Көмеш кыңгырау

Алма җылысы

Бер авылда өч егет, бәхет эзләп, сәфәргә җыеналар икән. Берсе — бай малае, икенчесе — сәүдәгәр улы, өченчесе — гади бакчачы малае, ди.

Бай малае, иртән тору белән, өстәлдәге өем-өем икмәк-күмәчләрне, кабартма-коймакларны капчыгына тутыра башлаган, шул рәвешле юлга күп итеп ризык алган. Сәүдәгәр улы да, ата­сының кибетенә кереп, иң тәмле тәгамнәрне җыйган. Ә менә бакчачы малаеның хәле шәптән түгел икән, өйдә авыз туты­рып ашарлык ризык табылмагач, анасы, бакчага чыгып, улы­на алма өзеп биргән, һәм әйткән:

—  И улым, шушы алмадан башка ашар ризыгыбыз юк, ул сине туйдырыр да, җылытыр да, — дигән.

Шулай өчәүләп юлга чыкканнар. Китә торгач, әкиятләр­дәгечә, энә буе юл үткәннәр. Арыганнар, өшегәннәр, ачыккан­нар. Ял итәргә утырганнар.

Бай малае ярты ризыгын ашап куйган. Сәүдәгәр малае да тәм-томнарын шактый киметкән. Бакчачы улы анасы биргән алманы бер кабып куйган да кабат кесәсенә салган.

Ары киткәннәр. Чын әкиятләрдәгечә, янә энә буе юл үткәннәр. Тәмам арыганнар, өшегәннәр, ачыкканнар. Ялга туктаганнар. Бай малае белән сәүдәгәр улы бөтен булган ри­зыкларын ашап бетергәннәр, бакчачы малае анасы биргән ал­маны тагын бер кабып куйган.

Өч егет юлларын дәвам иткәннәр. Энә буе юл киткәч, тагын ялга туктарга мәҗбүр булганнар. Бай малае белән сәүдәгәр улының ризыклары беткән булган инде. Алар, ачыгып талчыгып, хәлсезләнеп, утырган урыннарыннан да кузгала алмыйлар икән, ә бакчачы малае анасы биргән алманы ашап куйган да юлга җыена башлаган.

Бай малае әйткән:

—  Син ничек ачыкмыйсың? Без бит бер үк юл үттек...

Сәүдәгәр улы әйткән:

— Син ничек талчыкмыйсың? Ничек өшемисең? Син шушы алмадан башка берни дә капмадың бит...

Бакчачы улы җавап биргән:

—  Мин газиз анам биргән алманы ашадым. Ул бу алмага бөтен күңел җылысын, мәхәббәтен, җан көчен салган. Шуңа күрә дә мин арымадым, өшемәдем һәм ачыкмадым... — ди­гән.

Бай малае белән сәүдәгәр улының ары барырлык хәлләре булмаган. Сәфәрне бакчачы малае үзе генә дәвам иткән һәм бәхетенә бик тиз барып җиткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: