Алып Бәргән кыйссасы - 4
Рабит Батулла әкиятенең дәвамы.
Әмма егет белән кыз кичен күрешеп-саубуллашып өлгергәннәр иде инде. Кораңгышны су эчерергә алып төшү сылтавы белән, Алып Бәргән басма янында кызны көтте. Нәүмизә дә, юк керләрен бар итеп, су буена төште.
— Мине көт, җанашкаем! — диде дә Алып Бәргән Нәүмизәгә сөяк саплы хәнҗәрен бирде.— Миңа бәла килсә, хәнҗәрнең бер ягы күгәрер. Мин вафат булсам, ике ягы берьюлы каралыр. Бер ягы гына күгәрсә, мине көт. Мең бәлане узып, синең янга кайтырмын. Әгәр ике ягы да каралса, көтмә мине. Үз җаеңны үзең кара!
— Тфү-тфү, җылы авызыңнан җылы җил алсын андый сүзләреңне! — диде Нәүмизә.— Мин сине көтәрмен, Алып Бәргән!
Нәүмизә егеткә чигүле кулъяулык тоттырды. Яулыкның бер почмагына Нәүмизәнең үз исеме, икенче почмагына «Алып Бәргән сөйгәнем» дип язылган иде.
— Миңа бәла килсә,— диде кыз,— исемем жуелыр. Мин вафат булсам, икебезнең дә исемебез юкка чыгар.
— Тфү-тфү, авызыңнан җил алсын! Яшә, Нәүмизә, мине көтеп яшә! —диде батыр егет.— Мин китәм инде, сау бул, җанаш!
Шул чак Нәүмизә салмак кына, Алып Бәргәнгә генә ишетелерлек итеп кенә, җыр башлады:
Китәм дисең, китәм дисең,
Син бер китәрсең әле;
Син бер китеп башкаемны
Кайгылы итәрсең әле.
Алып бәргән дә җавапсыз калмады, моңлы гына тавыш белән болай дип җырлады:
Китәм инде, китәм инде,
Китәм инде, каласың;
Мин киткәчтен кем иркәләр
Син сандугач баласын?
Карурманда карак бар,
Аткаеңны карап бар,— диде кыз.
Без китәрбез таң алдыннан,
Тәрәз ачып карап кал! — диде егет.
Шулай җырлашып, күңелләре булгач, кыз белән егет бер-берсенә шулкадәр якын килделәр ки, хәтта кайнар сулышлары битләренә бәрелде, иреннәрен өтеп алды. Шул чак Кораңгыш пошкыра, тыпырчына башлады.
— Тыкрыктан кешеләр төшеп килә, таралыгыз! — диде бахбай. Атның бу сүзләрен бары тик Алып Бәргән генә аңлады. Нәүмизәгә ул ат пошкыруы гына булып ишетелде. Егет белән кыз аерылыштылар. Чыннан да, тыкрык буйлап кемдер килә, үзе:
— Кызым, кая китеп югалдың, әллә суга баттыңмы, ходаем? — дип бертуктаусыз кычкыра иде.
Алып Бәргән Нәүмизәнең әнисен танып алды...
...Басу капкасы төбендәгеләр әкренләп тарала башлады. Алып Бәргәннең әнисе йөзен алъяпкыч итәгенә яшерде.
— Ана күңеле балада, бала күңеле далада! — диде кемдер.
Ата кеше карчыгының елаганын күрмәмешкә салышты. Үзенең дә күңеле мөлдерәмә булып тулган иде.
— Сабыр, карчык, сабыр! —дигән булды Алып Мәргән хатынына.— Ат әйләнеп тияген табар, су әйләнеп улагын табар, ир әйләнеп илен табар! Кайтыр, Тәңре боерса, кайтыр! Аждаһаны җиңеп кайтыр!
һиҗрәттән соң тугыз йөз утыз ике ел узгач булды бу хәл. Эт елында Мөхәррәм аеның беренче атнасы башында, Тудый көнне Алып Бәргән беренче сәяхәтенә китте.
Бердәнбер улының бердәнбер айгырына атланып, бабасыннан калган бердәнбер кылычын тагып, хәтәр сәфәргә чыгып киткәнен карап торуы ата-ана өчен җиңел хәл түгел шул. Бөтен кеше таралып беткәч тә, Алып Мәргән улы киткән якка карап, байтак торды. Кораңгыш кына булса да, аты Алып Бәргәнне сыртына атландырып, юл тузанын туздыра-туздыра кайларга гына ашыга икән дә, яшь егет Алып Бәргәнне нинди куркыныч маҗаралар, нинди язмыш көтә икән?
ДӘВАМЫ БАР.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев