икән.
Саескан ары караган, бире караган, чәчәкле болыннан башка берни дә күрмәгән.
— И, төлке дус! Без өлгергәнче каз-үрдәкләр энҗе-мәрҗәннәрне муеннарына тагып очып киткәннәр шул, — дигән ул.
Кырмыска белән песи баласы төлкенең адданганыннан рәхәтләнеп көлешкәннәр. Аннан соң песи баласы өенә кайтып киткән, ә кырмыска оясына үзеннән дә авыр бүрәнәләр ташуын дәвам иткән. Ул ташыган йөк безгә генә кечкенә тоела, ә кырмыска өчен ул зур бүрәнә кебек булган бит.
Төлке исә тау башына менгәч, ары караган, бире караган, ары йөгергән, бире йөгергән һәм хәлдән таеп егылган.
— Ичмасам каз боты булса да калмаган, — дип елаисыраган. Тик кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең, дигән сүз бар бит. Ярый әле төлке чын-чынлап чокыр казымаган. Югыйсә үзе казыган чокырыннан берничек тә чыга алмаган булыр иде.
Ә песи баласы әнисе янына кайткач:
— Бәләкәй генә кырмыска ничек итеп Төлкене акылга утыртты, — дип сөйләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев