Көмеш кыңгырау

Алмагач

– Онытма! Һәр мактану сүзеңнән берәр алмаң коелачак. Көз көне күрешербез! – дигән дә, тылсымчы карт китеп барган.

Элгәре заманда куе урманда үскән, ди, төрледән-төрле агач: дерелдәвек усаклар, зифа каеннар, мәһабәт имәннәр, чыршы-наратлар, шомырт агачы, сирень куагы, әле тагын әллә күпме башка агач-куаклар һәм үләннәр. Араларында бер исемсез агач та булган. Ул әле яшь булган, хәтта исеме дә булмаган. Аңа барысы да: «Агач» дип кенә дәшкәннәр. Ул башкалардан бернәрсә белән дә аерылып тормаган: шулай ук яз көне бөреләнеп яфрак ярган, көз көне аны койган. Ә менә бер елны, майның унбишләрендә бу Агач таң вакытында чәчәк аткан, ди. Аның чәчкәләре сөт күбеге кебек ак, болыт сыман күперенке, мамык төсле йомшак булган, ди. Агач сөенеч-шатлыгыннан мактана башлаганын сизми дә калган:

– Карагызчы, карагыз! Минем шәлем нинди матур, ап-ак, чәчәкле-бизәкле!

Якында гына үсеп утыручы Сирень куагы, кызыксынып, үзенең берничә чәчәк-күзләрен ачып аңа караган, тик берни дәшмәгән. Шомырт агачы исә бер дә исе китмичә әйткән:

– Минем дә ак шәлем үземә килешә.

Шул арада кайдандыр бал кортлары очып килеп җиткәннәр. Алар Агачның һәр чәчәгенә кунып безелди башлаганнар:

– Без-з-з! Без-з-з күрәбез-з-з! Сиңа сокланабыз-з-з!

Агачка шул җитә калган. Ул хәтта масая башлаган, ди.

– Мин, – ди ул, – урманда үскән барлык агачлардан да иң матуры, иң чибәре!

Агачлар берни дәшмәгәннәр. Сирень куагы гына тагын берничә чәчәк-күзләрен ачып аңа караган. Шул чакта урманда бер тылсымчы карт йөргән, ди. Ул Агачның масаюын ишеткән һәм бер дә өнәмәгән, бик каты уфтанып куйган. Шуннан купкан ди көчле җил-давыл. Җил, өермә булып, Агач тирәсендә йөргән. Бераздан давыл тынган. Карасалар: җилдән Агачның чәчәкләре җиргә коелып беткән, ди. Моны күреп, гаҗәпләнүдән Сирень куагының барлык чәчәк-күзләре ачылган. Ә Агач, чәчәксез калганына үртәлеп, елап җибәргән. Тылсымчы картның күңеле елауны күтәрә алмаган, йомшарган һәм ул Агачка эндәшкән:

– Үзеңне үзең мактама, башкалар сине мактасын.

Шуннан соң ул Агачның чәчкәләре урынына тары ярмасы кадәр генә булган нәни алмалар элеп чыккан.

– Менә шул алмаларны үстерсәң, киләсе елны тагын ак шәлеңне ябынырсың! – дигән һәм өстәп:

– Онытма! Һәр мактану сүзеңнән берәр алмаң коелачак. Көз көне күрешербез! – дигән дә, тылсымчы карт китеп барган.

Агач бу нәни алмаларны яшел яфраклары астына яшереп, тырышып-тырышып үстергән. Алар башта борчак хәтле, аннары чикләвек кадәр булганнар. Агач сөенеченнән мактана гына башлый икән, алмалары берәм-берәм коела, ди. Шунда Агач мактануын шып туктата икән. Көз җитүгә алмалар йодрыктан да зуррак булып үскәннәр, кояш нурында алсуланып пешкәннәр. Алма тулы ботаклар авыраеп, җиргә кадәр салынып-сыгылып төшсәләр дә, Агач түзгән: мактанмаган да, зарланмаган да.

Менә тылсымчы карт янә килгән.

– Йә, Агачкаем, хәлең ничек? – дип сораша башлаган, бер алмасын өзеп, татып та караган.

– Нинди тәмле алмалар! Алма агачы икәнсең бит син! Алмагачым! – дип аны мактаган.

– Бу алмаларны кешеләргә бирим әле, – дип алмаларын җыйган.

Алмагач җиңел сулап куйган. Бу сүзләрдән аның күңеле күтәрелгән. Икенче елны Алмагач янә ак шәлен бөркәнгән.

Лилия Фәтхетдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: