Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Актырнак һәм Балык

Мин Актырнак исемле бер эт белән таныш. Ул һәр көн саен нинди дә булса маҗаралы хәлгә юлыга. Ә мин бу маҗараларны күңел дәфтәремә җыеп барам. Берсен сезгә дә сөйлим әле...

Беркөнне Актырнак, үз ишегалдын калдырып, ерак сәфәргә кузгала. Дөнья карап кайтасы килә аның.

Көне буе Актырнак алга карап бара да бара. Кырдагы иген басуын, болындагы гүзәл чәчәкләрне, тау итәкләрендә челтерәп аккан тылсымлы чишмәләрне күреп соклана. Шуннан тау башына менеп карарга була. «Нәрсәләр бар икән бу биек тау башында?» – дип уйлый ул. Тиз-тиз атлап, бер сәгать дигәндә менеп тә җитә. Мондагы саф һавадан Актырнакның башы әйләнеп китә. Ә тауның бу як итәгеннән башланган гүзәл үзәннең матурлыгын күреп бөтенләй дә шакката. Үзәнне тутырып төрле төсле чәчәкләр, хуш исле җиләкләр үсә. Үзәннең нәкъ уртасында түп-түгәрәк күл ялтырап ята икән. Нинди матур дөнья дип уйлый да Актырнак, җитез генә йөгереп, шул күл янына килә. Ә күлдән аңа бер Балык карап тора икән.

– Һау-һау, исәнме, Балык! – дип өреп куя Актырнак.

– Сәлам, – дип җавап бирә Балык күңелсез генә.

– Нәрсә булды? – дип сорый аптыраган Актырнак.

– Менә мин туганнан бирле шушы күлдә яшим. Беркая да чыкканым юк, дөньяны бөтенләй белмим, – дип уфтана Балык, моңсу гына итеп.

– Һәй! – дип куя Актырнак. – Тапкансың борчылып утырыр сәбәп. Хәзер мин үзем сиңа дөнья турында сөйләп бирәм.

Шуннан Актырнак урман, кырлар-болыннар, авыл һәм үзе яшәгән ишегалды турында сөйли башлый. Җир шарының бик матур, искиткеч зур булуын аңлата. Балык бу хәлләрне, әкият тыңлагандай, авыз ачып тыңлап тора. Шуннан тагын да күңелсезләнә.

– Менә шул, хәзер син барысын да беләсең, – дип сүзен төгәлли Актырнак.

– Син мине кызыктырдың, минем барысын да үз күзләрем белән күрәсем килә, – ди Балык.

– Нәрсәгә, син миңа ышанмыйсыңмыни?

– Ышанам!

– Шулай булгач, шушы-шушы җирләрдә булдым дип күз алдыңа гына китер. Менә мин дә су төбендәге дөньяны күрә алмыйм бит, аңа карап кына күңелсезләнеп утыра  башласам, нәрсә була инде ул, ә? Әйдә, миңа үз дөньягыз турында сөйлә әле, – ди Актырнак.

Шуннан Балык аңа су асты дөньясы, кызыл, зәңгәрсу суүсемнәр, су ияләре төзегән патшалыклар, кабырчыклар эчендә ялтырап яткан энҗе ташлар, төрле төсле балыклар турында сөйли. Актырнакның исе китә.

– Сиңа дөньяны белмим дип әйтергә ярамый. Син бит могҗизалар дөньясында яшәп ятасың, – ди ул Балыкка.

– Чыннан да, мин дә бик матур дөньяда яшим икән бит! Безнең күл төбеннән дә матуррак урын юктыр ул! – дип сөенә Балык. – Тизрәк өемә кайтыйм. Рәхмәт сиңа! Сау бул!

– Сау бул, матур гына яшә! – ди Актырнак, көмеш тамчылар чәчрәтеп күл төбенә сикергән Балыкка карап, һәм шул мизгелдә үз ишегалдын сагынуын тоя.

Авылга таба йөгергәндә, Актырнак үзе яшәгән ишегалдының дөньядагы иң матур урын булуы турында уйлап куя. Шулай булмаса, бер көн эчендә шулкадәр сагынмас та иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев