Көмеш кыңгырау

Алтын алмалар

Чын байлык нәрсә ул? Татар халык әкияте.

Яшәгәннәр, ди, ике күрше: берсе — бик бай, берсе — бик ярлы. Бай күршеләре, кичке ашны ашап, чәй эчәләр дә икән, ирле-хатынлы тыныч кына, тавышсыз гына яталар икән йокларга. Ә теге ярлы кешеләрнең балалары күп бул­ган, шуңа күрә боларда гел тавыш-гауга, җырлау-җылау, бию-көлү тавышлары яңгырап торган. Бу эшкә теге байның исе киткән. Үз-үзенә: «Боларның ашарларына юк, киярлә-ренә юк, алай да гомерләрен шат үткәрәләр,— ди икән.— Ә безнең шулкадәр байлыгыбыз күп, алай да без шат яшәмибез»,— ди икән.

Беркөн бу бай ярлы күршесеннән:

—  Сез ничек шулай шат яшисез? — дип сорый. Теге ярлы моңа әйтә:

—  Безнең җиде алтын алмабыз бар, без шулар белән уйныйбыз,— ди.

Шуннан  бу бай егерме  алтын  алма  ясатып  кайта да:

—  Хәзер без дә шат яшәрбез,— ди хатынына.

Моның хатыны бер почмакка, үзе икенче почмакка уты­ралар да алтын алмаларны бер-берсенә тәгәрәтеп уйный­лар. Беренче вакытта кызык кебек була. Бераздан бернинди дә кызыгын тапмыйлар, уенны ташлыйлар. Шуннан соң бай ярлыга  үзенең ничек уйнаганын  сөйләп бирә.  Ярлы  моңа әйтә:

—  Мин сиңа андый алмалар турында әйтмәдем. Әгәр ул алмаларны күрәсегез килсә, кич белән безгә керегез,— ди.

Кич булгач, бай хатыны белән боларга керә. Керсә, бу ярлының җиде баласы кайсы бии, кайсы җырлый, кай­сылары үзара сугыша, кайсылары төрле уеннар чыгара. Бу байларның да балаларга карап күңелләре ачыла. Шуннан бу бай ярлыга:

—  Синең байлык минем байлыктан  күбрәк  икән,— ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: